Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ашказаны рагы авыруы турында

Ел саен районда ашказаны рагы буенча 5-6 кеше онкологта исәпкә алына, шулардан 2-3 кешедә әлеге авыру азган стадиядә ачыклана.

Ашказаны рагы килеп чыгуның сәбәпләре һәм факторлары Ашказаны рагы-ашкайнату -эчәк тракты авыруларының иң куркынычы. Ул төрле яшь төркемендә пациентларда бертөрле барлыкка килә диярлек. Әмма, шулай булса да, урта яшьтәгеләрдә һәм олыракларда рак ешрак була, бигрәк тә ир-атлар күбрәк авырый. Ашказаны рагы килеп чыгуның сәбәпләре бик күп.
Нәселдәнлек: Әгәр дә пациентның ашказанында шундый патология (нормадан тайпылу) булган якын туганнары бар икән, әлеге авыруның килеп чыгуы ихтимал.
Дөрес һәм даими тукланмау: Ашказаны рагы килеп чыгуның төп сәбәпләренең берсе булып даими тукланмау тора. Кеше көненә 3-4 тапкыр тукланырга тиеш.
Helicodacter Pilori бактериясе рак китереп чыгарырга мөмкин, ул лайлалы тышчаның ялкынсынуын яки ашказаны җәрәхәте китереп чыгара.
Алкоголь организмга системалы рәвештә тәэсир итә,барлык органнарны һәм системаларны агулый, әмма ул ашказанына турыдан-туры йогынты ясый, чөнки лайлалы тышча белән үзара бәйләнеш барлыкка килә.
Тәмәке тарту: Бөтен хикмәт шунда ки,тәмәке тартканда төкерек күп бүленеп чыга, ул исә шул ук сулый торган һава белән кушыла һәм йотканда никотин һәм сагыз ашказанының лайлалы тышчасына эләгә.
Ашказанында ракка әверелгәнче булган авырулар:мондый авыруларга яман булмаган ашказаны авыруларын кертергә мөмкин. Мисал өчен, полиплар, лайлалы тышча астында урнашкан шешләр, ашказаны җәрәхәте авыруы.
Ашказаны рагы билгеләре: озак вакытлар буена бернинди билгеләрсез үтәргә мөмкин.Теләсә нинди онкологик авырулардагы кебек гомуми (уртак) һәм специфик билгеләр төркеме бар.
Гомуми билгеләргә керүчеләр: хәлсезлек, эшкә сәләтлелек кимү, тиз ару. Болар рак интоксикациясе яки турыдан-туры шеш белән бәйле булырга мөмкин.
Озакка сузылган субфебрилитет-инфекция булмый торып та температураның озак вакыт тотрыклы торуы (37 дән 38 градуска чаклы).
Тән авырлыгы кимү.Тәннең тиресенең төсе үзгәрү,ул көрән яисә җир төсле булырга мөмкин.
Специфик билгеләр: аппетит булмау (кимүе). "Ашказаны рагы" диагнозлы пациентларның иң еш белдергән зарларының берсе. Аппетитның кимүен авырулар еш кына ризыкны кабул иткәндә яки ашаганнан соң авырту барлыкка килү белән аңлаталар. Шеш ашказанының өске өлешенә тупланса яки әгәр дә шеш үңәчкә күчсә, пациентлар еш кына ризыкның авыр узуыннан зарланалар.
Авырту. Авыртуны тою төрлечә булырга мөмкин.
Еш кына ашказанында яман шеш авыруы даими сызлап торган авырту белән билгеләнә. Ул ашау-ашамауга да карамый.
Тизәк кара төстә. Бу билге ашказаны- эчәктә кан китүне күрсәтергә мөмкин. Шул исәптән шештән кан китүе ихтималы да булырга мөмкин. Эчтә кан киткәнгә тизәк кара төстә була.
Ашказанында яман шешнең диагностикасы
Ашказанын тикшерүнең төп ысулы - эзофагогастродуоденоскопия (ФГДС). Фаразлау һәркем өчен аерым, ашказаны яман шеше белән кеше күпме яши - әйтүе кыен. Бу һәрчак шешнең таралу дәрәҗәсенә, төренә, патологиясенә һ.б.га бәйле. Бар да индивидуаль.
Ашказаны яман шеше профилактикасы
Иң мөһиме - дәваланганчы авыруны булдырмый калу мөһим. Профилактика нигезләре: туклану режимын саклау, куллана торган ризыкка карата игътибарлы булу, алкогольдән һәм тәмәкедән баш тарту.
Ашкайнату - эчәк тракты авырулары белән диспансер исәбендә торучыларга планлы медицина тикшеренүләренә игътибар бирү, вакытында тикшерү үтү һәм хроник чирләрне дәвалау бик мөһим.
Максим Конанеров, РҮХ табибы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев