Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Архангел АҖ эшенең уңай һәм тискәре яклары

15 гыйнварда Архангел авыл җирлеге депутатлар советының киңәйтелгән утырышы булып узды, анда АҖ башлыгы Нина Сердюк 2017 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады һәм 2018 елга бурычлар билгеләде.

Утырышка район башлыгы Вячеслав Козлов, аның урынбасары Надежда Попкова, районның оешма һәм учреждение вәкилләре, авыл халкы чакырылган. АҖ башлыгы үз чыгышы башында халыктан кергән сорауларны хәл итү буенча башкарылган эшләр турында отчет тотты.
- 2017 елда узган отчет сессиясендә Шушма елгасы аша салынган күперне киртәләү турындагы мәсьәлә күтәрелгән иде. Район башлыгы ярдәме белән алынмалы киртә ясалды.
Авыл халкыннан район хакимиятенә 4 мөрәҗәгать кергән. Барысына да аңлатма бирелгән.
Архангел авыл җирлеге башкарма комитеты эшендә төп бурыч булып юл картасын үтәү тора, андагы 31 пунктның 5 есен без үтәмәдек. Бу: НДФЛ, ШЯХ буенча кредитлар алу, эш урыннары булдыру, торакны файдалануга тапшыру, алкоголь продукциясе сату.
2017 елда авыл җирлеге башкарма комитетына бер язма мөрәҗәгать керде, телдән мөрәҗәгатьләр буенча шәхси кабул итүдә 35 граждан булды. Төп мәсьәләләр түбәндәгеләр: урамнарны яктырту, юлларны ремонтлау, чүп-чар чыгару, күчемсез милеккә таныклык алу, суэтем башнясының төзек булмавы, су басымы түбән булу. Барлык мәсьәләләрне дә оператив төстә хәл итәргә тырышабыз, - ди Нина Сердюк.
Белешмә
Архангел АҖ территориясендә 546 кеше яши. Даими яшәүчеләр - 431 кеше. 2017 елда 4 кеше үлгән, 4 бала туган, 5 никах теркәлгән, аерылышучылар юк.
Бюджетның
формалашуы
Авылда агымдагы бурычларны хәл итү өчен акча кирәк. Авыл җирлеге бюджеты салым һәм салымныкы булмаган керемнәр, шулай ук түләүсез һәм кире кайтарылмый торган күчерүләр хисабына формалаша.
Учреждениеләр арасында НДФЛ керү өлеше: нефтьчеләрдән 184,9 мең сум (-70,8 мең сум); бюджет хезмәткәрләреннән 41,6 мең сум (+4,4 мең сум); ШЭ дән 1,3 мең сум; КФХ - 46,7 мең сум (- 2,9 мең сум). Авыл җирлеге бюджетына җир салымы буенча бюджет учреждениеләреннән 35,2 мең сум керә (+ 14,7 мең сум); нефтьчеләрдән - 1461,6 мең сум (- 9,5 мең сум) һәм физик шәхесләрдән - 293,5 мең сум ( + 0,9 мең сум).
Халыкның
мәшгульлеге
Эшкә яраклы яшьтәге халык саны 299 кеше тәшкил итә. Авылда 138 кеше, районда - 97, районнан читтә 44 кеше эшли, эшсезләр саны - 20.
Авыл хуҗалыгында даими нигездә 55 кеше, килешү буенча 10 кеше, бюджет оешмаларында - 33, нефтьчеләрдә 30, башка оешмаларда 10 кеше эшли. Пенсионерлар - 128 кеше.
Белешмә
АҖ территориясендә 177 хуҗалык бар. МЭТ - 211 баш, бу үткән елдагыдан 23 башка күбрәк, шул исәптә 86 сыер.
Дуңгызлар - 165 баш,
сарыклар - 44,
атлар - 19 баш.
Шәхси хуҗалыклардан кергән керем гаилә бюджетында өстәмә төп чыганак, ә кайберәүләр өчен бердәнбер һәм төп керем булып тора. 121 хуҗалыкта мөгезле эре терлек бөтенләй юк. Монда кемнәр керә соң? Пенсионерлар - 72 йортта, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, нефтьчеләр, бизнес белән шөгыльләнүчеләр - 42 йорт, башка оешмаларда эшләүчеләр - 7 йорт. Дүрт хуҗалык республикадан бирелә торган субсидияләрдән файдаланган.
2017 елда халык тарафыннан 3562 ц сөт сатылган, бу үткән елдагыдан 1017 центнерга күбрәк. Иң яхшы сөт тапшыручылар булып элеккегечә Ольга Петрова белән Наталья Павлюк санала.
Халык өчен ниләр эшләнгән?
Республика программалары аркасында 2017 елда АҖ территориясендә Бакча урамының бер өлешенә (675 м) вак таш түшәлгән. "РИТЭК" гранты буенча урам тренажерлары урнаштырылган. "Халык мәдәнияте дөньясы" проекты хисабына авыл бәйрәме үткәрелгән. Үткән елда 100,5 мең сум үзара салым акчасы җыелган, республикадан 402 мең сум алганнар. Барлык акчалар планлаштырылган эшләргә тотылган.
2018 елга бурычлар:
- Лебедкада суүткәргеч челтәрләрне ремонтлау һәм Бистәдә санитар зонаны тотып алу;
- зират өчен җир участогы билгеләү;
- каты көнкүреш калдыкларын өю өчен урын билгеләү һәм ясау;
- үзкеремнәрне арттыру буенча эшне дәвам итү;
- ШЯХ-да баш санын саклап калу һәм арттыру;
- авылда яшь кадрларны беркетү.
Авыл халкы һәм депутатлар каршында мәктәп директоры, "Архангельское" КФХ башлыгы, участок уполномоченные үзләренең эшләре турында чыгыш ясап отчет тоттылар. Чыгыш ясаучыларның барысы да сорауларга җаваплар бирделәр, авыл халкының һәм район башлыгы Вячеслав Козловның кисәтүләрен игътибарга алдылар.
2017 ел өчен АҖ эше җыелган гражданнарның карары белән канәгатьләнерлек дип танылды.
Утырыш азагында район башлыгы авылның лаеклы кешеләренә: Владимир Урядниковка, Галина Масловскаяга Рәхмәт хатлары тапшырды. АҖ башкарма комитетыннан районны төзекләндерүдә зур өлеш кертүләре өчен Юрий Петровка һәм Сергей Барсуковка Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Лариса Федорова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев