Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 45нең маен искә алып

    Бик тиз­дән хал­кы­быз Бө­ек Җи­ңү­нең 67 ел­лы­гын бил­ге­ләп үтә­чәк. 1945 ел­ның оны­тыл­мас май көн­нә­ре үт­кән­дә ка­ла. Та­гын бер­ни­чә ел­дан кул­ла­ры­на ко­рал то­тып җи­ңү кө­нен якы­най­ту­чы­лар са­ны бө­тен ил бу­ен­ча са­нау­лы гы­на ка­ла­чак. Һәм ме­нә шу­ңа кү­рә дә ин­де хә­зер үк су­гыш­та кат­наш­ма­ган, әм­ма ул ва­кыт­лар­да 7 һәм ан­нан да олы­рак...

    Бик тиз­дән хал­кы­быз Бө­ек Җи­ңү­нең 67 ел­лы­гын бил­ге­ләп үтә­чәк. 1945 ел­ның оны­тыл­мас май көн­нә­ре үт­кән­дә ка­ла. Та­гын бер­ни­чә ел­дан кул­ла­ры­на ко­рал то­тып җи­ңү кө­нен якы­най­ту­чы­лар са­ны бө­тен ил бу­ен­ча са­нау­лы гы­на ка­ла­чак. Һәм ме­нә шу­ңа кү­рә дә ин­де хә­зер үк су­гыш­та кат­наш­ма­ган, әм­ма ул ва­кыт­лар­да 7 һәм ан­нан да олы­рак яшь­тә бул­ган­нар­ның хә­тер-ха­ти­рә­лә­рен яңар­ту­ла­ры зур әһә­ми­ят­кә ия бу­ла ба­ра. Чөн­ки һәр­кай­сы­ның яз­мы­шы су­гыш бе­лән бәй­лән­гән.

    Без­нең үте­не­че­без бу­ен­ча, яңа­чиш­мә­ле Еле­на Иль­и­нич­на Ма­лы­ше­ва су­гыш баш­лан­ган һәм бет­кән көн­нәр­не, ул көн­нәр­дә үз тор­мы­шын­да­гы ва­кый­га­лар­ны ис­кә алып сөй­лә­де:

    - Без­нең Чер­ны­шевс­кий ура­мын­нан су­гыш баш­ла­нып бе­рен­че көн­нә­рен­нән үк һәр йорт­тан ча­кы­ру яше­нә җит­кән, зур га­и­лә баш­лы­гы­мы ул, мы­ек та чык­ма­ган яшь егет­ме, ба­ры­сы да фронт­ка кит­те. 22 июнь­дә без­нең урам ха­лык та­вы­шын­нан шау­лап тор­ды: ба­ры­сы да урам­га чык­кан, бар җир­дә дә елый­лар, кыч­кы­ра­лар… Ми­ңа ул чак­та 12 яшь иде. Хә­те­рем­дә, җи­гү­ле ат­лар бе­лән шул ук көн­не хәр­би ко­мис­са­ри­ат­ка ча­кы­рып по­вест­ка та­ра­тып йөр­де­ләр. 1942 ел­да ми­нем әти­ем, аңа 49 яшь иде, Илья Ива­но­вич Му­ха­нов һәм ике абы­ем Алек­сей бе­лән Ми­ха­ил су­гыш­ка кит­те­ләр. Әни­ем һәм олы апам җил­кә­сен­дә мин һәм кеч­ке­нә энем, ике се­ңе­лем кал­дык. Ач­лы-тук­лы яшә­дек, үлән аша­дык, ала­бу­та, бо­лын­нар­дан кыр­гый са­рым­сак җый­дык. 1944 ел­ның гыйн­ва­рын­да әти­нең үлүе ту­рын­да ка­ра кә­газь кил­де. Шул ук ел­ны кый­пыл­чык бе­лән би­те җә­рә­хәт­лән­гән Алек­сей, ку­лы-ая­гы яра­лан­ган Ми­ха­ил ин­ва­лид бу­лып авыл­га кайт­ты­лар (ал­ган яра­ла­ры алар­га озак яшәр­гә ирек бир­мә­де). Аб­зый-Алек­сандр Ива­но­вич Му­ха­нов пол­ков­ник чи­ны­на ире­шеп Бер­лин­га ба­рып җит­те. Ту­ган­нан ту­ган абы­ем Ле­о­нид Му­ха­нов фронт­та һә­лак бул­ды.

    1945 ел­ның Җи­ңү кө­нен мин әй­бәт хәт­ер­лим. Ул чак­та мин Ямаш ра­йо­нын­да хи­сап­чы бу­лып эш­ли идем. Шун­нан ал­да­гы көн­не янә без­не, кон­то­ра­да­гы кыз­лар­ны, Ер­су­бай авыл со­ве­ты­на уз­ган ел­ны кыр­да кал­ган бә­рәң­ге җы­яр­га җи­бәр­де­ләр. Су­гыш бе­тү ту­рын­да бе­рен­че хә­бәр­не без үзе­без яшә­гән фа­тир ху­җа­би­кә­сен­нән ишет­тек. Ул без­не ир­тән-ир­түк уят­ты. Тик ко­ман­ди­ров­ка­га кил­гән бе­рен­че көн­не без­гә бә­рәң­ге җы­яр­га ту­ры кил­мә­де. Ер­су­бай ур­та­сын­да мәй­дан­га ха­лык җы­ел­ды, бө­тен җир­гә әләм­нәр элен­гән иде, ми­тинг бул­ды. Бу сө­е­неч­ле хә­бәр ха­лык­ны бер­ләш­тер­де. Тик һәр­кем бу хә­бәр­не үзен­чә кар­шы­ла­ды: исән кал­ган­нар­ны өй­лә­рен­дә көт­сә­ләр, ту­ган­на­рын кө­теп җит­ке­рә ал­мау­чы­лар күз-яшь кой­ды. Шу­лай да җи­ңү шат­лы­гы көч­ле, 4 ел­га су­зыл­ган дәһ­шәт­ле су­гыш тә­мам иде.

    Хөрмәтле газета уку-чылар! Газетабыз редак-циясе өлкән буын кеше-ләреннән 1945 елның маенда Җиңү турындагы шатлыклы хәбәрнең ничек тәэсир итүе турындагы хәтер-хатирәләре белән уртаклашуларын сорый. Сездән хатлар көтәбез.

    Яз­ма­ны Оль­га

    Ива­но­ва хә­зер­лә­де

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: