Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Безнең ишегалды» программасы буенча Яңа Чишмәдә күп катлы 20 йорт төзекләндереләчәк

- «Безнең ишегалды» республика программасы буенча Яңа Чишмә районында 3 ел эчендә 70 млн.сумнан артык күләмдә 20 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла.

Республикада агымдагы елда ишегалларын төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды» киң масштаблы Президент программасы эшли башлады. 2020-2022 елларда бөтен Татарстан буенча күп фатирлы йортлар территорияләрен тәртипкә китерү күздә тотыла. Бу максатларга 50 млрд. сум бүлеп бирү планлаштырыла.
2020 елда Яңа Чишмә районында 6 ишегалды төзекләндереләчәк. Болар: Яңа Чишмәдә - Чернышевский, 32; Совет, 62; Ленин, 26 һәм Заливная 22, 24, 6 һәм 8, шулай ук Красный Октябрь поселогында (Үзәк ур., 2 һәм 4, Мәктәп ур., 2) һәм Волчья Бистәсендә, Үзәк ур., 30 йорт адреслары буенча ишегаллары.
Алдагы ике елда безнең районда тагын 14 ишегалды төзекләндереләчәк һәм тәртипкә китереләчәк.
Ишегалларын төзекләндерү проектлары йортта яшәүчеләрнең фикерләрен исәпкә алып эшләнә. Аларны республика программасына кертер алдыннан бар җирдә дә күп фатирлы йортларда (КФЙ) яшәүчеләр белән очрашулар узды, аларның теләкләре һәм мәнфәгатьләре тыңланды. Белгечләр КФЙ халкына ишегалларын тәртипкә китерү буенча эшнең ничек оештырылачагын аңлаттылар.
Төзекләндерү барышында ишегалды территориясен асфальтлау, яктырту, кече архитектура кирәк-яраклары (эскәмияләр, савытлар һ.б.) урнаштыру, балалар уен мәйданчыгын төзекләндерү, өлешчә яшелләндерү һәм чүп контейнерлары (кирәк булганда) кую планлаштырыла.
- Хәзергесе вакытта проект документациясен әзерләү, подрядчыларны сайлау, планнарны килештерү кебек әзерлек эшләре бара, - диде безнең белән әңгәмә барышында район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев