Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Эшлеклеләргә һәм җитезләргә – саву агрегатлары

    Районда дүрт баш һәм аннан да күбрәк сыер асраган шәхси хуҗалыклар 44 саву агрегатына тиенде. 16 июльдә аларны ШЯХ тотучыларга район башлыгы Вячеслав Козлов халыкның эшлекле активлыгын тикшерү буенча үткән чираттагы киңәшмәдә үзе тапшырды.

    Исегезгә төшерәбез, әле ике атна элегрәк кенә шундый аппаратларны районда 33 кеше алган иде. Киңәшмә башланганчы без аларның кайберләре белән әңгәмә кордык. Екатерина Бистәсеннән ирле-хатынлы Хорьковлар бераз сукранып та алдылар:
    -Без 9 баш МЭТ асрыйбыз, шуның дүртесе - сыерлар. 2 ай инде сөт өчен түләмәүләре начар. Безгә керем сөттән керә, башка җирдә эшләмибез. Сөт бәясе дә кимеде, кыш буена, март аенда да ул әле 16 сум иде, соңгы тапкыр 14 сумнан исәп-хисап ясадылар. Тубылгы Таудан Анна Минзагирова үзе сыер савучы, шуңа да аппарат белән эш итә белә, тик ул да сөт акчасын озаклап түләмәүләреннән зарлана. Чертуш авылыннан өлкән яшьтәге Наилә Гомәр кызы Гаризова улы Ильяс һәм килене Лариса өчен аппарат ала, аларның сыерлары 9 баш, ди. Яшьләр әти-әниләре белән бергә яшиләр, өлкәннәр дә көчләреннән килгәнчә аларга булышалар.
    Агрегатлар тапшырганчы 2014 елның 6 аенда халыкның эшлекле активлыгына анализ ясалды. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда МЭТ, дуңгызлар, сарыклар, савым сыерлары саны, халыктан сөт сатып алу, сөткә бәяләр, аның сыйфаты ничек үзгәргән, күпме ШЯХ кредиты алынган - район башлыгы урынбасары Надежда Попкова үзенең докладында шулар хакында сөйләде. Савым сыерлары 1 башка арткан (барлыгы 2192 баш), дуңгызлар - 85 (барлыгы 3507), сарыклар һәм кәҗәләр 129 башка (барлыгы 4950 баш) арткан. Кайбер авыл җирлекләрендә (Акъяр, Тубылгы Тау, Шахмай, Чабаксар) халык кредитлар алып МЭТ санын ишәйтсә дә, район буенча МЭТ саны 17 башка кимегән (1 июльгә - 5877 баш). Ни өчен кайбер АҖ-дә аны киметүгә юл куелган, АҖ башлыкларына моны тикшерәсе бар. Халык арасында сораштырудан күренгәнчә, моның сәбәбе - азыкларның кыйммәтләнүендә. Еш ишетелгән икенче җавап: "Хәзер барын да кибеттән алырга да була".
    -Районда чабылмаган участоклар байтак булуын гел күреп торам, - диде район башлыгы, - азыкны чабып түгел, ә сатып алганда һәрвакыт кыйммәткә төшә. Черемухово, Красный Октябрь, Буревестник, Екатерина АҖ-дә яшәүчеләр ШЯХ кредитларын аз алалар, МЭТ-нең һәм сыерларның баш санын киметәләр. Авылдагы терлекләрнең баш санын социаль-икътисадый торыш барометры дип атап, Вячеслав Козлов болай диде:
    -Терлек асраган авылларда барлык йортлар төзек, матур, ә терлек аз булганнарында - җимерек түбәләр, кыйшайган коймалар гына.
    Алты ай эчендә халыктан сөт сатып алу 5691 тоннадан (2013 елда) 15108 тоннага (быелгысы елга) арткан. Сәбәбе - сөткә сатып алу бәяләренең артуы, ул элекегечә артачак һәм, Вячеслав Козлов сүзләре буенча, 22 сумга кадәр җитәчәк. Бәя артуның төп таләбе - сөт югары сыйфатлы булырга тиеш. Сөт өчен исәп-хисап ясауларны тоткарлауга халыкта дәгъва бар. Мисал өчен, "Карат" СПК-га сөт тапшыручыларның күбесе май өчен дә акча алмаган әле. Әлеге мәсьәләдә КМС заводы гына халыкны уңайсыз хәлдә калдырмый, сатып алу бәяләре дә, "Карат" СПК-га караганда, бераз югары. Шушы көннәрдә завод июльнең беренче яртысына исәп-хисап ясаячак - бу максатка аңа 2 млн. сум акча күчерелгән. Шунысы сөендерә, тиздән сөт эшкәртүче заводка куәтлелеген арттыру өчен (109 млн. сумлык) гаять зур масштабтагы реконструкция ясалачак. Аңа һичшиксез "күп сөт" кирәк булачак, бу исә җирле сөт җитештерү белән шөгыльләнүчеләр өчен стимул булачак. Июньдә сатып алу бәяләре 14 сум 50 тиенгә төшсә дә, КМС заводы директоры Федор Бурчин августта арту көтелүен ышандырды.
    -Кем күбрәк түли һәм үзвакытында исәп-хисап ясый, шунда тапшырырга кирәк, - диде Вячеслав Козлов.
    Сөт саву аппаратлары күпләп Шахмай АҖ-гә китте - 19 кеше.
    Тапшырганнан соң бәхетле кешеләр - сөт саву аппаратлары алучылар белән әңгәмә дәвам итте.
    -Агрегат белән эшләгәндә эш тә, сөт тә сыйфатлырак була, - диде Чаллы Башыннан Салават Мөхлисов. -Куллар оешмас. Тиз дә эшләнә, уңайлы да, чиста да, - дип өстәде авылдашы Гөлсинә Вафина. Чертуштан Галия Хәлиуллина: - Сыер сауганда армыйбыз, утырып карап торабыз,- ди.
    Безнең таныш Хорьковлар кечкенә кызларын да үзләре белән алып килгәннәр (киңәшмә барганда ул тын да алмый утырса да, азакта: "Өйгә кайчан кайтабыз инде?" - дип кыбырсый башлады), әтисе белән әнисе шаяртып:
    -Кем белми, ул сынап карый, диләрме, өйрәнербез. Аппарат белән сыерлар да азрак тибенерләрдер, мөгаен. Алайса эсседә имчәкләре нык ярыла, кигәвен талый, сава башлагач, чыдый алмый тибенергә тотыналар... Кыскасы, вакыт та янга калачак, артык көч куясы да булмый, күгәргән җирләр дә азрак булачак, - диделәр.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: