Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Дөньяның иң гүзәл гөлләре – хатын-кызларга!

    6 мартта Яңа Чишмә РМЙ-да бик матур бәйрәм чарасы булып үтте. Анда районыбызның гүзәл затларын хөрмәтләделәр һәм "Ак розалар бәйләме" дип аталган беренче җыр әлеге кичәнең символы булды. Сәхнә түреннән шигъри юллар белән яңгыраган котлаулар һәм теләкләр күңелләргә рәхәтлек бирде.

    Көчле алкышлар астында сәхнәгә район башлыгы Вячеслав Козлов күтәрелде. Ул шул кадәрле гүзәл затларны күргәч, алдан әзерләгән сүземне дә, хәтта, оныттым, диде, шулай булса да, җыелган барлык хатын-кызлар адресына ул матур, назлы сүзләр тапты. Ә аннан соң чараның күңелле өлешенә күчте - арабыздагы иң-иңнәрне бүләкләү тантанасын башлап җибәрде.
    Вячеслав Козлов медицина өлкәсендә 35 ел эшләүче Яңа Чишмә РҮХ-нең өлкән шәфкать туташы Любовь Маланчевага "Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре" күкрәк билгесен тапшырды. Һәм шулай ук районның социаль үсешенә зур өлеш керткән түбәндәге шәхесләрне район башлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Алар: Гөлназ Нуруллина - Шахмай авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре. Гөлназ инде 5 ел шунда тырышып хезмәт куя; Илсөяр Дәүләтшина - Чаллы Башы МЙ директоры, бөтен республика буенча таныш булган "Талир тәңкә" ветераннар ансамбле, шулай ук "Тамчы" һәм "Балачак ритмнары" яшьләр хореография коллективлары җитәкчесе; Әлфия Закирова - әйбәт хатын, яраткан әни, талантлы эшмәкәр, даими рәвештә хәйриячелек белән шөгыльләнүче; Галина Соколова - "Савельев А.А." КФХ-да күп еллар намуслы хезмәт куючы; Анастасия Козлова - пенсионерлар берлеге рәисе, "Селяночка" вокаль ансамблен оештыручы. Бу коллектив үз чыгышлары белән кешеләргә шатлык өләшә, тагын яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча зур эш башкара. Бүләкләнүчеләрнең һәммәсенә чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды. Зур булмаган бик матур концерт караганнан соң бүләкләү тантанасы дәвам итте.
    Сәхнәгә районның хатын-кызлар Советы рәисе Наилә Закирова күтәрелде. "Барлык хатын-кызлар исеменнән ир-атларга шуны әйтәсем килә - шушы 8 март бәйрәме безгә бик ошый", - диде ул. Бу тануга тамашачылар алкышлар белән кушылдылар.
    (Ахыры 2 биттә)
    (Ахыры. Башы 1 биттә)
    - Бүгенге бәйрәмдә без "Ел хатын-кызы" зона конкурсында җиңгән һәм лауреат исеме алган затларыбызны да котларга телибез", - диде ул.
    "Өченче яшь героинясы" номинациясендә зона конкурсында җиңгән Рәйсә Хәлилова сәхнәгә көчле алкышлар астында күтәрелде. Аның чыгышы күпләрнең күңелен нечкәртте, азакта көчле рухлы ханым өчен шатлану хисе өстенлек алды. Кыскача гына аның язмышын искә алыйк: Тубылгы Тау авылында яшәүче Рәисә апа яшьләй ирсез кала, ялгызы биш баласын тәрбияләп, аякка бастыра. Озак еллар сәүдә системасында эшли, авыр тормышында юанычы булган гармуныннан да аерылмый. Рәйсә апа "Ак калфак" коллективының алыштыргысыз гармунчысы да, җырчысы да. Тормыш аңа сынауларны - бала хәсрәтен дә өеп-өеп бирә: башта улы белән киленен, соңрак тагын бер улын югалта. Балаларын югалту ачысы да көчле ханымның рухын сындыра алмаган, берникадәр вакыттан соң ул кабат кулларына гармунын ала.
    Зона конкурсының "Хатын-кыз лидер" номинациясендә катнашучы Яңа Чишмә гимназиясе директоры Татьяна Сырова үзенең теләктәшлек төркеме белән бергә бик матур чыгыш күрсәтте һәм лаеклы рәвештә тамашачыларның алкышларына күмелде.
    Балалар сәнгать мәктәбенең музыка укытучысы Ирина Слимованың сәхнәгә чыгуы да юкка түгел. Ул һәм балалар сәнгать мәктәбендә укып чыккан һәм укучы балалардан торган аның теләктәшлек төркеме зона конкурсының "Хатын-кыз: мәдәният һәм рухият" номинациясендә лауреат исеме алган. Ирина Слимова турында күп сөйләп тормасаң да була, аның сәхнәдән бер җырлавын ишетү дә җитә, аның моңлы тавышын меңнәр арасыннан да танырга мөмкин. Ирина белән сөйләшкән арада да аның чын-чынлап мәдәни җанлы, көчле рухлы зат икәненә инанасың.
    Наилә Закирова белән Вячеслав Козлов "Ел хатын-кызы" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләп, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырдылар, киләчәктә дә уңышлар теләделәр. Бәйрәм чарасы яраткан артистларыбызның онытылмаслык чыгышлары белән дәвам итте. Аларның исемнәрен атыйбыз: Ирина Слимова, Илсөяр Дәүләтшина, Юрий Киселев һәм Павел Сударкин, Владимир Охотников һәм Юлия Носкова, Илназ һәм Ләйсән Шәйхетдиновлар, Ирина Пучинина, Евгения Янова, Катя Белоглазова, Камилла Исхакова, шулай ук "Ак калфак" ансамбле, БСМ-нең бию төркемнәре, конферансье Максим Сальцин һәм Аня Бутина...
    Бәйрәм концерты төгәлләнде, ә тамашачы күңелендә күңелле мизгелләр әле озак сакланыр.
    -Таныш һәм таныш булмаган кешеләр өчен шулкадәр тәэсирләр һәм шатлык күптән кичергәнебез юк иде. Бәйрәмне оештыручыларга без бик тә рәхмәтле, - диләр хатын-кызлар.
    Әлеге тылсымлы чара мәдәният бүлеге начальнигы Татьяна Маланчева һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк ярдәмендә Яңа Чишмә Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән оештырылды.
    Лариса ФЕДОРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: