Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бозга калын булса да ышанма

    Ел саен көзге-кышкы чорда Татарстан Республикасының су объектларында дистәләгән кеше һәлак була (араларында балалар да бар). Әлеге һәлакәтләргә су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпче. "ТР буенча Рәсәй ГТХИ ГИМС Үзәге" ФКУның Чистай инспекторлар бүлеге дәүләт инспекциясе искә төшерә:

    Көннәр суытып, елгалар боз белән каплана башлагач, республиканың су объектларында боз өстендә санкция бирелмәгән җәяүлеләр сукмагы (аркылы чыгу урыны) салына башлый, бер-бер артлы авто-мототехникада балыкчылар сулыкларга боз астыннан балык тотарга җыела.
    Тышта декабрь, ә каты суыклар әлегә булмады, димәк боз да ышанычлы түгел. Кичке якларда яки төнге суыкларда ул әле берникадәр нык була, тик көндез, аның өстендә таралган эрегән кар суыннан ул, калын булса да, үзенең ныклыгын югалта. Кагыйдә буларак, сулыклар өсте тигез катмый, ә өлешләп кенә: башта яр буйлары, сай сулыклар, салкын җилләр үтеп кермәгән култыклар боз белән каплана, аннары инде уртасы туңа башлый. Күлләрдә, буаларда (суы агып китми торган барлык сулыкларда, бигрәк тә бернинди елга да кушылмаган, төбендә үзәне, су асты чишмәсе булмаган), елга һәм сусаклагычларга караганда, боз иртәрәк барлыкка килә. Шуңа күрә су объетларында куркынычсызлык нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Юка боздан үткәндә кеше йөргән сукмактан файдаланырга кирәк, ә ул булмаганда, боз өстеннән үтәр алдыннан үзеңнең маршрутыңны билгеләп һәм кулыңда булган әйбер белән (колга, таяк, боз тишкеч) бозның ныклыгын тикшерергә кирәк. Әгәр дә боз ныклы түгел икән, хәрәкәтне туктатып, аякны боздан алмыйча, шудырып кына элекке эз буйлап киредән ярга әйләнеп кайтырга кирәк.
    Боз өстеннән барган вакытта куркыныч урыннарны (участокларны) әйләнеп үтегез. Су агымы көчле булган, чишмәләр агып чыккан, куак, үләннәр күренеп торган, елгалар кушылган урыннарда, ә торак пунктларда сәнәгать предприятиеләреннән агып төшкән (җылы), шулай ук боз казу (алу) һәм хәзерләү эшләре алып барылган урыннарда аеруча сак булырга кирәк. Яшелрәк төстәге һәм калынлыгы 7 сантиметрдан да кимрәк булмаган боз өстеннән үтү куркыныч түгел.
    Балык тотканда кечерәк кенә мәйданда күп итеп чокырчыклар тишәргә, боз өстендә сикерергә һәм йөгерергә, күпләп җыелырга ярамый.
    Һәр балыкчыга үзе белән коткару чаралары, озынлыгы 12-15 метрлы бау алырга, аның бер очына 400-500 граммлы йөк тагып, ә икенче очына элмәк ясап куярга киңәш итәбез.
    Әгәр дә инде Сез ниндидер сәбәпләр аркасында салкын суга (боз астына) төшәсез, бата башлыйсыз икән, түбәндәге үз-үзегезне коткару кагыйдәләрен үтәргә тырышыгыз:
    -паникага бирелмәгез (каушап калмагыз);
    -юка боз кырыена гәүдәгез белән менеп ятмагыз һәм тыпырчынмагыз, чөнки гәүдә авырлыгы астында боз сыначак (ватылачак);
    -суга башыгыз белән чуммас өчен кулларыгызны киң итеп җәегез;
    -гәүдәне горизонталь хәлгә китереп турыларга, аннан соң бозга аякны ташларга һәм әкрен генә ян белән тәгәрәп менәргә була;
    -кискен хәрәкәтләр ясамый гына, куркыныч урыннан ераккарак - килгән якка таба китәргә тырышыгыз. Яр буена җиткәч, тиз арада чишенегез, юеш киемнәрегезнең суын сыгып чыгарыгыз һәм кабат киегез, ничек булса да тиз арада торак пунктка кайтырга тырышыгыз.
    Әгәр дә Сезнең белән бәхетсезлек очрагы килеп чыккан икән, үзгезнең кайсы урында булуыгызны 01 яки 112 кәрәзле телефон номерлары буенча хәбәр итегез.
    Үзегезне куркыныч астына этәрмәгез, сак булыгыз, кагыйдәләрне онытмагыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: