Көн темасы
Эштә вак-төякләр булырга тиеш түгел
Район башлыгы Вячеслав Козлов үткәргән район штабының чираттагы утырышында уңышны урып-җыю, территорияләрне төзекләндерү һәм терлекчелектәге эш торышы карап тикшерелде.
Бөртекле культураларны урып-җыю буенча эшне һәр җирдә активлаштыру кирәклеге билгеләп үтелде. Урып-җыюда җитешсезлекләр бар: "Козлова М.И." КФХ да комбайннар басу кырыйларында чабылган ике катлы теземнәр буйлап йөриләр (аларны беренче чиратта җыеп алырга кирәк иде), "Яңа Чишмә" а/ф-ның кайбер бүлекчәләрендә игеннәрне өстән генә чабып алганнар, бу уңышның югалуына китерә.
Төзекләндерү буенча: "Оазис" кафесы һәм "Артемьева Л.Р." КФХ-ның ындыр табагында (район үзәгенә керү юлында) чүп үләннәре үсеп утыра.
Терлекчелек буенча: " Козлова М.И." КФХ-да сарыкларны һәм атларны үлән булмаган җирдә көтәләр, ә бераз читтәрәк менә дигән үләнле участоклар бар; "Яңа Чишмә" а/ф-ның Тубылгытау бүлекчәсендә сыерлар бик пычрак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев