Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чаллы Башында авыл көне

Район торак пунктларында Авыл көннәре үткәрү гадәткә кереп бара. Узган шимбәдә Шахмай АҖ һәм “Агро-Основа“ ҖЧҖ ярдәме белән Чаллы Башы АМЙ хезмәткәрләре авылдашлары өчен бәйрәм оештырдылар.

Авыл читендә бик матур урында мәйдан ясалган һәм сәгать 10 да бәйрәм башланды. Программада җирле артистлар катнашында сәхнәләштерелгән тамаша, производство ветераннарын, гаилә парларын хөрмәтләү, төрле уеннар һәм конкурслар иде. Салкын эчемлекләр, тәм-томнар, шашлык һ.б.  сату да бик  шәп барды.
Район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык Чаллы Башы авылы халкын һәм кайткан кунакларны котлап, намуслы авыл хезмәтчәне, шушы көннәрдә лаеклы ялга чыккан Фәргат Ибраһимовка район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Җылы котлаулардан соң Шахмай АҖ башлыгы Ильяс Гаризов авылның иң матур  гаилә парына - Рәис һәм Илһамия Усмановларга  бүләк тапшырды.
“Агро-Основа“ ҖЧҖ җитәкчесе Радик Нуртдинов бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдереп, “Талир тәңкә“ ансамблендә катнашучыларга бүләкләр бирде.
Бу көнне байтак халыкны хөрмәтләделәр. Алар арасында Илшат һәм Ландыш Хисмәтуллин, Фидаил һәм Гөлфирә Гайфетдиновлар гаиләләре, хезмәт ветераны Флюр Габдуллин, Рәшит Нуруллин, Рәшит Нуриәхмәтов, Минзифа Гайфетдинова, Оркыя Сәлахова һәм башкалар бар.
Бу көнне яшь парлар Дамир һәм Эльвира Сираевлар да онытмас -  ул көнне аларның никахлары иде һәм авыл халкы яшьләрне шушы вакыйга белән котлады.
Бәйрәмдә бик кызык һәм күңелле булды. Абыйлы-энеле Илшат белән Ришат Хәмзиннар теләге булганнарны  бик матур итеп бизәлгән җигүле атларда һәм көймәдә йөрттеләр.
Җирле артистлар һәм авыл халкы мәйданда  көне буе җырлады һәм биеде, барысы да конкурсларда актив катнаштылар, аеруча да авылның дүрт урамы арасындагы конкурс бик ошады, көндез көрәштә балалар, ә кич белән зурлар чыгыш ясады. Барысына да бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм төнлә, зур салют – фейерверк белән төгәлләнде.
Азат Мусин
Башка  фоторәсемнәрне безнең novoshishminsk.ru сайтыннан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев