Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ел азагына чаклы түләргә кирәк

Бүгенге көндә пенсиягә дәүләт өстәмә финанслау Программасында Яңа Чишмә районыннан 425 кеше катнаша. Әлеге программада катнашучылардан ел саен Пенсия фондына керүче өстәмә взнослар суммасы 1 млн. сумнан артык тәшкил итә, ул ел саен дәүләт тарафыннан индексацияләнә.

РПФ бүлеге агымдагы елда взнос кертергә планлаштыручы гражданнарга моны 25 декабрьгә чаклы башкарырга киңәш итә, бу акчалар нәзакәтле мөнәсәбәттә исәпкә алынып, шәхси счетларга үз вакытында керсен өчен шулай эшләнә. РПФ бүлеге шуны да искә төшерә, 2015 елның гыйнварыннан Программага кергән кешеләр бер мәртәбә генә түләнә торган пенсия тупланмаларын алу өчен әлеге түләү буенча соңгы тапкыр мөрәҗәгать иткән вакыттан кабат бары биш елдан соң гына мөрәҗәгать итә алалар.
Пенсиянең тупланма өлешенә акчаларны ике юл белән җибәреп була: мөстәкыйль рәвештә, ягъни акчаларны ТР Дәүләт хезмәтләре порталында яисә кредит оешмасы аша Пенсия фондына күчереп, яки эш бирүче аша (бу эштә хезмәт хакыннан ирекле иминият взнослары тотып калу турында гариза язган гражданнар өчен).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев