«Җиң сызганып эшкә алынсаң…»

"Яшь, тәҗрибәсез" дип әйтүләр ерак үткәннәрдә генә кала кебек, хәзер яшьләр тиз өлгерә һәм үз көннәрен үзләре күрә. Яңа Чишмәдә үз язмышын үзе төзи торган яшь кеше бар, ул - Дмитрий Суворов. Рәсми төстә ул "Суворов А.С." КФХ идарәчесе булып исәпләнә. Аңа нибары 23 яшь кенә, өйләнгән (хатыны Саша аның...
"Яшь, тәҗрибәсез" дип әйтүләр ерак үткәннәрдә генә кала кебек, хәзер яшьләр тиз өлгерә һәм үз көннәрен үзләре күрә. Яңа Чишмәдә үз язмышын үзе төзи торган яшь кеше бар, ул - Дмитрий Суворов. Рәсми төстә ул "Суворов А.С." КФХ идарәчесе булып исәпләнә. Аңа нибары 23 яшь кенә, өйләнгән (хатыны Саша аның өчен иптәш тә, көрәштәш тә, ярдәмче дә), уллары Семен үсеп килә, икенче бәбиләре тууын көтәләр. Дмитрий КамПИда 3 курсны тәмамлый.
Лариса ФЕДОРОВА
Яшүсмер чагыннан ук Дима кырда - комбайнда, тракторда, ишегалдында мал-туар арасында әтисенең олы ярдәмчесе була. Димага 18 яшь тулгач әтисе улының эшкә сәләтле, кулы ятып торуын аңлап, хуҗалык эшләрен аңа тапшыра. Эшкә Дмитрий зур энтузиазм белән алына: "Россельхозбанк"тан кредит ала һәм хуҗалыкны киңәйтү белән шөгыльләнә. Башта терлекләр өчен бина төзи, арендага җир ала, авыл хуҗалыгы машиналары сатып ала (дөрес, яңаларны түгел). Бала чактан ук техника белән таныш булгач, Дима машиналарны үзе ремонтлый, аның техникасы төзек.
500 мең сум кредит, әгәр зур эшкә алынасың икән, диңгездәге бер тамчы кебек кенә. Шуңа 700 мең сумлык тагын бер кредит ала. Шуңа өстәп абзыйсы Виктор Суворовның (Яр Чаллыда яши) финанс ярдәме дә ярап куя - акрынлап хуҗалык тагы да киңәя. 3 ел киеренке хезмәттән соң дуңгызларның баш саны 20дән 222гә, МЭТ-нең 6дан 29 га, җир 8 гектардан 185 гектарга, техникасы 2дән 5 берәмлеккә җиткән.
Төп табышы - ит һәм сөт сатудан. Савым сыерларын (әлегә алар 5 баш) әнисе Зоя Михайловна сава, әтисе Александр Семенович исә дуңгыз балаларын караша. Сезонлы кыр эшләренә читтән эшче куллар яллыйлар, бик ышанычлы егетләр эшли, быел 140 га сөрү җиренә арпа, борчак, бодай, солы, арыш чәчкәннәр, ашлама керткәннәр ( анысын Авыл хуҗалыгы идарәсе бушлай биргән), борчак орлыгы белән дә Идарә ярдәм иткән. Чәчүне 9 майга төгәлләгәннәр.
-Бүгенгесе көндә төп проблемабыз - үзебезнең ашлык саклау урыны булмау, - дип сөйли Дмитрий, - ашлык арендага алынган 2 бинада саклана, тик алар хуҗалыктан ерак, бу вакыт һәм акчаны күбрәк сарыф итүгә китерә. Бу проблеманы да Дмитрий үзенә таныш Банк аша хәл итәргә өметләнә, ул чагында инде хуҗалыкны да киңәйтергә исәбе. Максатына ирешү өчен теләге дә, көч-куәте дә җитәрлек, Дмитрийның югары производство күрсәткечләренә ирешкәне өчен район башлыгы В.М. Козлов исеменнән Мактау грамотасы һәм акчалата премия белән бүләкләнүе тагы стимул өстәгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
9 апрель 2021 - 10:54Икеайлык чорында полигон эшләячәк Төзекләндерү икеайлыгы чорында Яңа Чишмәдә каты көнкүреш калдыклары полигоны ачык булачак.11500
-
9 апрель 2021 - 09:55Ураза вакытында мәчетләр ачык булачак Изге рамазан ае башланырга бер атнадан азрак вакыт калып бара. Шул уңайдан быелгы рамазан аеның Татарстан мөселманнары өчен булган үзенчәлекләр турында матбугат очрашуында сөйләделәр.12100
-
8 апрель 2021 - 11:538 апрельгә Татарстанда COVID-19ның 19 698 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 33 яңа очрагы теркәлгән, барысы да чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 16 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 17 кеше өйдә дәвалана.15400
-
8 апрель 2021 - 11:44Яшь гаиләләргә - дәүләт ярдәме Дәүләт яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен бушлай ярдәм күрсәтә.15200
-
8 апрель 2021 - 11:39Терроризм - җәмгыятькә янау Хәзерге вакытта кешелек бик куркыныч, рәхимсез һәм мәкерле нәрсә - террорчылык белән очраша.15300
-
8 апрель 2021 - 11:30Агымдагы елның язында Яңа Чишмә районыннан 17 егетне армия сафларына чакыру планлаштырыла Медкомиссиягә 120гә якын егет чакырылган, аларның 9ы билгеләнмәгән сәбәпләр аркасында килмәгән.15400
-
8 апрель 2021 - 10:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #18 / "О" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18000
-
8 апрель 2021 - 10:01Рамазан ае башланырга берничә көн калды Агымдагы елда изге Рамазан ае 13 апрельгә туры килә, ә тәравих намазы (ай дәвамында укыла торган махсус намаз) 12 апрель кичендә мәчетләрдә укыла.15100
-
7 апрель 2021 - 14:307 апрельгә Татарстанда COVID-19ның 19 665 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 32 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се читтән кертелгән,31е чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 10 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 22 кеше өйдә дәвалана.16500
-
7 апрель 2021 - 12:10Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы: Яңа Чишмә районында апрель чаралары Гыйнвар-февраль айларында район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә 14 меңнән артык кешене колачлап 800ләп чара үткәрелгән.15700
-
7 апрель 2021 - 11:37Ел башыннан алып Яңа Чишмә районында читтән кертелгән аракы сатуның күләме арткан Ике ай эчендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан өч литр легаль булмаган хәмер әйләнештән алынган.15600
-
7 апрель 2021 - 09:56Яңа Чишмәдә күзәтүчеләр өчен укулар булып узды Агымдагы елда РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау төп сәяси вакыйга булачак.15300
-
7 апрель 2021 - 09:51Волчья Бистәсенең Үзәк урамына канализация сулары ага Авыл халкы соңгы тапкыр канализацияне февраль башында суыртып алуларын хәбәр итә.15100
-
28 май 2020 - 12:0127 майда Яңа Чишмә районының иң өлкән кешесе, Акбүре авылында яшәүче 97 яшьлек тыл хезмәтчәне Әдия Гыйният кызы Шәйхетдиновага «ТАССРның 100 еллыгы» юбилей медале тапшырылды.
-
27 май 2020 - 10:32Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан почта маркасына штамп сукты. #100летТАССР
-
9 апрель 2021 - 09:19Савымчы Наталия Еферова сөт саву буенча лидерлар рәтендәЕл башыннан бирле авыл хуҗалыгы оешмаларында «Козлова М.И.» КФХның машина белән сыер саву операторлары сөт саву буенча лидерлыкны ышанычлы тота.6900
-
8 апрель 2021 - 10:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #18 / "О" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18000
-
8 апрель 2021 - 09:47Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында техниканың чәчүгә әзерлеген тикшерделәр Район хуҗалыкларында чәчү алдыннан техниканы комиссия тикшерде15400
-
8 апрель 2021 - 11:30Агымдагы елның язында Яңа Чишмә районыннан 17 егетне армия сафларына чакыру планлаштырыла Медкомиссиягә 120гә якын егет чакырылган, аларның 9ы билгеләнмәгән сәбәпләр аркасында килмәгән.15400
-
8 апрель 2021 - 11:538 апрельгә Татарстанда COVID-19ның 19 698 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 33 яңа очрагы теркәлгән, барысы да чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 16 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 17 кеше өйдә дәвалана.15400
-
8 апрель 2021 - 11:39Терроризм - җәмгыятькә янау Хәзерге вакытта кешелек бик куркыныч, рәхимсез һәм мәкерле нәрсә - террорчылык белән очраша.15300
-
8 апрель 2021 - 11:44Яшь гаиләләргә - дәүләт ярдәме Дәүләт яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен бушлай ярдәм күрсәтә.15200
-
8 апрель 2021 - 10:01Рамазан ае башланырга берничә көн калды Агымдагы елда изге Рамазан ае 13 апрельгә туры килә, ә тәравих намазы (ай дәвамында укыла торган махсус намаз) 12 апрель кичендә мәчетләрдә укыла.15100
-
9 апрель 2021 - 09:42Язын теплица туфрагын ничек дөрес эшкәртергә? Сорауга бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавап бирде12100
-
9 апрель 2021 - 09:55Ураза вакытында мәчетләр ачык булачак Изге рамазан ае башланырга бер атнадан азрак вакыт калып бара. Шул уңайдан быелгы рамазан аеның Татарстан мөселманнары өчен булган үзенчәлекләр турында матбугат очрашуында сөйләделәр.12100
-
9 апрель 2021 - 10:54Икеайлык чорында полигон эшләячәк Төзекләндерү икеайлыгы чорында Яңа Чишмәдә каты көнкүреш калдыклары полигоны ачык булачак.11500
-
9 апрель 2021 - 09:19Савымчы Наталия Еферова сөт саву буенча лидерлар рәтендә Ел башыннан бирле авыл хуҗалыгы оешмаларында «Козлова М.И.» КФХның машина белән сыер саву операторлары сөт саву буенча лидерлыкны ышанычлы тота.6900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шешминская новь
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47633 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мусин Азат Вализанович Email: sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Адрес редакции: 423190 Республика Татарстан, с.Новошешминск, ул.Ленина, д.102.
Телефон редакции: 8(84348)2-21-46 - Руководитель филиала. 8(84348)2-23-46 - Бухгалтерия и отдел рекламы. 8(84348)2-24-32 - отдел писем
Электронная почта редакции: sheshminskaja-nov@tatmedia.com
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика