1 апрельдә 2018 елда Татарстан Хөкүмәте тарафыннан субсидияләнәчәк үзара салым акчаларын түләү (кертү) срогы төгәлләнә (әлеге сроктан соң түләнгән акчалар бары тик 2019 елда гына субсидияләнәчәк). Санаулы гына көннәр калды, ә Яңа Чишмә авыл җирлегендә халыкның яртысы әле акча кертмәгән.
Хөрмәтле якташлар! Без барыбыз да авылларыбызның төзекләндерелгән, вакытында чистартылган, юллар ремонтланган һәм төзелгән, чишмәләр һәм зиратлар төзекләндерелгән булуын, су белән тәэмин итү яхшы эшләвен һ. б. телибез. Ә ни өчен соң әлеге эшкә үз өлешебезне кертергә ашыкмыйбыз?
Барысын да авыл җирлеге башкарма комитетына "аударырга" гадәтләндек. Ни өчен юллар чистартылмаган, ни өчен бусы, ни өчен тегесе эшләнмәгән, дип сорыйлар. Боларның барысы да нинди акчага эшләнә соң дип сораучы юк.
Шуны аңларга кирәк, әлегә Хөкүмәт ярдәмгә килә икән, җыелган һәр 1 сумга өстәп 4 әр сум акча бүлеп биргәндә, файдаланып калырга өлгерергә кирәк. Чөнки болар бар да яңачишмәлеләрнең үзләре өчен. Шуңа күрә район үзәгендә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәм: әгәр дә кече ватаныгызны яратасыз һәм авылыбыз төзекләндерелгән булуын телисез икән, үзара салым акчасын бүген кертергә өлгерегез.
Алексей ИВАНОВ,
Яңа Чишмә АҖ
башкарма комитеты җитәкчесе
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев