"Кулон" агрофирмасында моны яхшы аңлыйлар - тырмалауда, культивацияләүдә һәм чәчүдә барлык агрегатлар тулы куәттә эшкә җигелгән. Ике сменада эшлиләр.
Без агрофирманың баш инженеры Сергей Котов белән кырда булдык, монда куәтле "Нью-Холланд" тракторына тагылган "Флюксикойл" чәчү комплексы белән арпа чәчәләр. Штурвал артында - тәҗрибәле, 35 елга якын механизатор стажы булган Владимир Михайлов.
- "Кулон" агрофирмасында мин хуҗалык оешкан көннән бирле хезмәт куям, - диде Владимир. - Ә бу комплекс белән инде 10 нчы сезон эшлим. Эләктереп алу киңлеге 12 метр, орлык сыйдырышлылыгы 6 тонна, сменага 75-80 гектар чәчәм. Минем алмашчым - тәҗрибәле механизатор Валерий Җаббаров та шул чаклы ук чәчә.
Язгы кыр эшләрен төгәлләгәннән соң Владимир парга калдырылган кырларны эшкәртүдә, ә көзен туңга җир сөрүдә эшли.
Безгә, механизаторларга, яхшы шартлар булдырылган, - дип дәвам итә В. Михайлов. - Хезмәт хакын вакытында түлиләр һәм ул начар түгел, кайнар, тәмле төшке ашны кырга алып киләләр, безгә фәкать нәтиҗәле һәм ватылуларсыз эшләргә генә кирәк.
Быел агрофирмада 20 мең гектар мәйданда сабан культуралары чәчү планлаштырыла.
- Бүгенгесе көнгә күпьеллык үләннәр һәм көзге культуралар (8 мең га) тукландыруны төгәлләдек, көзге культуралар мәйданының яртысыннан артыгын тырмаладык, - дип сөйли Сергей Котов.
- Туңга сөрелгән җирләрне тырмалау 11 мең гектар чамасы мәйданда башкарылды, 1500 га солы, арпа, берьеллык үләннәр чәчелде.
Чәчүдә өч чәчү комплексы эшли - бер "Флюксикойл" һәм ике "Агромастер". Алар тәүлегенә 400 гектардан артык мәйданда эш башкаралар һәм алар тәҗрибәле механизаторларга ышанып тапшырылган. Красный Октябрь бүлекчәсендә чәчүне Михаил Новиков белән Сергей Муханов парлап чәчсә, Черемухово бүлекчәсендә Алексей Насейкин улы Сергей белән берьеллык үләннәр чәчү белән мәшгуль. Бу комплекслар берьюлы өч операция - культивация, чәчү һәм тыгызлау эшләрен башкарулары белән отышлы.
Агрофирмада чәчү агуланган орлыкларга үсеш регуляторы (микро һәм макроэлементлар) кушып чәчелә, алар үсемлекләргә тизрәк үсеп китәргә булышалар. Кызганычка каршы, быел ашламалар запасы узган елгы дәрәҗәдән азрак, шунлыктан аларны кертү нормасы шактый киметелгән.
- Бездә барлык тракторлар ике сменада эшләү өчен квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителгән, орлыклар һәм ягулык-майлау материаллары белән проблемалар юк, көннәр матур торса, сабан культуралары чәчүне 16-17 майга төгәлләргә ниятлибез, - дип ышандырды безне Сергей Котов.
Безгә эшләрендә уңышлар һәм игенчеләргә мул уңышка ирешәселәрен генә теләргә кала.
Нет комментариев