Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ел дәвамында Фәргат Вәлиев фермер хуҗалыгы 400 тоннадан артык сөт җитештерә

    Татарстан халкы бер көндә шул чама сөт куллана. Быел да хуҗалыкта малларны кышкы араннарда асрау оешкан төстә башланып киткән

    - Бүгенгесе көндә фермада 119 баш савым сыеры бар, шуның 17-се әлегә сөт ташлаган, - дип сөйли лаборант-ветеринария хезмәткәре Любовь Ерохина. - Көн саен тулаем савым бер тоннадан артып китә, шуның 800 килограммы (4% майлылыкта) сатуга җибәрелә, димәк сөт узган елдагыдан шактый артык.
    Чынлап та, бу хуҗалыкта сөтнең сыйфаты яхшы - бөтен продукцияне КМС заводы югары сорт белән (килограммы 19 сум чамасы) кабул итә. Бу мәгълүматны без авыл хуҗалыгы идарәсеннән алдык.
    - Җәйге-көзге чорда сусыл һәм тупас азыкларны, бөртек-фуражны җитәрлек хәзерләдек. Безнең фермер хуҗалыгында барлыгы 12 кеше эшли, шуның тугызысы - терлекчелектә, - дип сүзгә кушылды КФХ башлыгы Фәргат Вәлиев.
    - Терлек караучылар, шул исәптән өч сыер савучы Петропавел Бистәсеннән. Аларны ике машина - УАЗ һәм "Газель" йөртә. Хезмәт хакларын вакытында - айга ике мәртәбә алалар, ул уртача 10-12 мең сум чыга.
    - Бу дөресме соң, - дип сыер савучылардан сорыйм.
    - Әй, без канәгать, - ди сыер савучылар Александра Петрушина белән Вера Маслова. - Фермада эшләү өчен шартлар тудырылган, көнкүреш бүлмәсе дә бар, азык белән өзеклекләр юк, хезмәт хакын вакытында түлиләр, тагын ни кирәк?
    Ферма буйлап узганда сыерларның чиста, каралган булуын сизми мөмкин түгел һәм берсенең дә мөгрәп торуын күрмәдек, димәк сыерлар тук дигән сүз.
    - 20 ноябрьгә бездә 100 сыердан 100 дән артык бозау алынды, - дип дәвам итә Любовь Ерохина. - Хәзер төп көтүлеккә берне бозаулаган таналарны кертәбез - алары 50 баштан артык. Ноябрьдә - декабрьдә тагын 30 сыерның бозаулавын көтәбез. Ә яшь терлекләр (60 баш) янәшәдә бозаулар абзарында тора.
    Ветеринария хезмәткәре буларак, ул иммун практикасы өчен колибактериоз белән тулысынча вакцинация ясалган, канга биохимик анализ терлекләрнең нормаль хәлдә булуын күрсәтте, шулай ук сыерларда туберкулез авыруы да ачыкланды, диде.
    Бу көннәрдә савым сыерлары көндез киртә абзарда гына тормый, алар күпьеллык үлән, шепкән һәм уҗым культуралары басуларында көтелә, бу исә аларның продуктлылыгына уңай йогынты ясый дигән сүз.
    - Җәйге чорда тирес чыгару өчен урнаштырылган транспортерларга, ферманың алгы якларына һәм ишекләргә - тулысынча ремонт, фермага дезинфекция ясадык һәм агарттык, - дип билгеләп үтте Фәргат Вәлиев. - Ай саен саву аппаратларын алыштырабыз, ә атна саен санитар көннәр үткәрәбез, ягъни барлык технологияне үтәргә тырышабыз һәм шуңадыр да, мөгаен, безнең сөт югары сыйфатлы. Шулай ук күршем, фермер Зөфәр Нурхамәтов белән үзебезнең фермаларга керү юлларына 1000 тоннага якын комлы-вак таш катнашмасы (ПГС) түши алдык.
    - Үзегез үк күреп торасыз, ПГСның барысы да диярлек баткаклы юлга сеңеп бетте, - дип безнең сөйләшүгә кушылды УАЗ (вахта) шоферы Виктор Петрушин.
    -Кабат зур колея барлыкка килде, район җитәкчелеге моңа игътибар итеп, юлның әлеге участогына вак таш түшәргә ярдәм итсә, начар булмас иде, - диде. Болай терлекчеләрнең кәефе күтәренке, малларны араннарда асрау чорын уңай күрсәткечләр белән чыгарлар, дигән ышаныч бар.
    Азат Мусин

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: