Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эш урыны – гөлбакча

Табигать матурлыгына карата ваемсыз карашта булган кешенең дә куе булып үсеп утырган кычытканга түгел, ә аллы-гөлле чәчәкләр үскән аланга күзе төшә.

Әгәр  бу территория эш урыны да булса, эштән бушаган арада шуларга сокланып  карау да кешегә ял бирә (бу бигрәк тә  урак өстендә ындыр табагында эшләгәндә).
 

Ун ел элек Дания Гатауллина да нәкъ менә шулай уйлаган. “Татарстан“ (хәзер “Агро-Основа“ ҖЧҖ)  агрофирмасының Әдәмсә бүлегендә ындыр табагы мөдире булып эшләгәндә, башка эшчеләр күк, аңа да өендә сирәк булырга туры килә, бакчасына утырткан үсентеләрнең чәчәк атуын да күрми  кала, иртән чыгып китеп, төнлә генә кайтып керә. Нәкъ менә шул сәбәпле үз эш урынында гөлбакча булдырырга уйлый ул.
- Инде менә дүрт  ел Дания апа лаеклы ялда, тик без ул утырткан чәчәкләрне ташламыйбыз, карыйбыз, яңаларын да утыртабыз. Буш вакытларда без әлеге участокны яхшыртырга тырышабыз, - ди бүгенге ындыр табагы мөдире Анна  Гатауллина, - быел клумба тирәләрен төрледән-төрле төсләргә буядык. Әлеге матурлыкка хатын-кызлар гына түгел, ә ир-атлар да сөенеп туя алмый. Без ындыр табагы территориясен чүп үләннәреннән даими төстә арындырып торабыз.
Анна складлар һәм мәйданчыклар тирәсендәге чүп үләннәрен чалгы белән дә  чаба. Бүген аның хәтта чалгысы да сынган, иренең булышуын сораган. Анысы исә килгән, чалгыны ремонтлаган һәм кыен участокларны үзе чапкан.
Территорияне төзекләндерү төп эшкә комачауламый: ындыр табагы бөртек кабул  итәргә әзер, эшчеләрнең дә кәефләре күтәренке. Моңа уңайлы һава торышының да тәэсире зур.
Үз эшчәнлегебез буенча безгә авыл хуҗалыгы оешмаларындагы объектларда булырга туры килә һәм еш кына бөтенләй капма-каршы картинаны күрәбез. Кычыткан һәм әрем үскән территорияләр күңелне төшерә, сыйфатлырак эшләү теләген булдырмый. Хуҗалык җитәкчеләренә бу хакта уйланырга кирәк.

Лариса Федорова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев