Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бәхетле гаиләдә дүрт юбилей

    1965 нче еллар - гомерләренең бу вакытын авыл клубы сәхнәсендә спектакльләрдә уйнаган Хаҗи абый да, эштән соң әлеге спектакльләрне карарга ашкынып йөргән Мәрьям апа да бүгенгедәй хәтерли.

    - Озын буйлы, төз гәүдәле Хаҗига күп кызларның күзе кызды, дөрестән дә, күз төшмәслек түгел иде шул, - дип искә ала Мәрьям апа.
    - Шушы ук спектакльдә хатын-кыз ролен уйнарга клуб мөдире Мәрьям апаны да чакыра.
    - Ут чаткысы кебек Мәрьям белән икебезнең арада шул вакытта мәхәббәт очкыны кабынды, - ди Хаҗи абый.
    Тумышлары белән икесе дә Зирекле авылыннан: берсе сыер савучы, икенчесе шофер, көне буе колхоз эшендә, кичләрен клуб сәхнәсендә гөрләтеп концерт куялар, бер-берсен ошатып вәгъдәләр бирешәләр һәм,озакка сузмыйча, 1966 елның гыйнвар аенда уртак гаилә коралар.
    - Шул вакыттан бирле бер-беребезне хөрмәт итеп, тату гомер иттек, алны-ялны белмичә, колхозда эшләдек, уртак йортыбызны корып, мал-туар, кош-корт асрап көн күрдек, әти-әниләребезне хөрмәт итеп тәрбия кылдык, - дип сөйлиләр Мәрьям апа белән Хаҗи абый.
    Быелгысы ел Фахретдиновлар гаиләсе өчен бик истәлекле ел, бергәләп гомер итүләренә 50 ел, Хаҗи абыйга 1 октябрьдә - 75 яшь, Мәрьям апа май аенда 70 яшен тутырды, уллары Наил белән киленнәре Гөлзидә сентябрь аенда көмеш туйларын билгеләп үттеләр.
    - Кошның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эшенә карап, диләр хезмәтне алга куеп яшәгәнгә, Аллага шөкер, хөрмәтен дә күрдек, - ди Мәрьям апа.
    - 1962 елдан 1996 елга кадәр сыер савучы, аннан ферма мөдире булып эшли ул, заманында кул белән көненә 500 литр сөт сава, хезмәтенә күрә хөрмәте - 2001нче елда аңа "ТР ның атказанган терлекчесе" исемен бирәләр, аңа кадәр, 1974нче елда Казанга барып Ф. Табеев кулыннан " III дәрәҗә Хезмәт даны" ордены алып кайта. Хаҗи абый колхозда шофер булып эшләде: җәен, кышын, көзен кая кушсалар шунда: комбайн астыннан бөртек, фермада терлекләргә азык ташумы, районга йөрүме...
    - Машина ватылса, төнлә ремонтладык, чөнки иртәнгә инде юлга чыгарга,эшләргә кирәк, - дип искә ала Хаҗи абый. Бер-берсенә ныклы терәк булып, эш өчен янып яши бу гаилә, уллары Наил урта мәктәпне тәмамлап, Яр Чаллы шәһәрендә техникум тәмамлый, армия сафларына алына, аннан авылда әти-әнисе янында кала, гаилә кора, киленнәре Гөлзидә мәктәптә укытучы.
    - 25 ел бергә килен-кайнана булып яшибез, Аллага шөкер, ике оныгыбызны тәрбияләргә булышабыз, - ди Мәрьям апа.
    Аллаһ Тәгаләнең һәр биргән көненә шатланып, бер-беренә терәк булып, матур гомер итәләр алар. Олы яшьтә булуларына карамастан, тик тормыйлар, бергәләп умарта карыйлар, йөк машиналарын кабызып, көн дә кырларны әйләнеп, мал-туарга печән чабып кайталар.
    - Биш вакыт намазыбызны калдырмыйбыз, Аллага шөкер, хаҗ кылып кайтырга да насыйп булды, - ди Мәрьям апа. Намаз саен дөньяларга тынычлык, бар кешегә исәнлек, иминлек телибез, ди ул.
    Авыл җирлеге башкарма комитеты, авыл хатын-кызлар оешмасы һәм барлык авылдашлар исеменнән Фәхретдиновлар гаиләсен ихластан шушы матур гомер бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез, һәр туган яңа көнгә куанып, исәнлектә, бәхеттә, муллыкта матур гомер итүләрен теләп калабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: