Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Газ – ул товар, аның өчен вакытында һәм тулысынча түләргә кирәк

    Ай саен район халкына кулланылган газ өчен түләү квитанцияләре килә. Квитанция агымдагы ай башында санагыч күрсәткечләре буенча тутырыла, әйтик, ноябрь аенда (хәер, ай саен) халыкка шушы айда кулланган газ өчен тулысынча түләргә кирәк. Евгений СТАРОВ

    Бу газ компаниясенең үз белдеге белән эш итүе түгел, ә РФ Хөкүмәте Карары таләбе. Хәзер шундый хәл күзәтелә - район халкы кулланган газ өчен тулысынча акча түләми. Мисал өчен, октябрь аенда ике газ бүлеп бирүче станциядән алынган - тотылган газ 2,5 миллион куб.метр тәшкил иткән. "Русский Билинг" программасын япканда һәм халыктан җыелган акчага район газ хезмәте 1,3 мең куб.метр газны гына каплый, 700 мең куб.метр газ Яңа Чишмә муниципаль районының промышленность предприятиеләренә һәм коммуналь-көнкүреш объектларына китә, аерма - (разбаланс) 500 мең куб.м кала. 28 октябрьдән 31 енә чаклы НРГЭС хезмәткәрләре санагыч күрсәткечләрен язып йөргәндә кайбер абонентларның кулланган газ күләме өчен тулысынча түләмәве ачыкланган. Менә берничә мисал: Яңа Чишмәдә гр. Х. санагыч күрсәткечләре буенча түләгән, ә ай азагында 250 куб.метр газ өчен акча түләнми калган, гр. Ш. - 200 куб.м, Акбүредә гр. Н. - 284, гр. К. - 290 куб. метр газ өчен исәп-хисап ясамаган. Шулай итеп, 500 куб.метр газ (разбаланс) - район халкының акча түләми кулланган газ күләме булып чыга. Андый абонентлар ноябрь ае өчен бирелгән квитанция буенча октябрь аендагы бурычларын да түләргә тиеш булалар. Әгәр санагыч күрсәткечләре буенча гына түләсәгез, ай азагына чаклы кулланган газ өчен акча түләнми кала һәм бу бурыч булып санала. Зәңгәр ягулык безнең тормышыбызны җиңеләйтә, яшәешебездә уңайлыклар тудыра. Ул бик кирәкле "продукт", һәм ансыз калмас өчен акчаны вакытында һәм тулысынча түләргә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: