Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Электрон көтүче“

Екатерина Бистәсеннән берәү: "Авыл уртасында күршеләр "электрон көтүче" куйдылар. Янәшәдә генә кибет, юл: анда олысы-кечесе йөреп тора", - дип редакциягә шалтыратты.

Билгеле сәбәпләр аркасында шалтыратучы кем икәнлеген әйтмәде: гаделлек тә кирәк, авылдашлары белән дә ачылышлы буласы килми.
Без бу авылда булып, авыл җирлеге башлыгы Наталья Баранова белән очраштык.
-Бу мәсьәлә буенча 26 апрельдә бездә Үзәк урамда яшәүчеләр белән җыен үтте, "электрон көтүчеләрне" торак пункттан 1,5-2 чакрым ераклыкта урнаштыруга рөхсәт бирү турында карар кабул ителде, - диде ул. - Безнең авылда андый "көтүчеләр" бишәү. Ике очракта 3-4 хуҗа, берсендә 2 хуҗа берләшкән, икесендә берәр хуҗа МЭТ-не шулай көтә. Аларны аңларга да була, бар да эшли, 3-4 әр көн терлек көтәргә вакытлары да юк. Мин аларның хәленә керешәм, шундый "ярдәмчесез" йорт 6 лап калгандыр, аларга чират белән көтү көтәргә 3-4 көн аша эштән сорап китәргә туры килә. Башкалар тарафыннан "электрон көтүчеләр"дән зарланучылар юк, аның уңай яклары да бар: ул шәхси секторда МЭТ санын арттыру мөмкинлеге бирә. Бүгенгесе көндә авыл читендә 5 "көтүченең" дүртесе авылдан читтә, ә бусы Александр Хорьковныкы. Бу ял көннәрендә ул да авыл читенә күчереләчәк, - дип ышандырды безне авыл җирлеге башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев