Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Җиңү көнен якынайтучыларны онытмыйк!

    9 май - Җиңү көне. Бу көнне без Ватаныбызны саклаган данлыклы улларыбыз, тыл хезмәтчәннәре, гомумән, Бөек Җиңү көнен каһарманнарча якынайткан һәркем алдында баш иябез.

    Җиңү көне - шатлыклы күз яшьләре, Россиянең һәр гаиләсе күңел түрендә кадерләп саклый торган истәлек. Безне бер йодрыкка берләштерүче, теләсә кайсы сынаулар алдында җиңелмәс итүче көч.
    "Үлемсез полк" халык акциясе буыннарны, сугышта катнашкан һәм һәлак булган туганнарыбыз турында истәлекләрне бәйләп торучы җеп булып тора. Бәйрәмдә - 9 май көнне яңачишмәлеләрне берләштергән колонна парад сафлары белән фронтовик әтиләре, бабалары, карт бабаларының фотосурәтләрен горур күтәреп, һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янына юл тотты. Шушы көнне күрә алмаган Бөек Ватан сугышы солдатлары "Үлемсез полк"та катнашкан уллары, оныклары белән бергә атлагандай тоелды.
    Хәрби техника маршы һәм Җиңү символы булган георгий тасмасы - колоннаның алдыннан барды. Беренче тукталыш "Алар Җиңү яулап кайттылар" скверы янында булды, анда "1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы чоры балаларына һәм тыл хезмәтчәннәренә" куелган һәйкәлне ачу тантанасы узды, һәйкәлне изгеләндереп, аңа һәм башка стеллаларга чәчәкләр, веноклар куелды. -Бу һәйкәл халкыбызның холкын чагылдыра: Ватаныбызга авырга туры килгәндә, аңа куркыныч янаганда олысы-кечесе аны якларга, сакларга әзер булуны күрсәтә, - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы Вячеслав Козлов. Шушы монументлар, һәйкәлләр янында без, килер буын бәйсез Ватаныбыз өчен яу кырларында ятып калган якташларыбызны искә алып, баш иярбез. Яңа Чишмә районыннан гына да фронтка 10 меңнән артык кеше киткән, шуның 6258-е яу кырларында ятып калган, хәбәрсез югалган. Бөек җиңүне тылда, авыр хезмәт белән якынайткан хатын-кызларыбыз, үсмерләр күпме? Бүгенгесе көндә районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 15 ветеран һәм 381 тыл хезмәтчәне яши.
    -Яу кырында яки тылда безнең өчен озак еллар буе көтелгән Җиңү көнен якынайтучыларны онытмабыз. Әлеге хәтер-хатирәне мәңгеләштерү өчен без барын да эшләячәкбез, ә безнең төп бурыч булып, элеккечә, өлкән буын кешеләренең тормыш шартларын яхшырту тора, - диде Вячеслав Козлов сугышта һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл янында үткән митингта.
    ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау мөрәҗәгатен ТР-да кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская укыды, фронтта һәлак булган солдат улы, ветераннар Советы рәисе Александр Скоков, Зирекле музее директоры Мидхәт Газыймов яңачишмәлеләргә үз чыгышлары белән мөрәҗәгать иттеләр.
    Район мәдәният хезмәткәрләре, район үзәге оешмалары, мәгариф учреждениеләре һәм БСМ коллективлары һәм укучылар бик матур әдәби-музыкаль композиция әзерләгәннәр, һәлак булучыларны һәм бу көнгә кадәр яши алмаучы сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Веноклар куелып, алар хөрмәтенә, Җиңү хөрмәтенә залплар биргәннән соң, барлык ветераннарны һәм митингта катнашучыларны Җиңү паркына ял итәргә чакырдылар. Бәйрәм программасында кыр кухнясыннан солдат боткасы белән сыйлау, районның халык фольклор коллективлары, ВИА чыгышлары, спорт ярышлары, сугыш елларындагы музей экспонатлары күргәзмәсе, караоке, кәгазьдән күгәрченнәр, балчыктан әйберләр ясау буенча мастер-класс, Балалар иҗат үзәгендәге әйберләр күргәзмәсе, "Җиңү корабы" акциясе өчен кәгазь кораблар җыю һәм башка бик күп нәрсәләр бар иде. Шунда ук ачык һавада, шашлык, кайнар чәй әзерләнеп, кафе палаткалары да эшләде. 9 май алдыннан район үзәгендә "Җиңү өчен бабама рәхмәт" автойөреше һәм "Онытмабыз! Горурланабыз!" велойөрешләр үтте. Бу көнне районның барлык авыл җирлекләрендә веноклар куелып, "Үлемсез полк" акциясе белән бәйрәм митинглары да булып үтте.
    Бәйрәм Җиңү паркында кичкә кадәр дәвам итте. Халык үзе яраткан җырларны тыңларга һәм дискотекада биеп күңел ачарга җыелды. Кичке сәгать 10 да һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янындагы мәйданда төнге һава Җиңү салюты залпыннан балкып торды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: