Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Авыл халкының мөрәҗәгатьләре үтәлә

    Без газета укучыларыбызга үткән җыеннар барышында гражданнарның 100 дән артык мөрәҗәгать һәм мәсьәлә күтәрүләре турында хәбәр иткән идек инде, хәзер аларның үтәлеше район җитәкчелеге контролендә тотыла.

    24 февральгә 124 мөрәҗәгатьнең 25-е үтәлгән. Аерым алганда, Рус Чабаксарыннан Екатерина Бистәсендәге балалар бакчасына мәктәпкәчә яшьтәге балаларны йөртү мәсьәләсе хәл ителгән, Красный Октябрьдән мәктәп һәм балалар бакчасында канализация челтәрләренә хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзелгән, Акъяр авылындагы гаиләгә җир участогы бирелгән, шулай ук район халкының кайбер шәхси мәсьәләләре хәл ителгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: