Гади колхозчылар Сәгыйт абый һәм Әминә апа гаиләсендә Данияр бишенче бала булып туа. Әти-әнисе колхозда - әтисе шофер, әнисе терлекчелектә эшләгән (хәзер алар мәрхүм инде). Ул яшьтән үк әти- әнисенә, ир һәм кыз туганнарына өйдә һәм хуҗалык эшләрендә булышкан, шуңа да нык, сәламәт егет булып үскән.
Шахмай мәктәбен тәмамлаганнан соң Чистай совхоз-техникумына укырга кергән һәм 2 курстан армиягә чакырылган. Камчаткада ВМФ да хезмәт иткән. Өч ел хезмәт итеп кайтканнан соң техникумда укуын дәвам иткән.
Аны тәмамлаганнан соң 1986 елда үзенең туган авылында (ул чакта "Маяк" колхозы була) авыл хуҗалыгы машиналары буенча механик булып эшли башлый. Шул ук елны үзенең сыйныфташы, Шахмай кызы Миләүшә белән тормыш корып җибәрә.
Ике елдан соң район җитәкчелеге Д. Гайнуллинны җирле авыл советы рәисе вазыйфасына тәкъдим итә. Һәм 1988 елның маеннан алып бүгенгесе көнгәчә ул авыл җирлегенең алыштыргысыз башлыгы булып тора, авылдашларының мәшәкатьләре белән яши һәм авылдагы проблемаларны хәл итә.
Шушы еллар дәверендә авылның йөзе тулысынча үзгәрә, социаль әһәмияткә ия яңа объектлар пәйда була, төзекләндерү буенча байтак эшләр эшләнә.
- Әлеге планда безгә республика программалары һәм гражданнарның үзара салым акчалары нык булыша, - дип сөйли Данияр Сәгыйт улы. - Шушы 6 елда алар ярдәме белән без Совет, Нариманов, М.Җәлил урамнарына вак таш-комлы катнашма җәя алдык, ә Ленин һәм Г.Тукай урамнарында республика программалары ярдәмендә асфальт пәйда булды.
Монда акъярлыларның районда беренчеләрдән булып һәм тулы күләмдә үзара салым акчаларын җыюлары хакында әйтү урынлыдыр.
Шушы еллар эчендә авыл җирлеге башкарма комитетының турыдан-туры контроле астында суүткәргечкә ремонт ясалган, су җибәрү өчен ешлыклар һәм яңа двигатель урнаштырылган, бу исә халыкны су белән тәэмин итүдә өзеклекләрне булдырмый һәм электр энергиясен шактый экономияләүгә мөмкинлек бирә.
Авылда өч яңа буа булдырылган, "Акъяр чишмәсе" төзекләндерелгән, карьерларга рекультивация үткәрелгән, авылны яшелләндерү буенча байтак эшләр эшләнгән, капиталь ремонтланган мәктәп-балалар бакчасы бинасы янында "Яшь парлар аллеясы" булдырылган.
АҖ башкарма комитеты тырышлыгы белән авылда булдыклы, эшлекле кешеләр саны даими артып тора. Терлек саны буенча Акъяр АҖ районда алдынгы урынны били. Һәм АҖ башлыгы үзе үк үрнәк күрсәтә - Д.Гайнуллин хуҗалыгында бүгенгесе көндә 8 баш МЭТ (шул исәптә 3 сыер), сарыклар һәм кош-корт бар.
АҖ башкарма комитеты җитәкчелегендә җирле хатын-кызлар советы, ветераннар һәм җәмәгатьчелек советлары актив эшли, ел саен Сабантуйлар, Өлкәннәр, Әниләр көне, Җиңү көне һ.б. бәйрәмнәр тиешле дәрәҗәдә үткәрелә. АҖ башлыгы "Агро-Основа" ҖЧҖ җитәкчелеге һәм җирле эшмәкәрләр белән уртак тел таба белә, алар барлык чараларны үткәрүдә дә ярдәм итәләр.
Шунысы сөендерә, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре дә үзләренең авылдашлары, бу кадрлар сайлау буенча башкарма комитетта эшнең яхшы куелган булуы турында сөйли.
Д.С. Гайнуллин 30 ел буена актив җәмәгать эше алып бара, АҖ һәм район Советы депутаты булып тора. 2003 елда эштән аерылмыйча КФЭИ тәмамлый. Аның хезмәтләре район хакимияте, ТР муниципаль берәмлекләр Советы, ТР Министрлар кабинеты һәм Дәүләт Советы грамоталары белән билгеләп үтелгән, 2013 елда аңа "Җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәтләре өчен" медале тапшырылган.
Хезмәттәшләре аның хакында, җаваплы, намуслы, ярдәмчел кеше, диләр, аны авылда һәм районда хөрмәт итәләр.
Буш вакытларында Данияр спорт белән шөгыльләнергә ярата - элек ул көрәш белән җитди мавыккан, хәзер көрәш белән аның Казанда яшәүче уллары шөгыльләнә. Олы улы гаиләсендә Данияр белән Миләүшәнең яраткан оныгы үсеп килә.
Һөнәри бәйрәм - Җирле үзидарә көне алдыннан без Данияр Сәгыйт улы Гайнуллинны бәйрәм белән котлыйбыз, аңа ныклы исәнлек һәм яңа хезмәт уңышлары телибез!
Азат Мусин.
Автор фотосы
Нет комментариев