Язгы кыр эшләре барышында 54 мең гектар мәйданда дым каплатасы бар, шуның өчен тәүлеклек җитештерүчәнлеге 8200 га булган 138 тырмалау агрегаты хәзерләнгән. Шулай ук 15 мең гектар мәйданда уҗымнарны (9,1 мең га - көзге бодай, 5,9 мең га - арыш) һәм 13,6 мең га мәйданда күпьеллык үләннәрне тукландырып һәм тырмалап чыгасы.
Сабан культуралары чәчеләсе мәйдан 33 мең гектар тәшкил итәчәк. Сабан бодае 13,3 мең га, арпа - 13,5 мең га, солы - 2,3 мең га, борчак - 1,1 мең га, вика - 130, карабодай 830 гектар чәчелергә тиеш. Берьеллык үләннәр 4760, силоска чәчеләсе кукуруз 5260 га мәйдан билиячәк.
Быел районда югары маржиналь (табышлы) культуралар игеләчәк. Бөртеккә көнбагыш - 1935 га, рапс - 370, бөртеккә кукуруз - 1400, шикәр чөгендере 750 гектар мәйдан биләр дип көтелә.
Район буенча чәчү мәйданы барлыгы 75 мең гектар тәшкил итә, шул исәптән 24,2 мең гектарын азык культуралары били. 13 мең гектардан артык сөрү җирләре чиста парга калдырыла.
Чәчүдә 160 чәчкеч һәм тәүлеклек җитештерүчәнлеге 4000 гектарга якын булган югары җитештерүчәнлекле 15 чәчү комплексы эшләячәк. Культивацияләү өчен тәүлегенә 10 мең гектарга якын җитештерүчәнлекле 179 культиватор хәзерләнгән.
Эш планы буенча тырмалау һәм культивацияләү эшләре яхшы һава шартлары булганда һәм барлык агрегатлар да ватылуларсыз эшләгәндә бер атнада, ә чәчү 12 көндә башкарылырга тиеш.
Минераль ашламалар запасы (чәчү башларында) 4150 тонна тәшкил итә (шул исәптә 2000 тоннага якыны - катлаулы). Югары уңыш алу өчен тәэсир итүче матдә исәбеннән гектарына кимендә 50-60 кг ашлама кертергә кирәк, ә бездә әлегә - 34 кг гына, бу җитәрлек түгел.
Район кырларына беренчеләрдән булып "Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалы игенчеләре чыкты - агрофирманың Әдәмсә бүлекчәсендә "Роса" агрегаты белән 300 гектарда күпьеллык үләннәр һәм 50 гектарда көзге бодай тукландырылган. Хәзер башка хуҗалыклар да эшкә керешәчәк, чөнки язгы кыр эшләрен тулы куәтенә алып бару өчен һава шартлары уңай.
Азат МУСИН
Нет комментариев