Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бу көнне лаеклы каршылыйк

    Яңа Чишмә районы Бөек Җиңүнең 71 еллыгын лаеклы каршылаячак, - әлеге бәйрәмгә хәзерләнү һәм үткәрү буенча 7 апрельдә булып үткән оештыру комитеты утырышында әнә шул хакта сөйләнде. Ә хәзерләнү буенча эшләр тулы куәткә алып барыла.

    "Алар җиңү яулап кайтты" дип аталган тагын бер хәтер тактасы өчен 390 фронтовик кергән исемлек әзерләнгән, әлеге мәсьәләдә эзләнү эшләре дәвам итә. Районның барлык уку-укыту һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә патриотик чаралар үткәрелә. "Үлемсез полк" дип аталган фронтовиклар портретлары белән йөреш әзерләнә. Районда фронтовикларны һәм тыл хезмәтчәннәрен, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол калган хатыннарын хөрмәтләячәкләр. Җиңү көненә багышланган тантаналы җыелышлар, мәдәни-массакүләм чаралар һ.б. үткәрелә. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен Картлар йортында бүлмәләрне җиһазландыру буенча эшләрне дәвам итү, аларга яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру инициативасы белән Шахмай мәктәбе чыгыш ясады. Аларны районның барлык мәктәпләре һәм АҖ башкарма комитетлары хуплады.
    Утырышта, оештыру мәсьәләләреннән тыш, ветераннарга ярдәм, һәйкәлләрне саклау турында да сөйләнде.
    -Һәр ел саен, ветераннарның олы яшьтә булуларын исәпкә алып (районда алар 15әү генә), бәйрәмнең - Җиңү көненең әһәмияте арта гына бара. Бөек Җиңүнең 71 еллыгын да юбилей елындагы кебек тантаналы төстә каршылау мөһим, - дип ассызыклады район башлыгы Вячеслав Козлов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: