ЗУР СӨЕНЕЧ
ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Симаков үзенең депутатлык вәкаләтләренә керешкән вакыттан бирле үткәрелә торган төрле чараларда (шул исәптә безнең районда да) матди ярдәм күрсәтүче һәм иганәче булып тора. Аның ярдәме белән Акбүредән тәрбиягә 6 бала алучы Хәйдәровлар гаиләсе "Лада-Калина" автомобиле иясе булу бәхетенә иреште. 27 февральдә Казанда "Ел хәйриячесе-2011" республика...
ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Симаков үзенең депутатлык вәкаләтләренә керешкән вакыттан бирле үткәрелә торган төрле чараларда (шул исәптә безнең районда да) матди ярдәм күрсәтүче һәм иганәче булып тора. Аның ярдәме белән Акбүредән тәрбиягә 6 бала алучы Хәйдәровлар гаиләсе "Лада-Калина" автомобиле иясе булу бәхетенә иреште. 27 февральдә Казанда "Ел хәйриячесе-2011" республика конкурсына йомгак ясаганда аларга тантаналы шартларда машина ачкычы тапшырылды.
Тагын шунысы сөендерә, конкурста мондый бүләк бары тик күп балалы ике гаиләгә генә бирелгән: безнең якташларыбызга һәм Питрәч районыннан бер гаиләгә. 1 мартта Ислам Хәйдәров хатыны Мингаян белән Казанга бүләк алырга юл тотканнар. Шул ук көнне алар "Парус" автосалоныннан ак төстәге җиңел автомашинага утырып Акбүрегә кайтканнар. Кайтып җитү белән иң беренче эш итеп Ислам абый яңа "Лада"га 6 баланы да утыртып, авыл урамнары буйлап йөрткән, балалар сөенеченең чиге булмаган, бигрәк тә кечерәкләре - 12 яшьлек Алик, 10 яшьлек Зилә һәм 8 яшьлек Язилә бик шатланганнар.Бу бәхетле көн Хәйдәровлар гаиләсе өчен икеләтә бәйрәм булган: 1 мартта улларының берсенә - Айнурга - 16 яшь тулган. Аның туган көненә Түбән Камадан Хәйдәровларның ике олы кызлары кайткан (Хәйдәровлар үзләренең 8 балаларын тәрбияләп үстергәннәр), Чирмешәннән әбиләре - Исламның әнисе дә килгән. Әниләре Мингаян пилмәннәр ясаган, бәлеш пешергән һәм башка тәм-томнар әзерләгән. Кич белән туган көн бәйрәменә зур гаилә түгәрәк өстәл янына җыелышкан. "Балалар ничә көннән бирле машина яныннан да китмиләр. Авылдагы кибеткә дә машина белән барабыз. Иртәгә балаларны- Марсельне, Айнурны һәм Наилне медкомиссиягә алып барам, аларга 16-17 шәр яшь бит инде. Беррәттән техник карау да үтәргә булыр. Теләк бер генә: машина безгә озак хезмәт итсен һәм ватылмасын гына инде. Сүз дә юк, яңа җиңел автомобиль - теләсә кайсы гаилә өчен зур шатлык. Шуңа күрә гаиләбез исеменнән Андрей Симаковка, район башлыгы Вячеслав Козловка, район башлыгы урынбасары Наилә Закировага, район хакимиятенең башка вәкилләренә безгә күрсәткән игътибарлары һәм безнең гаиләгә кирәкле булган әйберләрне алуда булышканнары өчен зур рәхмәт җиткерәбез", - ди Ислам Хәйдәров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев