Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Алдынгыларга – юлламалар

    Район авыл хуҗалыгы производствосы алдынгыларын (5 кеше) Яңа ел алдыннан санаторий һәм туристик ялга бару өчен юллама белән бүләкләделәр.

    Гыйнварда "Кулон" а/ф-ның Красный Октябрь бүлекчәсе механизаторы Владимир Гарев һәм әлеге агрофирманың Черемухово бүлекчәсе савымчысы Нина Лапшина Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә туристик ялга китәчәкләр. Намуслы хезмәтләре өчен аларга юлламаны "Кулон" агрофирмасы бүләк иткән.
    Февраль аенда "Зубов В.С." КФХ дан алдынгы бозау караучы Елена Нестерова, "Татарстан" а/ф-ның Чертуш бүлекчәсе комбайнчысы Гаил Хәлиуллин һәм "Козлова М.И." КФХ дан алдынгы савымчы Любовь Зубатова "Жемчужина" санаторийында сәламәтлекләрен яхшыртачаклар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: