Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Елга йомгак ясалды

    Чәр­шәм­бе көн­не му­ни­ци­паль ра­йон Со­ве­ты би­на­сын­да Со­вет­ның чи­рат­та­гы ХХI нче уты­ры­шы бу­лып үт­те. Уты­рыш­та 2012 ел­да аның эш­чән­ле­ге­нә йом­гак ясал­ды һәм 2013 ел­га бу­рыч­лар ку­ел­ды, ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов док­лад бе­лән чы­гыш яса­ды. Со­вет эшен­дә ТР Дәү­ләт Со­ве­ты рә­и­се Фә­рит Мө­хәм­мәт­шин кат­наш­ты һәм чы­гыш яса­ды. Со­вет уты­ры­шы баш­ла­ныр ал­дын­нан, Фә­рит...

    Чәр­шәм­бе көн­не му­ни­ци­паль ра­йон Со­ве­ты би­на­сын­да Со­вет­ның чи­рат­та­гы ХХI нче уты­ры­шы бу­лып үт­те. Уты­рыш­та 2012 ел­да аның эш­чән­ле­ге­нә йом­гак ясал­ды һәм 2013 ел­га бу­рыч­лар ку­ел­ды, ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов док­лад бе­лән чы­гыш яса­ды. Со­вет эшен­дә ТР Дәү­ләт Со­ве­ты рә­и­се Фә­рит Мө­хәм­мәт­шин кат­наш­ты һәм чы­гыш яса­ды.

    Со­вет уты­ры­шы баш­ла­ныр ал­дын­нан, Фә­рит Мө­хәм­мәт­шин ра­йон баш­лы­гы һәм баш­ка рәс­ми шә­хес­ләр бе­лән бер­гә "Сә­ла­мәт­лек сак­лау­ны мо­дер­ни­за­ци­я­ләү" прог­рам­ма­сы кы­са­ла­рын­да 7 млн. сум­лык ка­пи­таль ре­монт үт­кә­рел­гән, 2,3 млн. сум­лык җи­һаз­лар са­тып алын­ган ра­йон хас­та­ха­нә­се­нең ка­бул итү бү­ле­ген­дә бул­ды. Яңар­тып ко­рган­нан соң мон­да тү­бән­дә­ге дә­ва­лау - ди­аг­нос­ти­ка ка­би­нет­ла­ры бул­ды­рыл­ган: 2 смот­ро­вой бүл­мә, про­це­ду­ра­лар, бәй­ләү (яра) бүл­мә­се бе­лән бер­ләш­те­рел­гән шок­ка кар­шы зал, ашы­гыч яр­дәм пунк­ты, эн­дос­ко­пия ка­би­не­ты, йо­гыш­лы һәм асо­ци­аль авы­ру­лар өчен изо­ля­тор, гар­де­роб, ин­ва­лид­лар өчен бәд­рәф. Бүл­мә­ләр­не ка­рап йөр­гән­дә Дәү­ләт Со­ве­ты рә­и­се па­ци­ент­лар­дан күр­сә­те­лә тор­ган ме­ди­ци­на хез­мәт­лә­ре­нең сый­фа­ты ту­рын­да кы­зык­сын­ды, та­биб­лар һәм шәф­кать ту­таш­ла­ры бе­лән ара­лаш­ты. РҮХ­нең баш та­би­бы Ри­шат Би­ла­лов пар­ла­мент баш­лы­гы­на авы­ру­лар­ны ка­бул итү бу­ен­ча шарт­лар­ның ях­шы­руы нәтиҗәсендә ме­ди­ци­на яр­дә­ме та­гы да сый­фат­лы­рак һәм опе­ра­тив­рак (тиз­рәк) күр­сә­те­лә­чәк, дип ышан­дыр­ды. Со­вет фо­йе­сын­да баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры На­деж­да Поп­ко­ва ку­ел­ган стенд­лар бу­ен­ча эш­чән­лек­нең төр­ле юнә­леш­лә­ре бу­ен­ча ра­йон үсе­ше ди­на­ми­ка­сы ту­рын­да сөй­лә­де. Му­ни­ци­паль ра­йон Со­ве­ты уты­ры­шын­да "Тат­нефть" ААҖ ге­не­раль ди­рек­то­ры урын­ба­са­ры Ни­ко­лай Глаз­ков, ТР МК­ның хай­ван­нар дөнь­я­сын сак­лау бу­ен­ча Ида­рә на­чаль­ни­гы Дмит­рий Ива­нов, рес­пуб­ли­ка ми­нистр­лык­ла­ры һәм ве­домст­во­ла­ры вә­кил­лә­ре, ра­йон тер­ри­то­ри­я­сен­дә эш­ләү­че нефть оеш­ма­ла­ры җи­тәк­че­лә­ре, ра­йон ак­ти­вы кат­наш­ты. Вя­чес­лав Коз­лов док­ла­дын­да үт­кән ел­да ра­йон икъ­ти­са­дын­да эш­лек­ле ак­тив­лык һәм ху­җа­лык итү­че субъ­ект­лар­ның фи­нанс тот­рык­лы­лы­гы үсе­ше кү­зә­те­лүе бил­ге­ләп үтел­де. По­зи­тив фак­тор­лар ара­сын­нан ул сә­нә­гать­тә­ге уңай ди­на­ми­ка­ны, шул исәп­тә авыл ху­җа­лы­гы про­из­водст­во­сын­да да, хез­мәт хак­ла­ры­ның һәм ха­лык ке­рем­нә­ре­нең ар­ту­ын бил­ге­ләп үт­те. ТР му­ни­ци­паль бе­рәм­лек­лә­ре­нең со­ци­аль-икъ­ти­са­дый үсеш рей­тин­гы мәгъ­лү­мат­ла­ры бу­ен­ча 2012 ел­да без­нең ра­йон җан ба­шы­на җи­теш­те­рел­гән то­вар­лар һәм күр­сә­тел­гән хез­мәт­ләр кү­лә­ме бу­ен­ча рес­пуб­ли­ка­да - 3 нче урын­ны, җан ба­шы­на өс­тә­мә бәя кү­лә­ме бу­ен­ча - 2 нче, җан ба­шы­на җи­теш­те­рел­гән сөт бу­ен­ча - 3 нче, җан ба­шы­на исәп­лән­гән МЭТ са­ны бу­ен­ча 4 нче урын­ны би­ли.2012 ел нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча ра­йон­да сә­нә­гать про­из­водст­во­сы ин­дек­сы - 103,1 про­цент, үз­лә­рен­дә җи­теш­те­рел­гән тө­яп оза­тыл­ган то­вар­лар кү­лә­ме, баш­ка­рыл­ган эш­ләр һәм хез­мәт­ләр - 8017,2 мең сум тәш­кил ит­кән. Аг­рар сек­тор­да ра­йон ел­ны ярый­сы гы­на күр­сәт­кеч­ләр бе­лән тө­гәл­лә­де: бөр­тек­ле­ләр уңы­шы - гек­та­рын­нан 21,5 цент­нер, тер­лек һәм кош-корт ите - 22923 цент­нер (2011 ел дә­рә­җә­се­нә ка­ра­та 108 про­цент), 22113 тон­на сөт (2011 ел дә­рә­җә­се­нә ка­ра­та 107 про­цент) җи­теш­те­рел­гән.Исәп­лән­гән ур­та­ча ай­лык хез­мәт ха­кы (бә­я­ләү­ләр бу­ен­ча) 17717 сум тәш­кил итә. Ха­лык­ның та­би­гый ки­мүе 1000 ке­ше­гә - 30 ке­ше (2012 ел­да).Док­лад бу­ен­ча фи­кер алы­шу­да Акъ­яр АҖ баш­лы­гы Да­ни­яр Гай­нул­лин, эш­мә­кәр Алек­сей Трон­дин, РҮХ баш та­би­бы Ри­шат Би­ла­лов, фер­мер Ни­ко­лай Ско­ков кат­наш­ты. Уты­рыш­та кат­на­шу­чы­лар­ның кай­бер­лә­ре авыл то­вар җи­теш­те­рү­че­лә­ре ба­за­рын­да­гы хәл­ләр­гә ка­ра­та бор­чы­лу­ла­рын бел­дер­де­ләр. Шу­шы сек­тор­да бә­я­ләр­дә­ге зур аер­ма­лык (дис­па­ри­тет) фер­мер хез­мә­тен рен­та­бель­сез итә. Рә­сәй­нең Бө­тен­дөнья сәү­дә оеш­ма­сы­на ке­рүе дә хәл­не кат­лау­лан­ды­ра. Ту­ган хәл­ләр­дә үзе­без­нең аг­ра­рий­лар­га диң­гез аръ­я­гын­да­гы хез­мәт­тәш­лә­ре бе­лән көн­дәш­лек итү кы­ен. ТР Дәү­ләт Со­ве­ты рә­и­се дә бу бор­чы­лу­ны аң­лый. Эч­ке ре­зерв­ла­ры әй­бәт бу­ла то­рып та, тө­бәк­ләр­нең ял­гыз гы­на - фе­де­раль үзәк­тән җит­ди фи­нанс яр­дә­ме бул­мый то­рып, үзе­без­нең авыл то­вар җи­теш­те­рү­че­лә­рен сак­лап ка­лу­ла­ры авыр бу­ла­сы­на аның ши­ге юк. "Күп мил­ләт­ле Рә­сәй өчен без­гә икъ­ти­сад­ның авыл ху­җа­лы­гы сек­то­рын сак­лап ка­лыр­га ки­рәк, нәкъ ме­нә аның ар­ка­сын­да без авыл­ча тор­мыш рә­ве­шен, үзе­без­нең ха­лык тра­ди­ци­я­лә­рен, мә­дә­ни­я­ты­быз­ны сак­лап ка­ла ала­быз", - дип ас­сы­зык­ла­ды Фә­рит Мө­хәм­мәт­шин. Үз чы­гы­шын­да ул яңа­чиш­мә­ле­ләр­не, соң­гы ел­лар­да ко­ры­лык бу­лу­га ка­ра­мас­тан, мө­гез­ле эре тер­лек­ләр­нең (МЭТ), са­вым кө­тү­е­нең, дуң­гыз­лар­ның баш са­нын сак­лап ка­ла ал­ган өчен мак­та­ды. Пар­ла­мент җи­тәк­че­се му­ни­ци­паль ха­ки­ми­ят­не авыл җи­рен­дә эш­лек­ле ак­тив­лык­ны арт­ты­ру, шәх­си ху­җа­лык­лар­ны үс­те­рү бу­ен­ча җит­ди эш­ләр­гә, Ка­зан­да­гы яңа Аг­роп­ром­парк фер­мер­лар өчен ач­кан мөм­кин­лек­ләр­дән ак­тив­рак фай­да­ла­ныр­га ча­кыр­ды.Авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры­на мө­рә­җә­гать итеп, Фә­рит Мө­хәм­мәт­шин, соң­гы ара­лар­да рес­пуб­ли­ка җи­тәк­че­ле­ге ха­ки­ми­ят­нең авыл җи­рен­дә дә­рә­җә­сен арт­ты­ру­га күб­рәк игъ­ти­бар би­рә, му­ни­ци­паль ида­рә­че­ләр­гә бө­тен як­лап яр­дәм итәр­гә ты­ры­ша, дип бил­ге­ләп үт­те. Рес­пуб­ли­ка­ның бар­лык авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры шәх­сән компь­ю­тер һәм ав­тот­ранс­порт бе­лән тәэ­мин ител­гән, хез­мәт хак­ла­ры арт­ты, әй­бәт эш­лә­ү­че­лә­ре сал­лы пре­ми­я­ләр ала, ди­де ул. Ту­ла­ем, пар­ла­мент җи­тәк­че­се сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, яңа­чиш­мә­ле­ләр үсеш­тә ал­га бер адым яса­ган­нар. Ан­нан соң пар­ла­мент баш­лы­гы ал­дын­гы­лар­га рәх­мәт хат­ла­ры һәм бү­ләк­ләр тап­шыр­ды. Ра­йон су­ды рә­и­се Ра­вил За­ки­ров­ка "Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның ат­ка­зан­ган юрис­ты" ди­гән мак­тау­лы исем би­рел­де.Ра­йон баш­лы­гы урын­ба­са­ры На­и­лә За­ки­ро­ва, "Я­маш­нефть" НГ­ДУ цех на­чаль­ни­гы Ви­та­лий Оре­шин һәм фер­мер ху­җа­лы­гы баш­лы­гы Гөл­чә­чәк Әх­мәт­вә­ли­е­ва ТР Дәү­ләт Со­ве­ты рә­и­се­нең Рәх­мәт хат­ла­ры­на ия бул­ды­лар. ТР-да та­ри­хи һәм мә­дә­ни һәй­кәл­ләр­не яңар­ту бу­ен­ча Рес­пуб­ли­ка Фон­ды­ның По­пе­чи­тель­ләр Со­ве­ты рә­и­се Мин­ти­мер Шәй­ми­ев­ның Рәх­мәт хат­ла­ры КМС (СОМ) за­во­ды ди­рек­то­ры Фе­дор Бур­чин­га һәм Ар­хан­гел авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Ни­на Сер­дюк­ка тап­шы­рыл­ды. "Я­маш­нефть" НГ­ДУ һәм "Шеш­ма­ойл" ААҖ кол­лек­тив­ла­ры ра­йон баш­лы­гы­ның Мак­тау гра­мо­та­сы бе­лән бү­ләк­лән­де­ләр. Бү­ләк­лә­нү­че­ләр ара­сын­нан ра­йон су­ды рә­и­се Ра­вил За­ки­ров судь­я­лар кор­пу­сы исе­мен­нән Фә­рит Мө­хәм­мәт­шин­га ил­дә бар­ган оп­ти­маль­ләш­те­рү шарт­ла­рын­да Та­тарс­тан­да тулы вәка-ләтле суд­лар­ны сак­лап ка­лу­да фе­де­раль власть ор­ган­на­ры бе­лән ту­ры­дан-ту­ры хез­мәт­тәш­лек ит­кә­не өчен рәх­мәт сүз­лә­ре иреш­тер­де.

    Ев­ге­ний СТА­РОВ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: