Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Эштә активлыкны арттырырга

    Дү­шәм­бе көн­не без­нең ра­йон тер­ри­то­рии­я­сен­дә авыл хал­кы­ның эш­тә ак­тив­лы­гын арт­ты­ру, алар­ның шәх­си ху­җа­лык­ла­рын алып ба­ру­да бу­лыш­лык күр­сә­тү һәм ху­җа­лык итү­нең ке­че фор­ма­ла­рын шул исәп­тә га­и­лә фер­ма­ла­рын үс­те­рү мәсь­ә­лә­лә­ре бу­ен­ча се­ми­нар-ки­ңәш­мә бу­лып үт­те. Ан­да ТР Дәү­ләт Со­ве­ты рә­и­се Фә­рит Мө­һәм­мәт­шин, ТР Премь­ер-ми­нист­ры урын­ба­са­ры, Авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ми­нист­ры Ма­рат Әх­мә­тов һәм...

    Әле­ге ча­ра­да шу­лай ук ТР Дәү­ләт Со­ве­ты Ми­нистр­лар Ка­би­не­ты ап­па­ра­ты, ТР авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ми­нистр­лы­гы вә­кил­лә­ре, 12 ра­йон­нан баш­лык­ла­ры һәм АҖ баш­лык­ла­ры, ТР Фер­мер һәм кресть­ян ху­җа­лык­лар ас­со­ци­я­се рә­и­се Ка­ми­яр Бай­ти­ме­ров, "Рос­сель­хоз­банк", РФ Сак­лык бан­кы һәм Тат­пот­реб­со­юз вә­кил­лә­ре дә кат­наш­ты.

    Прак­тик өлеш кы­са­ла­рын­да ки­ңәш­мә­дә кат­на­шу­чы­лар Акъ­яр­да ур­наш­кан Гөл­фия Дәү­ләт­ши­на­ның га­и­лә фер­ма­сын­да бул­ды­лар һәм шул ук авыл­да яшәү­че На­ил Га­таул­лин бе­лән Әсә­дул­ла Сиб­га­тов­лар­ның шәх­си яр­дәм­че ху­җа­лык эш­чән­ле­ге бе­лән дә та­ныш­ты­лар. 28 са­вым сы­е­ры бул­ган га­и­лә фер­ма­сы прог­рес­сив тех­но­ло­гия бу­ен­ча кыс­ка срок­лар­да тө­зел­гән һәм ан­да хә­зер 30 баш сы­ер бар, өс­тә­мә 3 эш уры­ны бул­ды­рыл­ган. Ел са­ен 4000 литр­дан ар­тык сөт җи­теш­тер­гән­дә фер­мер­лар үз чы­гыш­ла­рын 3 ел эчен­дә кап­лап бу­лыр дип исәп­ли­ләр. Га­таул­лин­ның шәх­си яр­дәм­че ху­җа­лы­гын­да 8 баш МЭТ, шул исәп­тә 3 сы­ер, 25 са­рык бар, ә Сиб­га­тов ху­җа­лы­гын­да - 9 баш МЭТ, шул исәп­тә 4 сы­ер, 17 са­рык, ат. Алар та­ра­фын­нан бы­ел 10 тон­на­дан ар­тык сөт һәм 850 ки­лог­рамм ит җи­теш­те­рел­гән.

    "Ка­рат" СПК-да се­ми­нар­да кат­на­шу­чы­лар­га тер­лек ча­лу, кол­ба­са һәм ярым­фаб­ри­кат­лар җи­теш­те­рү цех­ла­ры күр­сә­тел­де, шун­да җи­теш­те­рел­гән әй­бер­ләр­нең тә­мен та­тып ка­рау мөм­кин­ле­ге дә бул­ды­рыл­ган иде.

    Ки­ңәш­мә­нең пле­нар өле­шен ачып җи­бә­реп, Фә­рит Мө­хәм­мәт­шин фи­нанс һәм мат­ди ре­сурс­лар эз­ләп, шәх­си ху­җа­лык­лар, ху­җа­лык итү һәм эш­мә­кәр­лек­нең баш­ка фор­ма­ла­ры үсе­шен тәэ­мин итеп, ха­ки­ми­ят (влас­тяь) авыл хал­кы­ның эш бе­лән тәэ­мин ите­лү мәсь­ә­лә­лә­ре бе­лән шө­гыль­лә­нә, дип бил­ге­ләп үт­те. Яңа Чиш­мә ра­йо­ны баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов җы­ел­ган ха­лык­ка сә­лам­ләү сү­зе бе­лән мө­рә­җә­гать ит­те. Ул, ра­йон, га­и­лә фер­ма­ла­рын һәм шәх­си яр­дәм­че ху­җа­лык­лар­ны үс­те­рү ту­рын­да сөй­лә­де.

    "2012 ел­да ху­җа­лык итү­нең ке­че фор­ма­ла­рын үс­те­рү бу­ен­ча эш нә­ти­җә­лә­ре һәм ки­лә­чәк­тә алар­га яр­дәм итү бу­ен­ча ча­ра­лар ту­рын­да"­гы док­лад бе­лән Ма­рат Әх­мә­тов чы­гыш яса­ды.

    Соң­гы ел­лар­да рес­пуб­ли­ка шу­шы сек­тор­ны сти­мул­лаш­ты­ру һәм яр­дәм итү­нең төр­ле ме­ха­низм­на­ры эш­лән­де, дип бил­ге­ләп үтел­де. 2012 ел­дан баш­лап "Эш баш­лау­чы фер­мер­лар­га яр­дәм итү" һәм "Га­и­лә тер­лек­че­лек фор­ма­ла­рын үс­те­рү" дип атал­ган прог­рам­ма­лар эш­ли баш­ла­ды, прог­рам­ма­ның эш­лә­вен­дә фе­де­раль ор­ган­нар да кат­на­ша, ди­ел­де. Эш баш­лау­чы фер­мер­лар­га яр­дәм итү 1 фер­мер­га грант кү­лә­ме 1,5 млн. сум­га чак­лы, га­и­лә фер­ма­ла­рын тө­зү­гә 5 млн. сум­га чак­лы тәш­кил итә.

    Рес­пуб­ли­ка ве­домст­во­сы баш­лы­гы тер­лек­че­лек­не үс­те­рү­дә, кул хез­мә­тен­нән чит­лә­шү­дә, шул ук ва­кыт­та авыл тор­мы­шын сак­лап ка­лу­да ае­рым өмет­ләр­не юга­ры тех­но­ло­ги­я­ле га­и­лә фер­ма­ла­ры тө­зү бе­лән бәй­ли. Бил­ге­ләп үтел­гән­чә, әле­ге юнә­леш­не ТР Пре­зи­ден­ты үз конт­ро­лен­дә то­та.

    Бү­ген­ге­се көн­дә рес­пуб­ли­ка­да 800 дән ар­тык га­и­лә фер­ма­сы эш­ләп ки­лә, шу­ның 383 есе - юга­ры тех­но­ло­ги­я­ле 300-дән ар­тык фер­ма тө­зе­лү ста­ди­я­сен­дә. Рес­пуб­ли­ка­да шәх­си ху­җа­лык­лар­ны тот­рык­лы үс­те­рү өчен бө­тен шарт­лар да бар, алар исә 400 мең­нән ар­тык, фер­мер ху­җа­лык­ла­рын (үз­мәш­гуль­лек бе­лән 6 мең­нән ар­тык), авыл җи­рен­дә баш­ка фор­ма эш­мә­кәр­лек­не үс­те­рү өчен шарт­лар җи­тәр­лек. Уңай үр­нәк итеп Ма­рат Әх­мә­тов без­нең ра­йон­ны тел­гә ал­ды, соң­гы ел­лар­да без­дә авыл эш­мә­кәр­ләп­рен һәм шәх­си ху­җа­лык­лар­ны үс­тер­рү эше ак­тив­рак ба­ра. "Акъ­яр авы­лын­да без күр­гән нуль­дән баш­лап­тө­зел­гән га­и­лә фер­ма­сы - бу без­нең бай­лы­гы­быз. Ан­дый ке­ше­ләр­не сак­лар­га, нәкъ шун­дый га­и­лә­ләр­гә яр­дәм итәр­гә ки­рәк", - дип ас­сы­зык­ла­ды. Авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек мин­ситр­лы­гы баш­лы­гы.

    Се­ми­нар­га йом­гак ясап, Дәү­ләт Со­ве­ты Рә­и­се Фә­рит Мө­хәм­мәт­шин та­гын бер кат Та­тарс­тан Пре­зи­ден­ты яр­дә­ме бе­лән рес­пуб­ли­ка­быз­да җир­ле үзидп­рә­ләр­не үс­те­рү мәсь­лә­лә­ре­нә җит­ди игъ­ти­бар би­ре­лә, дип ба­сым яса­ды.

    Пар­ла­мент баш­лы­гы авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­рын авыл кеө­е­лә­ре ара­сын­да аң­ла­ту эш­лә­рен ак­тив­рак алып ба­рыр­га, үз эш­лә­рен ачу яки ху­җа­лык­ла­рын ки­ңәй­тү­нең яңа мөм­кин­лек­лә­ре ту­рын­да опе­ра­тив мәгъ­лү­мат җит­ке­рер­гә, эш­сез­лек­нең үсеш яки ки­мү ди­на­ми­ка­сын ана­лиз­лар­га, МЭТ-нең баш са­ны­на төгбл исәп алып ба­рыр­га ча­кыр­ды.

    Ки­ңәш­мә аза­гын­да иң әй­бәбт авыл җир­ле­ге, иң әй­бәт шәх­си яр­дәм­че ху­җа­лык, га­и­лә фер­ма­сы һәм ко­о­пе­ра­тив кон­кур­сын­да җи­ңү­че­ләр­не бү­ләк­лә­де­ләр. Бер төр­кесм бү­ләк­лә­нү­че­ләр ара­сын­да Ле­ни­но авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Вик­тор Ве­ре­тен­ни­ков, Че­ре­му­хо­во авыл җир­ле­ге баш­лы­гы ва­зый­фа­сын баш­ка­ру­чы Еле­на Кор­не­ва һәм га­и­лә фер­ма­сы баш­лы­гы Гөл­фия Дәү­ләт­ши­на да бар иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: