Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Җиңеп булмаслык җитешсезлек

    11 декабрьдә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия әгъзалары ашыгыч рәвештә Екатерина Бистәсенә бардылар. Аннан инде берничә көн кечкенә балалары булган (ишле гаилә) бер ананың спиртлы эчемлек эчүе турында хәбәр алынган. Комиссияне авыл җирлеге башлыгы Наталья Баранова озата барды.

    Җиде кат йозакка эленгән өйгә без хуҗабикәнең рөхсәте белән генә кердек, ул һәрбер бикне ачкан арада почта тартмасыннан коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанциясен алдык - түләнергә тиешле сумма - 7 мең сум чамасы.
    -Нигә бурычың зур? Аны түли аласыңмы соң, әллә кабат түләмәгән өчен газыңны өзәләрме? Балаларыңны нинди сынауларга дучар итүеңне аңлыйсыңмы соң? - диделәр. Тик аларга җавап ишетелмәде.
    Шешәдәш хатынын-кунагын без идән астыннан таптык, ул шунда яшеренгән, шунда гына калдырасы булган, югыйсә, комиссия әгъзаларына да, хуҗа хатынга да нинди генә әшәке сүзләр яудырмады ул.
    - Сиңа шундый җәнҗалчы хатын нәрсәгә кирәк? - дип сораганга:
    - Ямансу, - дип җавап бирде ике бала анасы.
    - Нәрсә, башка шөгылең юкмыни? Балаларыңа әкият укысаң да ярап торыр иде, - диделәр.
    Олырак ике баласына ул ана хокукыннан мәхрүм. Кунагы да балигъ булмаган кыз баланың әнисе, бу көннәрдә исә ул бигрәк тә әнисенең ярдәменә мохтаҗ. Комиссия әгъзалары тагын ике йортта булдылар, алары да уңышсыз гаилә буларак исәптә торалар икән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ике яшүсмернең әнисен ана хокукыннан мәхрүм итү турында судка материаллар җыелырга да бик мөмкин. Аның кимчелеге - алкоголь белән дус булуы һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бармау.
    ПРОФИЛАКТИКА - ПЕДАГОГЛАР ЭШЕ
    13 декабрьдә КДН-ның күчмә утырышы булып узды. Утырыш Черемухово мәктәбендә үтте. Әйтергә кирәк, хокук бозуларны булдырмау (профилактика) һәм балаларның хокукларын яклау буенча биредәге педагогларның эшен үрнәк итеп алырлык. Мәктәп завучы Ольга Горбунованың отчеты мактауга лаек.
    -Әйе, шушы тема буенча документация югары дәрәҗәдә: алты ел дәвамында балигъ булмаганнар белән эшләү буенча җыелган белешмәләр, эшләр белән папкалар байтак җыелган, бу да мөһим, тик төп эш анда түгел, - диде КДН рәисе Валентина Семеняк. Соңгы елларда бу мәктәптә хокук бозулар булмаган, укучылар актив һәм ирекле. Бу РМБ психологы Ләлә Усманова югары сыйныф укучылары белән үткәргән тест биремнәрендә дә ачык чагыла.
    РМБ мөдире Александр Еронтьев бөтен коллективның әйбәт эшләвен билгеләп үтте. -Бу мәктәпкә теләсә нинди комиссияне алып килергә мөмкин. Иң мөһиме, биредә укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә атмосфера уңай. Реконструкция таләп иткән бинада чисталык хөкем сөрә, биредә рәхәт. Полициянең участок вәкиле Илгиз Мохтаров соңгы елларда укучылар тарафыннан 71 нче Законны бозучылар булмавын билгеләп үтте, шулай да югары сыйныф укучылары белән тагын бер кат сөйләшү кирәклегенә басым ясады, соңга калып йөргән балигъ булмаганнарның бәхетсезлеккә таруларын (көчләү, кыйнау) мисал итеп китерде.
    Черемухово мәктәбеннән КДН-да исәптә нибары бер үсмер тора, инвалид булу сәбәпле ул өйдә укытыла. Аның әнисе утырышка да килмәгән, өендә дә юк. Гр.С. спиртлы эчемлекләр белән мавыга, эшләми, шундый ук эшләмәүче һәм эчүче ир туганын асрый, болар бар да туендыручысын югалту буенча ике балага бирелгән пенсия акчасына - авылда аны белмәгән кеше юк.
    -Ә инвалид улы мәктәп программасын тәмамлагач, компьютерсыз да калган, димәк, тышкы дөнья белән аралашу мөмкинлеге дә юк, - диләр мәктәп укытучылары.
    -Комиссия гражданка С.ны акчасыз калдыру, балаларына опекун билгеләү турындагы мәсьәләне күтәрәчәк, - дип сөйли КДН секретаре Наталья Мокеева.
    Лариса ФЕДОРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: