27 ел төзелештә

5 ноябрьдә "Стройсервис" ЯАҖ җитәкчесе Хәлим Билданов үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Районның төзелеш оешмасында 27 ел эшләү дәверендә ул мастердан начальник вазыйфасына кадәр күтәрелгән һәм район авылларын социаль үзгәртеп коруда зур өлеш керткән. Евгений СТАРОВ
Хәлим Билданов Октябрь районының (хәзер Нурлат районы) Фома авылында 1962 елда зур тату колхозчылар гаиләсендә туа. Әти-әнисе "Игенче" колхозында эшләп, 7 бала тәрбияләп үстергәннәр һәм белем биргәннәр. Хәлим гаиләдә бишенче бала булып үскән. Яшьтән үк әти-әнисенә - хуҗалык эшләрендә, үзеннән кечкенә туганнарын тәрбияләшергә булышкан. Фома урта мәктәбендә Хәлим яхшы укыган, төгәл фәннәрне яраткан һәм үзенә күркәм төзүче һөнәрен сайлаган. 1980 елда ул авыл хуҗалыгы төзелеше белгечлеге буенча Казан төзүче-инженерлар институтына укырга керә һәм уңышлы гына тәмамлый. 1985 елда Хәлим Билданов Яңа Чишмә районына юллама ала һәм МПМК да мастер булып эшли башлый. Юлламаны ул үзе сайлый: яңа районда төзелеш зур була, димәк белгеч белеме кирәк булачак. Район белән бергә яшь белгеч тә үсә - бүлекчә җитәкчесе буларак үсешнең барлык этапларын үтә ул. Ул эшләгән беренче елларда фермалар, склад биналары, гараж кебек авыл хуҗалыгы объектлары байтак төзелә. Шушы еллар эчендә прораб, ПТО начальнигы, баш инженер булып эшләргә һәм төзүче һөнәренең барлык нечкәлекләренә төшенергә туры килгән. Ул вакытларда Х.Ә. Билданов элеккеге җитәкчесе (мәрхүм) Хәлил Рамазановтан күп нәрсәгә өйрәнә. 1997 елдан бирле инде менә 15 ел Хәлим Билданов "Стройсервис" ЯАҖ төзелеш оешмасын җитәкли һәм район авылларының социаль үсешенә үзеннән зур өлеш кертә. Соңгы елларда Хәлим Әнвәр улы җитәкчелегендә Чуаш Чабаксары һәм Тубылгы Тау урта мәктәпләре, Яңа Иванаевода мәктәп - комплекс, Акбүредә клуб төзелде. Торак төзү, социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары: клубларга, ФАП-ларга, хастаханәләргә капиталь ремонт үткәрү буенча программаларда безнең төзүчеләр актив катнашалар. Елдан-ел башкарылган төзелеш эшләренең күләме арта бара. Быел 80 млн. сум күләмендә капитал салым үзләштерергә ниятлиләр. Күршедәге Чирмешән, Аксубай һәм Чистай районнарыннан да эш эзләргә туры килә, теләсә нинди катлаулылыкта объектлар төзелешенә конкурста катнашып, тендерлар ота. Безнең төзүчеләр тиз һәм сыйфатлы итеп эшләүләрен кат-кат расладылар - төзи торган объектларын билгеләнгән срокта тапшыралар. Төзелеш оешмасын җитәкләгән еллар эчендә әйбәт белгечләр командасы, бердәм эшчеләр коллективы туплый алган. Җәйге чорда оешмада эшләүчеләр саны йөздән арта. Төзүчеләр вакытында әйбәт хезмәт хакы алалар, законнарга нигезләнеп салымнар, башка түләүләр дә түләнеп килә. Хәлим Билданов үзе дә гел төзелеш объектларында була, эшләрне контрольдә тота, яшь белгечләрне төзү эшләренең серләренә өйрәтә.
1994 елны Х.Ә. Билданов тормыш корды, хатыны Гөлшат белән бер кыз тәрбиялиләр, Зөһрә инде 10 сыйныфта укый. Буш вакыты сирәк булса да, Хәлим кармак салып, яр буенда утырырга ярата, актив ялны өстен күрә - кышын чаңгыга баса, кызы белән шугалакка тимераякта шуарга бара, сәяхәт кылырга ярата. Телевизион тапшырулардан яңалыклар һәм спорт программаларын яратып карый, тарихи китаплар укый. Хуҗалыктагы эшләре нигездә хатыны җилкәсендә, бакчалары, мал-туарлары (бозау асрыйлар), кош-кортлары бар.
Нәтиҗәле хезмәте өчен Хәлим Билдановка 2008 елда "Росагростройның мактаулы төзүчесе", ә 2009 елда "ТРның мактаулы төзүчесе" исемнәре бирелә. Ул ТР Төзүчеләр берлеге Мактау грамотасы белән дә бүләкләнгән.
Без Хәлим Әнвәр улын 50 яшь тулган көне - юбилее белән котлыйбыз. Киләчәктә дә күркәм хезмәтендә уңышлар, бәхет-шатлык, сәламәтлек, иминлек телибез.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 май 2022 - 10:50Мототранспорт йөртүчеләргә административ җаваплылык каралган Мототранспорт шоферлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган һәм таныклыксыз йөргән өчен административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин, - дип хәбәр итте безгә Яңа Чишмә районының ЮХИДИ бүлеге начальнигы Евгений Михайлов.6100
-
19 май 2022 - 10:38Матбугат көне белән! Муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык журналистларны, редакция хезмәткәрләрен һәм авыл хәбәрчеләрен 19 майда билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәм - Татарстан Республикасының Матбугат көне белән котлыйлар.5000
-
19 май 2022 - 10:32Яңа Чишмәдә төзекләндерү һәм яшелләндерү дәвам итә Атналык планеркада район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов төзекләндерү һәм яшелләндерү икеайлыгының барышын анализлады.5600
-
19 май 2022 - 10:29Яңа Чишмә районының шәхси ярдәмче хуҗалыкларына субсидияләр түләнгән Агымдагы елда Яңа Чишмә районының шәхси ярдәмче хуҗалыкларына республика бюджетыннан 7,5 млн. сумнан артык суммага субсидияләр түләнгән.6200
-
18 май 2022 - 20:53«Мой путь в ГТО» конкурсының район этабында халык тарафыннан тавыш бирүгә йомгак ясалды «Мой путь в ГТО» республика конкурсына безнең район балалары тарафыннан тәкъдим ителгән иң яхшы рәсемнәр өчен 1345 яңачишмәле үз тавышын биргән.8000
-
18 май 2022 - 20:40Ачыктан-ачык сөйләшү: «Төзелеш тармагы һәм коррупция» Халыкта төзелеш тармагы иң коррупцияләнгән өлкә, дигән фикер киң таралган.9000
-
18 май 2022 - 20:36Яңа Чишмә районының ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре ике машинага арест салганнар Әгәр дә административ штраф законнарда билгеләнгән вакыт эчендә (РФ КоАПның 20.25 ст. 1 өлеше нигезендә) түләнми икән, бу түләнмәгән административ штраф суммасынннан икеләтә күләмдә штраф салынуга, 15 тәүлеккә кадәр кулга алынуга, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп ителүгә китерә.9300
-
18 май 2022 - 12:18Яңа Чишмәдә яшәүче берәү машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән Яңа Чишмә районында яшәүче берәү ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.10600
-
18 май 2022 - 12:15Шахмай мәктәбе укучылары «Тамчы-шоу»да катнашканнар Алар катнашындагы телевизион тапшыруны июнь аенда ТНВ каналында күрсәтәчәкләр.8700
-
18 май 2022 - 12:12Эшмәкәр Насыйх Мортазин акбүрелеләргә процентсыз ссуда бирәчәк Акбүре АҖ башлыгы терлек санын арттырырга теләүче авылдашларына ярдәм итәргә тәкъдим иткән.10100
-
18 май 2022 - 12:09Халыкара музейлар көне алдыннан «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында бәйрәм чарасы булып узган «Бәйрәмгә Зирекле авылының халык иҗаты музее хезмәткәрләре һәм 5 ел Шахмай музеенда эшләгән элеккеге хезмәттәшебез Гөлнар Сабирова килде, - дип хәбәр итте редакциягә музей мөдире Гөлүсә Баһаветдинова.15500
-
18 май 2022 - 11:20Яңа Чишмәдә Сабантуй 12 июньдә узачак ТР Президенты Указы белән авыл торак пунктларында, район үзәкләрендә, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә Сабантуйлар үткәрү көннәре билгеләнгән.10500
-
12 апрель 2021 - 13:27Изге Рамазан ае белән! Район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшраповның район мөселманнарына мөрәҗәгате һәм котлавы.
-
28 май 2020 - 12:0127 майда Яңа Чишмә районының иң өлкән кешесе, Акбүре авылында яшәүче 97 яшьлек тыл хезмәтчәне Әдия Гыйният кызы Шәйхетдиновага «ТАССРның 100 еллыгы» юбилей медале тапшырылды.
-
19 май 2022 - 11:38Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавыХөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм.6500
-
17 май 2022 - 11:59Черемухово мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Корнева Ксения А. М. Бутлеров исемендәге III Республика фәнни - гамәли конференциясе лауреаты булган Проектның оригиналь темасы: «Рус, татар һәм инглизләрнең туй традицияләре: охшашлыклар һәм аерымлыклар».22100
-
17 май 2022 - 13:12Яңачишмәлеләр тарафыннан тавыш бирүгә иң яхшы өч балалар рәсеме куелды 16 майда «Мой путь в ГТО» дип исемләнгән балалар проектлары конкурсының муниципаль этабы тәмамланган.16100
-
18 май 2022 - 12:09Халыкара музейлар көне алдыннан «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында бәйрәм чарасы булып узган «Бәйрәмгә Зирекле авылының халык иҗаты музее хезмәткәрләре һәм 5 ел Шахмай музеенда эшләгән элеккеге хезмәттәшебез Гөлнар Сабирова килде, - дип хәбәр итте редакциягә музей мөдире Гөлүсә Баһаветдинова.15500
-
17 май 2022 - 12:0316 майда «Алтын ачкыч» балалар бакчасында өмә үткәрелгән Хезмәткәрләр өмәдә актив катнашканнар, чәчәкләр утыртканнар, территорияне төзекләндергәннәр.15000
-
17 май 2022 - 13:18Иң мөһиме - кешеләр гомерен саклау Мәктәп директорлары катнашындагы юл хәрәкәте иминлеге (ЮХИ) буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.13600
-
18 май 2022 - 10:17Яңа Чишмә районының өч фермеры 12 млн. сумга якын суммада грантлар откан Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча Яңа Чишмә районының өч фермеры 12 млн. сумга якын суммада грантлар откан.11300
-
18 май 2022 - 10:54Мәктәп укучылары өчен соңгы кыңгырау 24 майда яңгыраячак Уку елы тәмамлануга якынлаша һәм 24 майда мәктәп укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак.11300
-
17 май 2022 - 18:42Машина йөртү хокукларының гамәлдә булуы озайтыла РФ Хөкүмәте карары нигезендә машина йөртү таныклыкларының гамәлдә булуы өч елга озайтыла.10800
-
18 май 2022 - 10:05Атнаның иң яхшы механизаторларына премияләр тапшырылган Район авыл хуҗалыгы идарәсе механизаторларның язгы кыр эшләрендә хезмәт ярышының чираттагы атнасына йомгак ясаган.10600
-
18 май 2022 - 12:18Яңа Чишмәдә яшәүче берәү машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән Яңа Чишмә районында яшәүче берәү ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.10600
-
18 май 2022 - 11:20Яңа Чишмәдә Сабантуй 12 июньдә узачак ТР Президенты Указы белән авыл торак пунктларында, район үзәкләрендә, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә Сабантуйлар үткәрү көннәре билгеләнгән.10500
-
18 май 2022 - 12:12Эшмәкәр Насыйх Мортазин акбүрелеләргә процентсыз ссуда бирәчәк Акбүре АҖ башлыгы терлек санын арттырырга теләүче авылдашларына ярдәм итәргә тәкъдим иткән.10100
-
18 май 2022 - 20:36Яңа Чишмә районының ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре ике машинага арест салганнар Әгәр дә административ штраф законнарда билгеләнгән вакыт эчендә (РФ КоАПның 20.25 ст. 1 өлеше нигезендә) түләнми икән, бу түләнмәгән административ штраф суммасынннан икеләтә күләмдә штраф салынуга, 15 тәүлеккә кадәр кулга алынуга, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп ителүгә китерә.9300
-
18 май 2022 - 08:08Акбүре авылының «Буыннар мирасы музее» уңышлы эшләвен дәвам итә 18 майда илдә Музейлар көнен билгеләп үттеләр.9200
-
18 май 2022 - 20:40Ачыктан-ачык сөйләшү: «Төзелеш тармагы һәм коррупция» Халыкта төзелеш тармагы иң коррупцияләнгән өлкә, дигән фикер киң таралган.9000
-
18 май 2022 - 12:15Шахмай мәктәбе укучылары «Тамчы-шоу»да катнашканнар Алар катнашындагы телевизион тапшыруны июнь аенда ТНВ каналында күрсәтәчәкләр.8700
-
18 май 2022 - 20:53«Мой путь в ГТО» конкурсының район этабында халык тарафыннан тавыш бирүгә йомгак ясалды «Мой путь в ГТО» республика конкурсына безнең район балалары тарафыннан тәкъдим ителгән иң яхшы рәсемнәр өчен 1345 яңачишмәле үз тавышын биргән.8000
-
19 май 2022 - 11:38Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм.6500
-
19 май 2022 - 10:29Яңа Чишмә районының шәхси ярдәмче хуҗалыкларына субсидияләр түләнгән Агымдагы елда Яңа Чишмә районының шәхси ярдәмче хуҗалыкларына республика бюджетыннан 7,5 млн. сумнан артык суммага субсидияләр түләнгән.6200
-
19 май 2022 - 10:50Мототранспорт йөртүчеләргә административ җаваплылык каралган Мототранспорт шоферлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган һәм таныклыксыз йөргән өчен административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин, - дип хәбәр итте безгә Яңа Чишмә районының ЮХИДИ бүлеге начальнигы Евгений Михайлов.6100
-
19 май 2022 - 10:32Яңа Чишмәдә төзекләндерү һәм яшелләндерү дәвам итә Атналык планеркада район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов төзекләндерү һәм яшелләндерү икеайлыгының барышын анализлады.5600
-
17 май 2022 - 20:19Яңа Чишмәдә пенсионерлар арасында XII Республика спартакиадасының беренче этабы булып узган Чара 17 майда «Олимп» УСЗда булып узган, ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган.5200
-
19 май 2022 - 10:38Матбугат көне белән! Муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык журналистларны, редакция хезмәткәрләрен һәм авыл хәбәрчеләрен 19 майда билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәм - Татарстан Республикасының Матбугат көне белән котлыйлар.5000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шешминская новь
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47633 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мусин Азат Вализанович Email: sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Адрес редакции: 423190 Республика Татарстан, с.Новошешминск, ул.Ленина, д.102.
Телефон редакции: 8(84348)2-21-46 - Руководитель филиала. 8(84348)2-23-46 - Бухгалтерия и отдел рекламы. 8(84348)2-24-32 - отдел писем
Электронная почта редакции: sheshminskaja-nov@tatmedia.com
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика