Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

эстафета тапшырылды

Ки­чә ра­йон­га Тү­бән Ка­ма­дан Уни­вер­си­а­да-2013 уты кил­де. Ра­йон ха­ки­ми­я­те би­на­сы янын­да мәй­дан­да тан­та­на­лы оч­ра­шу бу­лып үт­те.

25 гыйн­вар­дан Вла­ди­вос­ток­та эс­та­фе­та­ның Рос­сия эта­бы баш­лан­ган. ХХVII җәй­ге Бө­тен­дөнья Сту­дент­лар уен­на­ры уты утыз­лап шә­һәр­дә бул­ган. Хә­зер ул Та­тарс­тан­да­гы бар­лык 43 му­ни­ци­паль бе­рәм­лек буй­лап уза­чак. Уни­вер­си­а­да утын сак­лау­чы­лар­ны мәй­дан­да көч­ле ал­кыш­лар һәм "У­ра" кыч­кы­рып кар­шы ал­ды­лар. Ил­наз Шәй­хет­ди­нов баш­кар­ган җыр ас­тын­да бер төр­кем ба­ла­лар һәм өл­кән­нәр ма­тур ки­ем­нәр­дән үзен­чә­лек­ле бию баш­кар­ды­лар. Кол­ба­да­гы ут фа­кел­га үр­лә­тел­де, аны бе­рен­че фа­кел йөр­тү­че, ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов ка­быз­ды. Ул яңа­чиш­мә­ле­ләр­не шу­шы ва­кый­га уңа­ен­нан җы­лы кот­ла­ды. Ан­нан эс­та­фе­та­да кат­на­шу­чы­лар ке­бек ап-ак спорт кос­тю­мы ки­гән ра­йон баш­лы­гы бе­рен­че этап­ны йө­ге­реп үт­те. Ут йөр­тү эс­та­фе­та­сы мәй­дан­нан ра­йон мә­дә­ни­ят йор­ты­на чак­лы үт­те. Фа­кел­ны 10 ке­ше оза­та бар­ды. Ара­ла­рын­да Гөл­ге­нә Ис­мә­гый­ле­ва, Ра­ил Заһ­рет­ди­нов, Ста­нис­лав Са­вель­ев, Ил­ги­зәр Са­би­ров, Валерий Кузнецов, Нина Сердюк, Ольга Лаврентьева, Рәмис Шәрифуллин да бар иде. РМЙ кар­шын­да­гы мәй­дан­да (ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Ва­лен­ти­на Се­ме­няк ут­ны шун­да алып ки­леп җит­кер­де) ут чир­ме­шән­леләр­гә тап­шы­рыл­ды. Ми­тинг­та ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Ри­нат Фә­са­хов, Хай­ван­нар дөнь­я­сын сак­лау һәм фай­да­ла­ну бу­ен­ча ида­рә на­чаль­ни­гы урын­ба­са­ры Фе­дор Бат­ков чы­гыш яса­ды­лар. Ут йөр­тү эс­та­фе­та­сы 6 июль­дә Ка­зан­да - ХХVII Бө­тен­дөнья җәй­ге Уни­вер­си­а­да ачы­лу кө­нен­дә тө­гәл­лә­нә­чәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев