Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Чәчү темплары арта

    Соңгы көннәрдә җылы коры көннәр тору язгы-кыр эшләрендә барлык техникадан нәтиҗәле файдаланырга мөмкинлек бирә. Берничә хуҗалык (фермерлар Владимир Зубов, Зөфәр Нурхамәтов, Татьяна Белоглазова, Рөстәм Исхаков) иртә сабан культураларын чәчү эшләрен башкаралар.

    Хәзер һәр җирдә туңга сөрелгән җирләрдә дә, уҗым һәм күпьеллык үлән чәчүлекләрендә дым каплатып калырга, шулай ук аларны тукландырырга кирәк.
    -24 апрельгә туңга сөрелгән җирләрдә дым каплату эшләре 10 мең гектардан артык мәйданда башкарылган (барлык мәйданның 18%ы),- диде район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов. -Күпчелек хуҗалыкларда агрегатлар көйле эшли.
    Алар арасында Мария Козлова фермер хуҗалыгы да бар, монда көн саен дым каплатуда кимендә 7-8 агрегат эшли.
    -Безгә 2200 гектардан артык мәйданда сабан культуралары чәчәсе бар,- дип сөйли хуҗалык идарәчесе Александр Маратканов. - Сабан бодае 1000 гектардан артык, арпа - 800 га тирәсе, солы 300 гектардан артык мәйданны билиячәк. Хәзер шулай ук оператив төстә күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тукландыру һәм тырмалау эшләрен алып барабыз. Ягулык-майлау материаллары һәм ашламалар белән проблема юк. Тырмалау агрегатлары иртәнге сәгать 6 дан да соңламый кырда булалар, без килгәнче тәҗрибәле механизатор Михаил Барсуков эшли, ерак кырда инде берничә әйләнеш ясаган иде.
    -Бу хуҗалыкта алтынчы ел эшлим, тракторымның да (ДТ-75) сынатканы юк, һәр көнне күбрәк мәйданда дым каплатып калырга тырышам, - диде ул эшләгән шәпкә һәм тагын трактор рычагына ябышты.
    Аның механизаторлык стажына да 15 елдан артык (моңарчы "Сельхозхимия"дә куәтле К-701 тракторында эшләгән, техниканы биш бармагы кебек белә).
    Барлык агрегатлар шулай көйле эшләгәндә һәм көннәр матур торганда "Козлова М.И." игенчеләре язгы кыр эшләрен 10-12 көндә төгәлләргә җыеналар.
    Азат МУСИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: