Үз үрнәгендә тәрбияләү
Узган атна азагында ТР буенча РФ ГТХМның Яңа Чишмә бүлекчәсе җитәкчесе, җәмәгать тәрбиячесе Рәшит Кыямов җитәкләгән, составында КДН, "Кайгырту" ХСХКҮ, РМБ белгечләре булган махсус комиссия Чистай районының Чуваш Ялтаны авылындагы балалар коррекцион-интернат мәктәбендә булдылар, анда безнең районнан 15 бала тәрбияләнә. Җәмәгать тәрбиячесе Рәшит Кыямов бу юлы да Волчья Бистәсеннән опекага...
Узган атна азагында ТР буенча РФ ГТХМның Яңа Чишмә бүлекчәсе җитәкчесе, җәмәгать тәрбиячесе Рәшит Кыямов җитәкләгән, составында КДН, "Кайгырту" ХСХКҮ, РМБ белгечләре булган махсус комиссия Чистай районының Чуваш Ялтаны авылындагы балалар коррекцион-интернат мәктәбендә булдылар, анда безнең районнан 15 бала тәрбияләнә.
Җәмәгать тәрбиячесе Рәшит Кыямов бу юлы да Волчья Бистәсеннән опекага алынган 16 яшьлек Андрей белән сөйләшеп алды, ул 2011 елның декабреннән бирле аңа шефлык итә. Әмма иң элек кунаклар директорның тәрбия һәм уку эшләре буенча урынбасарлары белән очраштылар, Яңа Чишмә районыннан килгән укучыларның уңышлары һәм булган проблемалар хакында сүз алып бардылар. Педагоглар кайбер балаларда уңай якка үзгәрешләр булуын билгеләп үттеләр һәм бу бик тә сөенечле хәбәр. РМБ психологы Ләлә Усманова тәрбиягә авыр бирелүчән укучыларның берсе белән әңгәмә дә үткәрде. Рәшит Кыямов инде күптәннән шундый яшүсмерләрнең тәрбиячесе булып тора. Андрей белән беренче танышуыннан ук үзара уртак тел табып, аңлашып, бер-берсенә ышанып эш итәләр, бу дөрес тәрбия бирүнең нигезе булып тора. Ул үзен иркен тотып, аның белән төрле темага: футбол, хоккей, спорт белән шөгыльләнү, Андрейның якташы Волчья Бистәсеннән Советлар Союзы герое Борис Чекин, тәмәке тартуның һәм алкогольнең зарары, әйбәт уку кирәклеге турында әңгәмә корды. Алар яшендә үзе нинди булган - анысын да искә төшерде. Рәшит Фарик улы Андрейга үзенең эш урынын күрсәтергә, МЧС хезмәткәрләренең эш көннәре турында сөйләргә вәгъдә бирде, кем белә, бәлки киләчәктә бу егет алар сафын тулыландырыр. Яшүсмер дә үзен иркен тотты, ачылып сөйләште, теләп аралашты - бу тәрбияче өчен иң әйбәт бүләк. Шундый очрашулар бик мөһим. Балалар үзләрен ташланган, ялгыз итеп хис итмиләр, кайгырту, үзләренең җәмгыятькә кирәкле булуларын тоялар. Кайвакыт ата-ана игътибарыннан мәхрүм калган балалар җәмәгать тәрбиячесендә һәрвакыт ярдәм итеп торучы һәм дөрес юнәлеш бирүче ышанычлы дус, өлкән иптәш, опекун табалар. Ә педагогка зур хезмәте әйбәт нәтиҗә бирүне күрү күңелле.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев