"Бердәм Рәсәй" партиясе җирле бүлеге Сәяси советының чираттагы утырышында кайбер мәсьәләләр карап тикшерелде. Утырышны партиянең җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.
2017 елның 10 сентябрендә 4 округта: Петропавел, Красный Октябрь, Шахмай һәм Чабаксар авыл җирлекләрендә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча сайлаулар үтәчәк. Шул сәбәпле, Сәяси совет 2017 елның 28 июнендә киләчәктә "Бердәм Рәсәй" партиясеннән депутатлыкка кандидат итеп күрсәтү өчен кандидатураларны билгеләү буенча алдан тавыш бирүне үткәрергә карар кылды.
Утырышта шулай ук федераль, региональ һәм җирле партия проектларын тормышка ашыру өчен координаторлар һәм җитәкчеләр беркетелде. Безнең район территориясендә 18 федераль, 6 региональ һәм 3 җирле партия проекты тормышка ашырыла.
Утырыш азагында партиягә яңа әгъзалар кабул ителде. Әдәмсәдән Е.Ю. Веретенникова, Красный Октябрьдән С.В. Захарова, Екатерина Бистәсеннән Е.А. Пищальникова, Волчья Бистәсеннән Л.В.Минаева, Чуаш Чабаксарыннан И.А.Удиряков бердәмрәсәйлеләр сафын тулыландырдылар.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев