безгә министр килде

Чәршәмбе көнне, 30 июньдә, ТР Премьер-министр урынбасары - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов безнең районда булып китте. Эшче сәфәре барышында ул урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, район үзәге оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Евгений СТАРОВ
Район башлыгы Вячеслав Козлов озатуында министр вертолетта Яңа Чишмә районы кырларын карап әйләнде. Аннан Акъяр авылы янындагы басуда ("Татарстан" а/ф-ның Акъяр бүлекчәсе) район активы белән очрашты. Очрашудан министр канәгать калды, авыл хуҗалыгы проблемалары турында ачык дустанә сөйләшү булды, Марат Әхмәтов күп кенә хуҗалык җитәкчеләре белән кул биреп күреште, җыелган халыкның күп санлы сорауларына җаваплар бирде. Министр басуда район хуҗалыкларында кулланыла торган бөртекле культуралар орлыкларын, үстерелгән авыл хуҗалыгы культуралары үрнәкләрен карады. Тулаем, министр районда барган урып-җыю эшләренә уңай бәя бирде. "Игеннәр уңышы чагыштырмача әйбәт. Игенчелек культурасын яхшырту буенча эш башкарылу сизелә. Тик тынычланырга ярамый, эшне ныклык, үҗәтлек белән алып барырга кирәк. Бүгенгесе көндә төп бурыч - урып-җыю эшләрен оптималь срокларда үткәрү, сыйфатка ныклы игътибар бирү. Һәр комбайнга контроль булдырырга. Быелгысы елда югалтуларга юл куярга ярамый", - дип искәрде Марат Әхмәтов. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренә караганда, Яңа Чишмә районы авыл хуҗалыгын үстерү өчен зур потенциалга ия. "Булган барлык ресурсларны эшнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтергә кирәк", - дип ассызыклады ул. "Соңгы көннәрдә республикабыз территориясендә явып үткән яңгырларның кукуруз уңышына, сабан бодае башагы тулуга, күпьеллык үлән басуларына (икенче кат чабу өчен) файдасы тиячәк", - дип билгеләп үтте. Район башлыгы Вячеслав Козлов министрга урып-җыю эшләренең темпы, игеннәрнең 24 процент мәйданда урып-җыелуын хәбәр итте. Уңыш урып-җыю чорында районда 4 күчмә әләм булдырылды - өчесе комбайнчылар (комбайн төрләренә карап) һәм берсе комбайннардан ындыр табагына ашлык ташучылар арасында. Эшкә 5 көн саен йомгак ясала. Күчмә әләмнәрне һәм акчалата премияләрне район башлыгы, район башкарма комитеты җитәкчесе һәм авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы тапшыра.
Урып-җыю эшләренең барлык комплексы нәтиҗәләре буенча иң яхшы комбайнчы җиңел автомобиль белән бүләкләнәчәк. Атна саен урак көндәлеге бастырып чыгарыла. Марат Әхмәтов сабан культураларының торышы белән кызыксынды. Министрлыктагы белгечләргә шалтыратып, министр кайбер сорауларга аныклык кертте һәм тулы җаваплар бирде. Дизель ягулыгы, минераль ашламалар алуга, алынган терлекләр өчен дотацияләр, авыл халкы тарафыннан тапшырылган сөткә субсидияләр, сөт өчен хуҗалыклар белән исәп-хисап ясау, белгечләр өчен торак төзелешенә субсидияләр - хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыкларының министрга биргән сорауларының әле бу тулы исемлеге түгел. М.Г. Әхмәтов авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә эшчеләргә хезмәт хакын арттырырга кушты. М.Г. Әхмәтов барлык сорауларны да ТР Президентына җиткерергә сүз бирде һәм алар күпмедер дәрәҗәдә хәл ителер, дигән өметтә калабыз.
Казанга очар алдыннан, министр игенчеләребезгә урып-җыю эшләрендә уңышлар теләде.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз