Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эшкә яраксыз булуның электрон листы ни ул

Үткән елның декабреннән Яңа Чишмә районы эшкә яраксыз булуның электрон листын кертү буенча пилот проектына кертелгән (6 район арасында)

- Бу нәрсә соң һәм аның асылы нидән гыйбарәт? - әлеге сорау белән без Яңа Чишмә районы буенча Социаль иминият фонды уполномоченные Асия РАМАЗАНОВАга мөрәҗәгать иттек.
- 2017 елның 1 июленнән кәгазь больничныйлар белән беррәттән, медицина учреждениеләре эшкә яраксызлык листларын (кәгазьләрен) электрон вариантта бирә башладылар. Пилот проекты пособиеләр билгеләү һәм алу белән бәйле (проект кысаларында катгый билгеләнгән срокларда исәпләнелә һәм түләнә) чараларны башкарганда иминиятләштерелгән гражданнарның һәм иминиятләштерүчеләрнең хәлләрен яхшырту максатларында тормышка ашырыла.
Эшкә яраксыз булуның электрон листы белән эшләү бик күп көч куюны һәм эшкә яраксыз булу листларын тутырганда киткән хаталар санын шактый киметә. "Вакытлыча эшкә яраксыз булу һәм ана булу белән бәйле очракларда мәҗбүри социаль иминиятләштерү турында"гы Федераль законның 13 маддәсенә туры китереп 2017 елның 1 июленнән хезмәткәр эшкә яраксыз булуның электрон листогын алу хокукына ия, ягъни хезмәткәрнең дәвалау учреждениесенә килгәч сайлау хокукы була: эшкә яраксыз булуның ниндиен - электронмы яки кәгазь больничный листмы.
Кыскача гына эшкә яраксыз булуның электрон листлары (ЭЛН) белән эшләү механизмына тукталып үтәм. Хезмәткәр, ягъни иминиятләштерелгән шәхес авырып киткән һәм ул дәвалау учреждениесенә мөрәҗәгать итә. Табиб аннан эшкә яраксыз булу кәгазенең ниндиен алырга теләвен сорый - кәгазьдәгесенме яки электрон листмы. Әгәр дә иминиятләштерелгән шәхес ЭЛН-ны сайлый икән, медицина оешмасы аңа гаризаның типовой формадагы бланкын бирә, ул анда ЭЛН алырга һәм үзенең персональ мәгълүматларын эшкәртүгә риза булуын яза. Шулай итеп, иминиятләштерелгән кеше эшкә яраксыз булуның электрон листын (ЭЛН) алуга үзенең ризалыгын бирә. Медицина оешмасы үзенең программа белән тәэмин итүдә социаль иминият фонды (СИФ) мәгълүматларын эшкәртү үзәгендә җыелган эшкә яраксыз булу листының номерын сорый.Ягъни, СИФ эшкә яраксыз булу листына кагылышлы барлык үзгәрешләрдән дә хәбәрдар була. Кәгазь больничный лист алганда СИФ үзләренә килеп эләккәнче аны күрми. ЭЛН биргәндә без ул үтүче барлык этаплардан хәбәрдар булабыз. Дәвалау учреждениесе номерны ала һәм кәгазьдәгечә шул ук юлларны тутыра (ЛУ ОГРН исеме, номеры, стационарда булуы), шулай ук эштән азат итү турында өч юл булачак. Графа да шулай ук ябыла (эшкә керешергә, 31 код һ.б.), һәр язу табибның электрон санлы имзасы (ЭЦП) белән раслана. Пациент эш бирүчегә тапшырырга тиеш булган лист номерын гына ала. Төп максат - медицина хезмәткәренең һәм иминиятләштерелгән кешенең вакытын экономияләү, шулай ук больничный листны бозу, югалту һәм охшатып ясау мөмкинлегенә юл куймау.
Эшкә яраксыз булу листын кабул иткәндә проблема тумасын өчен оешма җитәкчелеге оешманың ЭЛН белән эшләргә әзер булуы турында үз хезмәткәрләренә хәбәр итәргә тиеш.
- Безнең районда Сез әлеге проект буенча кем белән дә булса инде эшлисезме?
- Әйе, пилот проекты әле кертелә генә, әмма без "Архангельское" КФХ, шэ Сафина Р.Г., шэ Трондин А.Н. белән эш схемасын эшләдек инде.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев