Барлык уңайлыклар тудырылган

1 мартта муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм кунаклар катнашында яңадан торгызудан соң мировой судның 1 нче номерлы суд участогы бинасын тантаналы шартларда ачу чарасы булып үтте.
"Стройсервис" ЯАҖ төзүчеләре тарафыннан башкарылган капиталь ремонттан соң бина эчке һәм тышкы яктан да шактый үзгәргән. Хәзер тарихи бина янәшәдә 15 февральдә ачылган "Татэнергосбыт" офисы белән бер түбә астында урнашкан. Ремонт эшләре буенча район башлыгы Вячеслав Козлов үтенеченә битараф калмаган якташыбыз, «Татэнергосбыт»ААҖ директоры Рифнур Сөләймановка да рәхмәт сүзләре әйтелде. Мировой суд бинасының эчке бизәлеше барлык норматив таләпләрне исәпкә алып башкарылган. Иркен уңайлы кабинетлар, утырышлар залы мировой суд хезмәткәрләренә үзләренең хезмәт вазыйфаларын тулысынча башкарырга мөмкинлек бирә. Клиентлар белән эшләү өчен аерым зона бүленгән. Бинада гражданнарны кабул итү өчен барлык уңайлыклар тудырылган, әйтергә кирәк, клиентлар саны елдан-ел арта бара. Үткән елда гына да мировой судның теге яки бу хезмәтләреннән районның һәр алтынчы кешесе файдаланган. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре суд участогын тантаналы шартларда ачуны тәэмин иткәннәр: бина бик матур итеп бизәлгән, музыка яңгырап торды, кунаклар да байтак җыелган иде. Аларның барысын да ипи-тоз белән каршы алдылар. Алар арасында: ТР Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР-да Суд Департаменты Идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, ТР юстиция министры Мидхәт Курманов, күрше шәһәр һәм районнарның суд рәисләре бар иде.
Район башлыгы Вячеслав Козлов яңачишмәлеләрне һәм район кунакларын суд участогы ачылу уңаеннан котлап, республика җитәкчелегенә капиталь ремонтка акча бүлеп биргәне, ә төзүчеләргә - сыйфатлы эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм балта осталары бригадиры Рафаэль Гыйззәтуллинга, штукатур-маляр Гөлсирә Якуповага истәлекле бүләкләр тапшырды. Җыелучыларны Илгиз Гыйләҗев, Мидхәт Курманов, Яңа Чишмә район суды рәисе Равил Закировлар да котлады. "Стройсервис" ЯАҖ директоры Хәлим Билданов 1 нче номерлы суд участогы мировой судьясы Алсу Сәхәбиевага символик ачкыч тапшырды. Ул аппарат эше һәм гражданнарны кабул итүгә бик шәп шартлар булдырганнары өчен җитәкчелеккә һәм төзүчеләргә рәхмәт белдерде.
Тасманы кискәннән соң кунаклар ремонттан соң бинаның эчке бизәлеше белән таныштылар.
Рәсемнәрдә: 1. И. Гыйләҗев, А. Сәхәбиева, В. Козлов һәм М. Курманов (сулдан уңга) тасманы кисәләр. 2. Х. Билданов А. Сәхәбиевага символик ачкыч тапшыра.
Азат Мусин
Автор фотолары
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 гыйнвар 2021 - 15:2422 гыйнварга Татарстанда COVID-19ның 15 275 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 86 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2се читтән кертелгән, 84е - чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 31 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 55 кеше өйдә дәвалана11000
-
22 гыйнвар 2021 - 15:01Алдынгы хуҗалыкларга Кубоклар тапшырылды 2020 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы хуҗалыклар күчмә Кубоклар белән бүләкләнде11100
-
22 гыйнвар 2021 - 11:4418 гыйнварда Чуаш Чабаксарында халык җыены булып узды Чабаксар авыл җирлеге башлыгы Сергей Моляков авыл җирлегенең 2020 елдагы эшләре һәм киләсе елга планнары турында хисап тотты.11300
-
22 гыйнвар 2021 - 11:14Яңа Чишмә ЮХИДИ бүлегендә «Тоннель» операциясенә йомгак ясалган 21 гыйнварда юл хәрәкәте инспекторлары 5 административ хокук бозу очрагын ачыклаган.11000
-
22 гыйнвар 2021 - 10:48Яңа Чишмә ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре таксистлар арасында ике хокук бозу очрагын ачыклаган 11 гыйнвардан 20енә чаклы районда «Такси» акциясе узды.10900
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.16700
-
21 гыйнвар 2021 - 12:0321 гыйнварга Татарстанда COVID-19ның 15189 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 85 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се - читтән кертелгән, 84ы – чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 30 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 55 кеше өйдә дәвалана.14000
-
21 гыйнвар 2021 - 11:57Яңа елдан пенсияләр артты 1 гыйнвардан Яңа Чишмәдә эшләмәүче 3130 пенсионерның иминият пенсияләре 6,3% ка арткан14500
-
21 гыйнвар 2021 - 11:48Яңа Чишмәдән Айдар Мифтахов токымлы кош-кортлар үрчетү белән мавыга Йорт кош-кортлары асрау аның бердәнбер шөгыле түгел5600
-
21 гыйнвар 2021 - 11:41Яңа Чишмә районында яшәүче берәүдән наркотик матдә алганнар Полиция хезмәткәрләре шәхси тикшерү барышында Яңа Чишмә районында яшәүче гр. К.дан 16 граммнан артык марихуана алганнар.13900
-
21 гыйнвар 2021 - 10:33Минималь хезмәт хакы күләме артты 2021 елның 1 гыйнварыннан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме (МРОТ) аена 12792 сум тәшкил итә.14200
-
21 гыйнвар 2021 - 10:28Яңа Чишмә авыл хуҗалыгы оешмалары көн саен 1,7 млн. сумлык сөт сата Районның авыл хуҗалыгы оешмалары көн саен 63,6 тоннадан артык сөт сата. Югары майлылыкны (3,8%) исәпкә алып, сату зачет авырлыгында 71 тоннага җитә.14200
-
21 гыйнвар 2021 - 10:06Кошларга ярдәм итик! Урамда карлы, салкын кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә.14600
-
28 май 2020 - 12:0127 майда Яңа Чишмә районының иң өлкән кешесе, Акбүре авылында яшәүче 97 яшьлек тыл хезмәтчәне Әдия Гыйният кызы Шәйхетдиновага «ТАССРның 100 еллыгы» юбилей медале тапшырылды.
-
27 май 2020 - 10:32Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан почта маркасына штамп сукты. #100летТАССР
-
22 гыйнвар 2021 - 09:33Яңа Чишмә районында коронавирустан прививканы 100гә якын кеше ясаткан18 гыйнвардан COVID-19дан вакцинация башланды11000
-
22 гыйнвар 2021 - 11:4418 гыйнварда Чуаш Чабаксарында халык җыены булып узды Чабаксар авыл җирлеге башлыгы Сергей Моляков авыл җирлегенең 2020 елдагы эшләре һәм киләсе елга планнары турында хисап тотты.11300
-
22 гыйнвар 2021 - 15:01Алдынгы хуҗалыкларга Кубоклар тапшырылды 2020 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы хуҗалыклар күчмә Кубоклар белән бүләкләнде11100
-
22 гыйнвар 2021 - 09:33Яңа Чишмә районында коронавирустан прививканы 100гә якын кеше ясаткан 18 гыйнвардан COVID-19дан вакцинация башланды11000
-
22 гыйнвар 2021 - 11:14Яңа Чишмә ЮХИДИ бүлегендә «Тоннель» операциясенә йомгак ясалган 21 гыйнварда юл хәрәкәте инспекторлары 5 административ хокук бозу очрагын ачыклаган.11000
-
22 гыйнвар 2021 - 15:2422 гыйнварга Татарстанда COVID-19ның 15 275 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 86 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2се читтән кертелгән, 84е - чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 31 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 55 кеше өйдә дәвалана11000
-
22 гыйнвар 2021 - 10:48Яңа Чишмә ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре таксистлар арасында ике хокук бозу очрагын ачыклаган 11 гыйнвардан 20енә чаклы районда «Такси» акциясе узды.10900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шешминская новь
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47633 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мусин Азат Вализанович Email: sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Адрес редакции: 423190 Республика Татарстан, с.Новошешминск, ул.Ленина, д.102.
Телефон редакции: 8(84348)2-21-46 - Руководитель филиала. 8(84348)2-23-46 - Бухгалтерия и отдел рекламы. 8(84348)2-24-32 - отдел писем
Электронная почта редакции: sheshminskaja-nov@tatmedia.com
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика