Ашламасыз яхшы уңышка өмет аз
Яхшы уңыш алу өчен җитәрлек күләмдә минераль ашлама кертү кирәклеген барлык игенчеләр дә белә.
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдиме буенча мул уңыш алу өчен аграрийларга бер гектар сөрүлек җиргә тәэсир итүче матдә исәбеннән 70 килограммнан да ким булмаган күләмдә минераль ашлама кертергә кирәк.
Язгы чәчү эшләрен үткәрү өчен минераль ашлама туплау буенча безнең районда хәлләр ничегрәк, соңгы көннәрдә кем күпме ашлама сатып алган – әлеге сораулар белән без район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү – маркетинг бүлеге начальнигы Ильяс Фәсхетдиновка мөрәҗәгать иттек.
- Район буенча сөрүлек җирләр мәйданы 80 мең гектардан артык тәшкил итә, - дип билгеләп үтте ул. – 1 гектарга тәэсир итүче матдә исәбеннән 30 шар кг ашлама кертер өчен безгә физик авырлыкта 5000 тоннага якын ашлама кирәк. 1 апрельгә 3300 тоннага якыны бар, кайбер хуҗалыклар көзге культураларны чәчкәндә 1100 тоннадан артыгын көздән үк кертте.
- Сабан культураларын чәчү һәм көзге игеннәрне тукландыру өчен кайда ашлама бар?
- “Агро-Основа” ҖЧҖ дә (физик авырлыкта 2300 тонна), 150 тонна – “Игенче” ҖЧҖ дә, 600 тоннага якын – “Козлова М.И.” КФХ да, 130 тонна – “Скоков Н.А.” КФХ да, 60 тоннадан артык “Садыйков М.Х.” КФХ да ярыйсы запас бар.
Әгәр дә район буенча алсак, бер гектарга тәэсир итүче матдә исәбеннән 23,5 кг ашлама бар, бу бик аз. Бөтенләй дә ашламалары булмаган хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре, шул исәптә “Кулон” а/ф, “Архангельское”, “Зубов А.В.” кебек эре хуҗалык җитәкчеләре нәрсә турында уйлыйлардыр, вак КФХлар турында әйтеп тә торасы юк (аларның кырлары соңгы елларда ашламаны бөтенләй күргәне юк, шуңа күрә уңыш та аз).
- Ашлама сатып алу өчен максатчан субсидияләр дә каралган, бездә аны кайсы хуҗалыклар алачак?
- Әйе, кемнең 30 мартка кадәр 1 гектарга тәэсир итүче матдә исәбеннән 30 ар кг ашламасы бар, алар 1 га өчен 515 шәр сум субсидия алачак. Алар максатчан, ягъни аларны киләчәктә дә фәкать ашламалар сатып алуга гына файдаланырга мөмкин. Мондый хуҗалыклар безнең районда сигезәү. Болар “Агро-Основа”, “Аксу-Агро”, “Игенче” ҖЧҖ ләр, “Садыйков М.Х.”, “Скоков Н.А.”, “Козлова М.И.”, “Козлов В.А.” һәм “Гарифуллин И.И.” КФХ лар.
Бары бер хуҗалык – “Козлова М.И.” КФХ гына кредит рәсмиләштергән һәм моңа ашлама сатып алган.
Агымдагы елда федераль, республика субсидияләре алуга, авыл хуҗалыгы җирләреннән файдаланган өчен нефтьчеләр тарафыннан гомуми күләме 90 млн. сумнан артык акча (бу шактый зур акча!) түләнүгә дә карамастан, бары тик берничә хуҗалык кына акчаларның бер өлешен ашлама сатып алуга тоткан. Кайбер хуҗалыклар миллионышар сумлык бюджет ярдәменә ярыйсы гына яшәп яталар, ә җитештерүгә аз гына өлешен тоталар.
Без кабат хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәбез, чәчүне ашламасыз һәм массаккүләм репродукцияле орлыкларсыз (күпчелек хуҗалыкларда) үткәреп яхшы уңышка өметләнеп булмый. Әле вакыт бар, чәчү эшләре башланганчы көзге игеннәрне тукландыру һәм минераль ашламалар кертеп сабан культураларын чәчү өчен акча табып ашлама булдырырга кирәк.
- Ашламаның бәясе ниндирәк?
- Аммиак селитрасы бер тоннасы 15 мең сум тирәсе, ә катлаулысы кыйммәтрәк, мәсәлән, диаммофоска – бер тоннасы 27 мең сум тирәсе тора. Алардан бирем зур – 1 кг ашлама 1 гектардан бөртекне ким дигәндә 4 кг-га күбрәк бирә.
... Без “Агро-Основа” ҖЧҖ дә булдык һәм ашлама туплау буенча хәлләр белән кызыксындык. Җәмгыять җитәкчесе Илдар Гарифуллин чәчү мәйданы 25 мең гектардан артык җирне били, шул исәптә көзге игеннәр 6,5 мең гектарда чәчелгән, дип билгеләп үтте.
Без хуҗалыкка барган көнне катлаулы минераль ашламаларның чираттагы партиясе килгән иде, аны складка ташыдылар. Аларны поддоннарга өеп куялар һәм төгәл учет алып барыла.
- Безнең барлык көзге игеннәр һәм күпьеллык үләннәр дә тукландырылачак, сабан культуралары да ашлама кертеп чәчелә – гектарына 1,5 ц (1 ц – аммиак селитрасы, 0,5 ц – азофоска), үз акчабызга тагын 600 тонна аммиак селитрасы сатып алачакбыз, - ди Илдар Гарифуллин (рәсемдә).
Азат Мусин.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев