Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Балалар бакчалары өчен түләүләр

    2013 ел­ның 1 гыйн­ва­рын­нан ба­ла­ла­рын бак­ча­га йөрт­кән өчен әти-әни­ләр тү­ли тор­ган бә­я­ләр арт­ты. Без­нең ра­йон­да яс­ле төр­ке­ме­нә йө­рү­че ба­ла­лар­ның әти-әни­лә­ре ур­та­ча 300 сум­га күб­рәк тү­лә­я­чәк, ә зур­рак­лар төр­ке­ме­нә йө­рү­че­ләр өчен якын­ча 250 сум­га күб­рәк бу­ла. Хә­зер әле­ге уңай­дан ата-ана­лар­да бай­так со­рау­лар туа. Кай­бер аң­ла­еш­сыз мо­мент­лар­га ачык­лык кер­тү­ен со­рап, без ра­йон...

    2013 ел­ның 1 гыйн­ва­рын­нан ба­ла­ла­рын бак­ча­га йөрт­кән өчен әти-әни­ләр тү­ли тор­ган бә­я­ләр арт­ты. Без­нең ра­йон­да яс­ле төр­ке­ме­нә йө­рү­че ба­ла­лар­ның әти-әни­лә­ре ур­та­ча 300 сум­га күб­рәк тү­лә­я­чәк, ә зур­рак­лар төр­ке­ме­нә йө­рү­че­ләр өчен якын­ча 250 сум­га күб­рәк бу­ла. Хә­зер әле­ге уңай­дан ата-ана­лар­да бай­так со­рау­лар туа. Кай­бер аң­ла­еш­сыз мо­мент­лар­га ачык­лык кер­тү­ен со­рап, без ра­йон мә­га­риф бү­ле­ге­нең мәгъ­лү­ма­тый-ме­то­дик үзә­ге ме­то­дис­ты Ли­лия Мох­та­ро­ва­га мө­рә­җә­гать ит­тек.

    - Бу тү­ләү ни сә­бәп­ле кү­тә­рел­де? Һәм ул ни­дән ки­леп чы­га?

    - Ба­ла­ла­ры бак­ча­га йөр­гән өчен әти-әни­ләр тү­лә­ве­нең ар­туы иң элек ТКХ хез­мәт­лә­ре­нә тү­ләү та­риф­ла­ры­ның, тук­ла­ну про­дукт­ла­ры­на бә­я­ләр­нең, ху­җа­лык то­вар­ла­ры­на чы­гым­нар­ның һ.б.ның ар­ту­ы­на бәй­ле, - дип аң­лат­ты ул.

    - Төр­ле төр ба­ла­лар бак­ча­ла­ры өчен үз тү­ләү­лә­ре га­мәл­дә. Го­му­мү­сеш, ком­пен­са­ци­я­ләү рә­ве­шен­дә­ге һәм кат­наш ба­ла­лар бак­ча­ла­ры бар. Без­нең ра­йон­да ком­пен­са­ци­я­ләү рә­ве­шен­дә­ге га­мәл­дә. Бел­гә­не­гез­чә, ата-ана­лар вз­но­сы­ның зур өле­шен або­нент тү­лә­ве тәш­кил итә, ул төр­кем­гә кер­гән (тер­кәл­гән) көн­нән баш­лап ба­ла­ны бак­ча­га йөрт­кән өчен исәп­лә­не­лә. Ул, ба­ла бак­ча­га ни­дер сә­бәп­ле кил­мә­гән оч­рак­та да, мәҗ­бү­ри тәр­тип­тә тү­ләт­те­ре­лә. Вз­нос­ның кал­ган өле­ше - бу тук­ла­ну өчен тү­ләү, аны үзәк­ләш­те­рел­гән бух­гал­те­ри­я­дә ба­ла­ның ае­на төр­кем­дә бул­ган (бак­ча­га йөр­гән) көн­нәр са­нын­нан чы­гып исәп­ли­ләр. Кил­ми ка­лу­ла­ры, аның сә­бәп­лә­ре ту­рын­да әти-әни­ләр ба­ла­лар бак­ча­сы­на ал­дан ук хә­бәр итәр­гә ти­еш­ләр. Әгәр ба­ла бер көн дә кал­мый йөр­гән икән, тү­ләү тү­бән­дә­ге­чә: ат­на­га 5 көн һәм 6 көн эш­ләү­че бак­ча­га йө­рү­че ба­ла­лар бак­ча­ла­рын­да ба­ла­лар йөр­гән өчен тү­ләү ае­ры­ла (без­дә 5 ба­ла­лар бак­ча­сы шим­бә көн­не дә эш­ли). Тү­ләү ба­ла­ның яше­нә дә бәй­ле: яс­ле­ (1-3 яшь­лек­ләр) һәм зур­рак­лар төр­ке­ме (3-7 яшь­лек­ләр) өчен ул төр­ле - ат­на­га 5 көн эш­ләү­че (10,5 сә­гать) бак­ча­га йө­рү­че ба­ла­лар­ның (бу төр­кем­гә 1-3 яшь­лек ба­ла­лар ке­рә) әти-әни­лә­ре­нә тү­ләү кү­лә­ме 1243 сум тәш­кил итә, шу­ның 974 су­мы - або­нент тү­лә­ве, тук­ла­ну өчен - 269 сум; зур­рак­лар төр­ке­ме (3-7 яшь­лек­ләр) өчен тү­ләү бә­я­се - 1147 сум, або­нент тү­лә­ве - 805 сум, тук­ла­ну өчен - 342 сум. Ат­на­га 6 көн эш­ләү­че (9 сә­гать) ба­ла­лар бак­ча­ла­ры­на йөр­гән өчен (1-3 яшь­лек­ләр) 1297 сум тү­ли­се, або­нент тү­лә­ве - 975 сум, тук­ла­ну өчен - 322 сум; 3-7 яшь­тә­ге­ләр төр­ке­ме­нә йө­рү­че­ләр өчен 1252 сум тү­ли­се, або­нент тү­лә­ве - 842 сум, тук­ла­ну өчен - 410 сум.

    - Тү­ләү­гә бул­ган таш­ла­ма­лар­га ка­ра­та да со­рау­лар күп. Бу нин­ди ка­те­го­ри­я­гә ке­рү­че ата-ана­лар­га ка­гы­ла?

    - Рес­пуб­ли­ка дә­рә­җә­сен­дә әти-әни­ләр тү­лә­ве­нә 100% һәм 50% таш­ла­ма бу­ен­ча граж­дан­нар бер­ни­чә ка­те­го­ри­я­гә бү­лен­гән. Әм­ма му­ни­ци­паль бе­рәм­лек­ләр­гә (икъ­ти­са­дый то­рыш­тан, фи­нанс мөм­кин­лек­лә­рен­нән чы­гып) үз­лә­рен­чә хәл итү хо­ку­кы би­рел­гән. Тү­ләү­дә 50 про­цент кү­лә­мен­дә­ге таш­ла­ма­дан Яңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йо­ны баш­кар­ма ко­ми­те­ты ка­ра­ры (№31,23.03.2009) бе­лән әти-әни­ләр­нең бер­се су­гыш­чан хә­рә­кәт­ләр­дә кат­наш­кан, иге­зәк ба­ла­ла­ры бул­ган һәм күп ба­ла­лы (2дән күб­рәк) га­и­лә­ләр фай­да­ла­на. Авыр сөй­лә­шү­че һәм те­рәк-хә­рә­кәт ап­па­ра­ты авы­ру­лы ба­ла­лар бак­ча­га буш­лай йө­ри­ләр (ягъ­ни 100% таш­ла­ма). Мон­нан тыш, ТР Ми­нистр­лар Ка­би­не­ты­ның "Мәк­тәп­кә­чә бе­лем би­рү­дә төп го­мум­бе­лем би­рү прог­рам­ма­сын тор­мыш­ка ашы­ру­чы дәү­ләт һәм му­ни­ци­паль го­мум­бе­лем би­рү уч­реж­де­ни­е­лә­ре­нә ба­ла­ны йөрт­кән өчен әти-әни­ләр тү­лә­ве­нең бер өле­ше­нә ком­пен­са­ция ту­рын­да"­гы Ка­ра­ры да (№9, 18.01.2007) үз кө­чен­дә. Дәү­ләт та­ра­фын­нан га­и­лә­гә со­ци­аль яр­дәм күр­сә­тү­гә әти-әни­ләр тү­лә­вен өлеш­чә: бе­рен­че ба­ла өчен - 20%, икен­че­се өчен - 50%, өчен­че­се һ.б. өчен 70%-ын кай­та­ру да ке­рә. Әгәр ата-ана бе­рен­че вз­нос­ны ва­кы­тын­да керт­сә, ки­ре кай­та­рыл­ган ак­ча­га тул­ма­ган өле­шен ге­нә өс­тәп тү­ләү авыр бул­мый. Ком­пен­са­ция рәс­ми­ләш­те­рү өчен әти яки әни ке­ше ра­йон со­ци­аль як­лау бү­ле­ге­нә мө­рә­җә­гать итәр­гә ти­еш.

    - Ком­пен­са­ци­я­не рәс­ми­ләш­те­рү өчен нин­ди до­ку­мент­лар тәкъ­дим итәр­гә ки­рәк?

    - Әле­ге со­рау бе­лән без Мат­ди яр­дәм бу­ен­ча рес­пуб­ли­ка үзә­ге­нең Яңа Чиш­мә ра­йо­нын­да­гы фи­ли­ал ди­рек­то­ры Люд­ми­ла Со­ро­ки­на­га мө­рә­җә­гать ит­тек.

    - Алар әл­лә­ни күп тү­гел. Ба­рын­нан да биг­рәк, га­ри­за ки­рәк. Шу­лай ук ба­ла­ның әти-әни­се (яки ба­ла­ның за­кон­лы вә­ки­ле) һәм ба­ла­лар бак­ча­сы ара­сын­да­гы ки­ле­шү; әти-әни­се­нең пас­порт кү­чер­мә­се (ки­ле­шү кем бе­лән тө­зе­лә, шу­ны­кы) дә ки­рәк бу­ла­чак. Ба­ла­ның (яи­сә бар­лык ба­ла­лар­ның) туу ту­рын­да­гы та­нык­лы­гы кү­чер­мә­се ки­рәк бу­ла­чак. Бу ба­ла­лар­ның туу чи­ра­тын бил­ге­ләү өчен ки­рәк. Ми­сал өчен, өл­кән ба­ла - мәк­тәп уку­чы­сы ди, бу оч­рак­та ба­ла­лар бак­ча­сы­на йө­рү­че кеч­ке­нә ба­ла - икен­че ба­ла бу­лып то­ра. Тү­ләү до­ку­мен­ты­ның кү­чер­мә­се дә ки­рәк, чөн­ки ком­пен­са­ция кү­лә­ме факт­та кер­тел­гән ак­ча кү­лә­мен­нән чы­гып бил­ге­лә­нә. Әй­тик, икен­че ба­ла өчен сез 500 сум ак­ча керт­те­гез ди, бу оч­рак­та сез­гә ни­ба­ры 250 сум ак­ча­ны гы­на ки­ре кай­та­ра­чак­лар ( ягъ­ни 50%). Ком­пен­са­ци­я­не банк­та­гы счет­ка кү­че­рү өчен без­гә счет кү­чер­мә­се ки­рәк бу­ла­чак. Бар­лык атап үтел­гән до­ку­мент­лар җы­ел­ма­сын тү­бән­дә­ге ад­рес бу­ен­ча ки­те­рер­гә ки­рәк: Яңа Чиш­мә авы­лы, Со­вет ура­мы, 80, 109 каб. (со­ци­аль як­лау бү­ле­ге). Аң­ла­шыл­ма­ган со­рау­ла­ры­гыз бул­са, 2-22-98, 2-20-30 те­ле­фо­ны бу­ен­ча без­гә мө­рә­җә­гать итә ала­сыз яки үзе­гез дә ки­лә ала­сыз. РМБ һәм со­ци­аль як­лау бү­ле­ге вә­кил­лә­ре бе­лән сөй­лә­шү (ара­ла­шу) хә­бәр­че­без ку­лы­на каль­ку­ля­тор алыр­га мәҗ­бүр ит­те. Әгәр исәп­ләп ка­ра­сак, ак­ча­ны ки­ре кай­та­ру­ны исәп­кә алып, ата-ана­лар тү­лә­ве 300гә тү­гел (яки 250), ә аз­рак арт­кан. Өчен­че ба­ла өчен 90 сум­га күб­рәк тү­ли­се (300 сум­нан 70% - ком­пен­са­ци­я), икен­че ба­ла­га - 150 сум­га (50%ын ки­ре кай­та­ру) күб­рәк тү­ләр­гә ту­ры ки­лә­чәк. Ар­ту бер ге­нә ба­ла­ла­ры бул­ган әти-әни­ләр­гә күб­рәк си­зе­лә­дер, мө­га­ен - 240 сум (20%ы ки­ре кай­та­ры­ла). Яңа Чиш­мә "Лан­дыш" ба­ла­лар бак­ча­сы мө­ди­ре На­талья Ве­дя­ки­на бе­лән дә ачык­тан-ачык сөй­лә­шү бул­ды.

    - Ба­ла­лар бак­ча­сы өчен ни­чек һәм кай­чан тү­ләр­гә ки­рәк?

    - Иң ях­шы­сы - ва­кы­тын­да тү­ләү мө­һим, шу­лай бул­ма­ган­да, ата-ана­лар ав­то­мат рә­веш­тә бу­рыч­лы­лар исем­ле­ге­нә кү­чә һәм ал­га та­ба аңа кал­ган бу­рыч­ны да исәп­кә алып күб­рәк тү­ләр­гә ту­ры ки­лә­чәк. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, кай­бер на­мус­сыз, усал ни­ят бе­лән шу­шы ак­ча­ны тү­лә­мәү­че шә­хес­ләр бер до­ку­мент­ны - әти-әни­ләр һәм ба­ла­лар бак­ча­сы ара­сын­да­гы ки­ле­шү­не бо­за­лар. Ин­тер­нет­та хә­зер әти-әни­ләр­нең ак­ча тү­ләү-тү­лә­мәү­лә­ре ачык кү­ре­нә, шу­лай бул­гач, ва­ем­сыз ата-ана­лар өчен җа­вап­лы­лык­ны кай­сы бак­ча мө­ди­ре үз өс­те­нә алыр икән.

    Ба­ла­лар бак­ча­сы өчен тү­ләү­не Сак­лык бан­кын­да һәм Тат­фонд­банк­та кер­тер­гә мөм­кин. Ак Барс Банк, Сак­лык бан­кын­да­гы тер­ми­нал аша тү­ләү­ләр бик тиз баш­ка­ры­ла, кай­бер ата-ана­лар шу­шы мак­сат­та ин­тер­нет-хез­мәт­ләр­не үз­ләш­тер­де­ләр.

    - Ата-ана­лар­га ки­ңәш­лә­ре­гез һәм тәкъ­дим­нә­ре­гез нин­ди?

    - Або­нент тү­лә­ве - аз тү­гел, ул те­лә­сә нин­ди оч­рак­та тү­ләт­те­ре­лә, ди­мәк, бак­ча­га йөр­ми­чә ге­нә тү­ләү кү­лә­мен ки­ме­тү мөм­кин эш тү­гел. Ки­ре­сен­чә, ба­ла­ны мәк­тәп­кә хә­зер­ләү - күп хез­мәт, көч со­рый тор­ган про­цесс. Бу пе­да­гог­лар, әти-әни­ләр, шу­лай ук са­бый­лар­ның да ты­рыш хез­мә­те. Ба­ла­лар бак­ча­сын­да әле көн­нәр кал­ды­ру­га кат­гый тыю бул­ма­са да, күп ке­нә әти-әни­ләр­гә план­лы, уй­ла­ныл­ган за­ня­ти­е­ләр, уен­нар, кол­лек­тив­та ара­ла­шу гы­на үсеп ки­лү­че ба­ла­да мәк­тәп­тә бик ки­рәк­ле бул­ган сый­фат­лар­ны тәр­би­я­ләү­гә, үс­те­рү­гә бу­лыш­лык итү­ен аң­лар­га ки­рәк.

    Ба­ла­лар­ны мәк­тәп­кә озат­кан­да, чы­га­ры­лыш бәй­рә­мен­дә, бак­ча хез­мәт­кәр­лә­ре аңы үсеш ал­ма­ган са­бый­лар­дан кы­зык­сы­ну­чан, тик­тор­мас ба­ла­лар тәр­би­я­лә­гән өчен эч­кер­сез рәх­мәт сүз­лә­ре ише­тә­ләр. Чын­лап та, ба­ла­лар бак­ча­ла­рын­да эш­ләү­че­ләр­нең эше авыр, күп­кыр­лы, тик ул әти-әни­ләр тү­лә­ве­нең ар­ту­ы­на, ку­нак­ка әби­лә­ре ки­лү­гә, һа­ва то­ры­шы бо­зы­лу­га ка­ра­мас­тан, ба­ла­ның әти­се яки әни­се бе­лән һәр көн­не үзе йөр­гән төр­кем­гә ашык­кан оч­рак­та гы­на ул кы­зык­лы­рак һәм нә­ти­җә­ле­рәк бу­ла­чак.

    Әң­гә­мә­не Оль­га ИВА­НО­ВА алып бар­ды

    Фо­то­рә­сем "Лан­дыш" ба­ла­лар бак­ча­сы ар­хи­вын­нан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: