Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Җилдәй җитез Хатирә әби

    100 яшь­кә чак­лы җит­кән әби-ба­ба­ла­ры­быз­га зи­рәк акыл, ис­кит­кеч ях­шы хә­тер, җи­тез хә­рә­кәт ке­бек сый­фат­лар­ны сак­лау ни­чек би­ре­лә тор­ган­дыр ул, шак­ка­та­сың. Шун­дый­лар­ның бер­се­нә Ту­был­гы Тау­дан Хә­ли­ло­ва Ха­ти­рә Миңне­хан кы­зы­на 25 июнь­дә 97 яшь ту­ла­чак. Ул Хә­ли­лов­лар га­и­лә­сен­дә­ге иң карт ке­ше­ләр­нең бер­се.

    Ха­ти­рә әби улы Әс­хәт абый һәм ки­ле­не Ха­фа­за апа бе­лән бер­гә ир­кен яңа йорт­та яши. Улы бе­лән ки­ле­не­нең үз ба­ла­ла­ры юк, карт әни­лә­ре ту­рын­да кай­гыр­тып, яшь ба­ла ка­ра­ган күк тәр­би­я­ли­ләр, ка­дер­ли­ләр.

    Ха­ти­рә әби­нең бү­ген­ге көн­дә дә җи­тез һәм хә­рә­кәт­чән бу­луы яшь ча­гын­да аның ор­чык­тай бө­те­ре­леп то­ру­ын - бас­кан җир­дә ут чы­гар­ган­лы­гын, эш сө­ю­чән, ты­рыш бул­ган­лы­гын бел­гер­тә. Шу­лай бө­тер­чек ке­бек бул­мый ни хәл итә­сең, чөн­ки тор­мыш­ның авыр сы­нау­ла­ры аңа ба­ла чак­тан ук та­ныш: бик яшь­ли әни­сен югал­тып (әти­сен ул бө­тен­ләй дә бел­ми), ул ту­ган аб­за­сы га­и­лә­сен­дә (ан­да да өч ба­ла бу­ла әле) тәр­би­я­лә­нә. Шул чор­да­гы бай­так ба­ла­лар ши­кел­ле үк, кеч­ке­нә­дән кол­хоз­да эш­ли баш­лый.

    Кия­ү­гә чы­гу (1937 ел­да) та­ри­хы бик тә кы­зык­лы бу­ла аның. Әдәм­сә­дән бик чи­бәр кыз ту­рын­да аның бу­ла­чак ире Та­ли­бул­ла­га шу­шы авыл­да яшәү­че бер еге­т сөй­ли: "Фер­ма­да шул­ка­дәр җи­тез кыз эш­ли", - ди ул. Талибулла бер ки­леп кү­рү бе­лән кыз­га га­шыйк бу­ла һәм бик еш ки­леп йө­ри баш­лый, ә та­ны­шыр­га исә һа­ман да кы­ю­лы­гы җит­ми. Бер­за­ман ул төп­ле бер ни­ят­кә ки­лә: бо­рын­гы мил­ли га­дәт бу­ен­ча җик­кән ат бе­лән ки­леп, кә­ләш­не ур­лап ту­ган ягы Ту­был­гы Тау­га алып кай­та. Шул ук көн­не ул аңа мә­хәб­бә­тен бел­де­рә. Егет тә Ха­ти­рә­гә бик ошый. Өч көн­нән соң егет кыз­ның аб­за­сы­на яу­чы­лар җи­бә­рә.

    Бер-бер­сен яра­тып һәм үза­ра ки­ле­шеп алар бер­гә 44 ел яши­ләр, 3 ба­ла тәр­би­я­ләп үс­те­рә­ләр, кол­хоз­да эш­ли­ләр: Ха­ти­рә әби - төр­ле эш­ләр­дә, ә Та­ли­бул­ла­сы авыл­да бер­дән­бер ти­мер­че, үз эше­нең ос­та­сы һәм хөр­мәт­ле ке­ше бу­ла. Авыр су­гыш ел­ла­рын­да, га­и­лә­не ту­ен­ды­рыр өчен, ире са­тар өчен ки­ез итек­ләр дә ба­са (аны фронт­ка ин­ва­лид­лык бу­ен­ча ал­мый­лар). Ха­ти­рә­се аның алыш­тыр­гы­сыз яр­дәм­че­се бу­ла: са­рык йо­нын тал­кый (те­тә), әзер­лә­гән әй­бер­ләр­не ба­зар­да са­та.

    Үс­кәч, алар­ның ул­ла­ры һәм кыз­ла­ры Ра­зыя да го­мер­лә­ре буе кол­хоз­да эш­ли­ләр. 1981 ел­да Ха­ти­рә әби тол ка­ла, өч ел­дан соң олы улы Әсә­дул­ла ба­кый­лык­ка кү­чә, ә 2006 ел­да ЮТҺ-да оны­гы ха­ты­ны бе­лән һә­лак бу­ла. Ике ятим ба­ла­ны әби­лә­ре - Әсә­дул­ла­ның тол кал­ган ха­ты­ны Рәй­сә апа тәр­би­я­гә ала. Хә­ли­лов­лар га­и­лә­се ятим ба­ла­лар­ны карт әби­лә­ре бе­лән бер­гә­ләп ка­рый­лар.

    Ха­ти­рә әби са­быр, ты­ныч хо­лык­лы, күн­дәм ке­ше. Сөй­ләш­кән­дә бе­раз ша­яр­тып та ала, сә­ла­мәт зи­һен­ле, хә­те­ре дә ях­шы. Аның онык­ла­рын, онык­чык­ла­рын са­ный баш­ла­ган­да, Әс­хәт абый бе­лән Ха­фа­за апа ял­гы­шып та ал­ды­лар, ә әби исә алар­ны тө­зә­теп, бар­мак­ла­рын бө­гә-бө­гә исем­нә­ре бе­лән атап чык­ты, ә алар - 20, шу­ңа өс­тәп 5 онык­чык та бар. Алар­ның кай­бер­лә­ре ин­де үсеп җит­кән­нәр, кай­сы­ла­ры мәк­тәп­тә укый, ба­ры­сы да ди­яр­лек ата-ана­ла­ры бе­лән Ту­был­гы Тау­да яши­ләр. Аны га­и­лә­дә иң өл­кән ке­ше бу­ла­рак хөр­мәт итә­ләр, яра­та­лар, яны­на еш ки­лә­ләр, әби­лә­ре­нең ты­рыш­лы­гы һәм күр­кәм хол­кы ба­ры­сы­на да үр­нәк бу­лып то­ра. "Яшь­рәк ча­гым­да ба­ла­ла­ры­ма, онык­ла­ры­ма рә­хәт­лә­неп оек­баш­лар, би­я­ләй­ләр бәй­ли идем. Хә­зер күз­ләр кү­реп бе­тер­ми шул", - дип зар­ла­на ул. Әби та­тар­ча те­ле­ви­зи­он тап­шы­ру­лар, биг­рәк тә му­зы­каль һәм яңа­лык­лар өле­шен, ка­рый-тың­лый, мо­ның өчен хә­зер аның "те­кә" күз­ле­ге дә бар. Урыс­ча­сын да ка­рар иде, тел­не на­чар бе­лә. Ха­ти­рә әби дин­дар кар­чык: биш ва­кыт на­ма­зын кал­дыр­мый, ир­тә-кич­лә­рен до­га­лар укый.

    - Без кай­на­нам бе­лән бер тү­бә ас­тын­да 40 ел­дан ар­тык го­мер ки­че­рә­без. Ул ин­де хә­зер үз әни­ем­нән дә якын­рак. Хә­лен­нән кил­гән­чә, ми­ңа яр­дәм итә, әй­тик, мин бә­рәң­ге әр­че­сәм, ул аны юа, яки кай­на­тыр­га чәй­нек ку­еп җи­бә­рә, - дип сөй­ли Ха­фа­за апа. - Ул ин­де хә­зер авыр­лык бе­лән ге­нә йө­ри, - ди­де Әс­хәт урыс­ча­лап. Тик Ха­ти­рә әби аның сү­зен ки­ре ка­гып, көч ку­еп бул­са да, җи­тез ге­нә фо­то­га тө­шәр­гә баш­ка җир­гә кү­чеп утыр­ды, әле та­бу­рет­ка­сын да үзе алып кил­де. Ул әле кө­че бу­лу­ын шу­лай рас­ла­ды. Хо­дай куш­са, 100 яшен дә ту­ты­рыр әле.

    Яңа ел ал­дын­нан ра­йон баш­лы­гы урын­ба­са­ры На­и­лә За­ки­ро­ва Ха­ти­рә әби яны­на бү­ләк һәм кот­лау­лар иреш­те­рер­гә кил­гән. Авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Фә­рит Фәт­та­хов бе­лән бер­гә­ләп алар Ха­ти­рә Миң­не­хан кы­зы­на озын го­мер те­лә­гән­нәр.

    Озак яшә­венең се­ре дә га­ди һәм ул күп­ләр­гә үр­нәк бу­лып то­ра - ти­рә-юнь­дә­ге­ләр бе­лән ки­ле­шеп (гар­мо­ни­я­дә) яши. Мо­ңа ни­чек ире­шә ди­сез­ме? Аны бел­гән ке­ше­ләр сү­зе­нә ка­ра­ган­да, хез­мәт сө­ю­чән­ле­ге һәм са­быр­лы­гы бе­лән - се­ре ба­ры шун­да.

    Оль­га ИВА­НО­ВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: