Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Балалар – бәхет ул

    Күп­тән тү­гел Чу­аш Ча­бак­са­ры авы­лын­да яшәү­че Ро­за Ни­ко­ла­ев­на Мак­ла­ко­ва­га ТР дәү­ләт бү­лә­ге - "А­на да­ны - Ма­те­ринс­кая сла­ва" ме­да­ле би­рел­де. Ро­за үзе­нең ире Ни­ко­лай бе­лән 6 ба­ла тәр­би­я­ләп үс­тер­гән. Без бү­ген әле­ге га­и­лә, алар­ның ба­ла­чак­ла­ры һәм хә­зер­ге­се көн­дә ни­ләр бе­лән шө­гыль­лә­нү­лә­ре ха­кын­да сөй­ләр­без. Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА 1979 ел­да Мак­ла­ков­лар га­и­лә­сен­дә Иван,...

    Күп­тән тү­гел Чу­аш Ча­бак­са­ры авы­лын­да яшәү­че Ро­за Ни­ко­ла­ев­на Мак­ла­ко­ва­га ТР дәү­ләт бү­лә­ге - "А­на да­ны - Ма­те­ринс­кая сла­ва" ме­да­ле би­рел­де. Ро­за үзе­нең ире Ни­ко­лай бе­лән 6 ба­ла тәр­би­я­ләп үс­тер­гән. Без бү­ген әле­ге га­и­лә, алар­ның ба­ла­чак­ла­ры һәм хә­зер­ге­се көн­дә ни­ләр бе­лән шө­гыль­лә­нү­лә­ре ха­кын­да сөй­ләр­без.

    Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

    1979 ел­да Мак­ла­ков­лар га­и­лә­сен­дә Иван, ә бер ел­дан соң Вла­ди­мир исем­ле ул­ла­ры як­ты дөнь­я­га ки­лә. Ма­лай­лар бик җи­тез, те­ре бу­лып үсә­ләр, әни­лә­ре­нә мә­шә­кать җи­тәр­лек бу­ла: ул сов­хоз­да сы­ер са­ву­чы бу­лып эш­ли, ә ул ел­лар­да сы­ер­лар­ны өч тап­кыр сау­ган­нар, өс­тә­ве­нә, шарт­лар да хә­зер­ге­чә бул­мый. Фер­ма­га ка­дәр саз ерып җәяү дә ба­рыр­га ту­ры кил­гән. Ә иң авы­ры пыч­рак­та ба­ла­лар­ны ба­ла­лар бак­ча­сы­на ил­тү бу­ла. Мак­ла­ков­лар ан­нан ерак яшә­гән­нәр. "Бер­сен, кеч­ке­нә Са­ша­ны (1985 ел­да ту­ган) кү­тә­рәм, ә кал­ган ике­се без­нең арт­тан йө­ге­реп ба­ра­лар иде", - дип сөй­ли Ро­за ха­ным. Өч ма­лай­ның ки­ем-са­лы­мын да юып өл­гер­тер­гә, өс­тә­ве­нә, ху­җа­лык­та­гы мал-ту­ар да, бак­ча эш­лә­ре дә - ба­ры­сын да күб­рәк аңа баш­ка­рыр­га ту­ры ки­лә. Ни­ко­лай - ме­ха­ни­за­тор, ир­тә­дән кич­кә ка­дәр кыр­да яки ос­та­ха­нә­дә. Бе­раз үсә төш­кәч, Иван бе­лән Вла­ди­мир кул ара­сы­на ке­рә баш­лый­лар, мәк­тәп­тән кайт­кач, һәр­кай­сы үз эшен бел­гән: кай­сы йорт ти­рә­сен җы­еш­тыр­ган, кай­сы мал­лар ка­ра­ган. Укы­ту­чы­лар­дан алар­га ка­ра­та ул бер­нин­ди зар­ла­ну да ишет­ми. Ма­лай­лар чаң­гы­да йө­рер­гә ярат­кан, те­лера­дио-ап­па­ра­ту­ра бе­лән ма­вык­кан­нар, маг­ни­то­фон ре­монт­лар­га өй­рән­гән­нәр. Са­ша­га 4 яшь бул­ган­да, әни­лә­ре та­гын бер эне­кәш алып кай­та, аңа Лев дип исем би­рә­ләр, га­и­лә­гә кыз ба­ла алып кай­ту өме­те сү­рел­ми һәм 1991 ел­да кыз­ла­ры На­деж­да туа. Абый­ла­ры аны бик тә яра­та­лар, әти ке­ше дә бик нык сө­е­нә. На­дя мәк­тәп­не тә­мамла­гач, аңа: "Бар, кы­зым, уку­ың­ны дә­вам ит. Ак­ча бе­лән яр­дәм итәр­без", - ди­ләр. На­деж­да әти-әни­се­нең сү­зен тың­лый, ме­ди­ци­на учи­ли­ще­сын ях­шы бил­ге­ләр­гә ге­нә тә­мам­лый, ба­ры инг­лиз те­ле ар­ка­сын­да гы­на кы­зыл дип­лом ала ал­мый. Тү­бән Ка­ма­да ре­а­ни­ма­ция бү­ле­ге­нә эш­кә ала­лар - бу бик тә җа­вап­лы. Эш­чән ге­нә егет­кә кия­ү­гә чы­га. Абый­ла­ры га­и­лә­лә­рен­дә гел ма­лай­лар гы­на ту­ган бул­са, ике ат­на элек На­деж­да­ның кы­зы туа. Әле­ге сө­е­неч­ле хә­бәр бар­лык ту­ган­нар­ны да ди­яр­лек әти-әни­лә­ре йор­ты­на җый­ган. Иван­ның га­и­лә­се ге­нә кай­та ал­ма­ган (аның ха­ты­ны һәм өч улы бар), алар Ерак Көн­чы­гыш­та яши­ләр. Ул ан­да ар­мия хез­мә­тен­дә бу­ла, шун­да өй­лә­нә дә. Ан­на­ры конт­ракт бу­ен­ча Чеч­ня­да хез­мәт итә һәм га­и­лә­се яны­на кай­та.

    Вла­ди­мир Урал­да ГТХ гас­кәр­лә­рен­дә хез­мәт ит­кән, хә­зер Тү­бән Ка­ма­да яши, 8 ел ми­ли­ци­о­нер бу­лып эш­лә­гән. Өй­лән­гән, улы бар.

    Ма­лай­лар ара­сын­да, Ро­за ха­ным сөй­лә­вен­чә, Алек­сандр иң тү­зем­се­зе бул­ган, мәк­тәп­тә үт­кә­рел­гән җы­е­лыш­лар­да аның исе­ме бер ге­нә тап­кыр тел­гә алын­ма­ган. Әм­ма Алек­сандр үзе­нә җит­ди һө­нәр сай­лый, эре­теп ябыш­ты­ру­чы эшен үз­ләш­те­рә, ар­ми­я­дә хез­мәт итә (ко­ман­дир­ла­рын­нан фә­кать рәх­мәт хат­ла­ры гы­на ки­леп тор­ган), өй­лә­нә, ул­ла­ры туа, бү­ген­ге­се көн­дә Чис­тай­да "Во­до­ка­нал"­да эш­ли.

    Лев әле өй­лән­мә­гән, ир­тә­рәк, ди. Әни­се дә аның бе­лән ки­ле­шә: "Туй­га ак­ча эш­лә­сен әле", - ди. Хи­мик гас­кәр­ләр­дә хез­мәт ит­кән, хә­зер Тү­бән Ка­ма­да хим­ко­мби­нат­та эш­ли.

    Алек­сей да үз һө­нә­рен сай­ла­ган - бу­сы Мак­ла­ков­лар­ның ке­че­се. Аңа тиз­дән 18 яшь ту­ла, Яңа Чиш­мә­дә­ге 118 нче но­мер­лы ҺУ-да 3 курс­та укый, ә ан­нан соң, абый­ла­ры ке­бек үк, Ва­тан ал­дын­да­гы бу­ры­чын үтә­я­чәк. Әти-әни­лә­ре ба­ла­ла­ры бе­лән го­рур­ла­на­лар, яра­та­лар, онык­ла­рын ае­ру­ча якын итә­ләр, ки­лен­нә­ре һәм кия­ү­лә­рен­нән дә бик ка­нә­гать алар. Ро­за бе­лән Ни­ко­лай ике­се дә ла­ек­лы ял­да. Авыл ху­җа­лы­гын­да озак ел­лар эш­ләп тә кеч­ке­нә ге­нә пен­си­я­гә ла­ек бу­лу­ла­ры ту­рын­да да әйт­ми ка­ла ал­ма­ды­лар. Дәү­ләт бү­лә­ген һәм аңа өс­тәп би­рел­гән ти­еш­ле ак­ча­ны ал­гач, Ро­за ха­ным зур яңа су­ыт­кыч са­тып ал­ган, ул алар­га бик тә ки­рәк бул­ган.

    Бү­ген Мак­ла­ков­лар өе бу­шап кал­ган, ә ял көн­нә­рен­дә ир­кен өй эчен­дә ал­ма тө­шәр урын да бул­мый. Тик мон­да бер­кем­гә дә кы­сан тү­гел, кү­ңе­лең киң бул­са, бар да сыя.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: