Районда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән 1294 кеше яши, шуларның 50 се - балалар. 1 декабрьдән 10 ына кадәр инвалидлар ункөнлегендә традиция буенча аларга карата аерым игътибар күрсәтү йөзеннән чаралар оештырыла.
Үзәк китапханәләр системасы хезмәткәрләре МЙ хезмәткәрләре белән берлектә "Тирә-юньгә изгелек тарат", "Түгәрәк планетада һәр кешегә урын бар" дип аталган игелеклелек дәресләре, "Без барыбыз да төрле, тик без барыбыз да бергә" дигән музыкаль -уен программасы, "Сезгә яхшылык һәм шатлык бүләк итәбез", "Без сезгә үзебезнең җан җылысын бүләк итәбез" дип аталган концертлар үткәрәчәкләр.
Картлар йортында шашка турниры, район иҗат коллективларының концерт программасы , музыкаль- уен программасы, инвалид пенсионерлар, элек Картлар йортында эшләгән хезмәткәрләр белән очрашулар, шулай ук Картлар йортында яшәүче инвалидның фотокүргәзмәсе булып үтәчәк.
"Кайгырту" ХСХКҮ белгечләре өйгә барып бушлай социаль хезмәт күрсәтеп "Кешеләргә изгелек эшләгез" акциясе, өйләренә барып хезмәт күрсәтелүче кешеләр өчен "Грипп һәм аның профилактикасы" дигән лекция үткәрәчәк. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Кулга кул тотышыйк, дуслар!" дип аталган мәдәни - күңел ачу чарасы оештырачак. Балалар төрле уеннарга һәм конкурсларга җәлеп ителәчәк.
Балалар иҗат үзәге инвалид балалар арасында "Чиксез мөмкинлекләр дөньясы" дип аталган район фестивале үткәрәчәк. Мәгариф бүлеге мөмкинлекләре чикле балалар белән флеш-моб үткәрәчәк.
"Аҗаган" яшүсмерләр клубында шөгыльләнүчеләр мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен концерт программасы, шулай ук волонтер ярдәме күрсәтәчәк.
"Жемчужина" йөзү бассейнында мөмкинлекләре чикле балалар өчен чара үтәчәк. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында кышкы Спартакиада үткәрәчәк.
Мәшгульлек үзәге "Мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен ачык ишекләр көне" акциясе үткәрәчәк, максаты - эшкә урнашуда булышлык күрсәтү мәсьәләләре буенча мәгълүматый - консультация хезмәте күрсәтү. Хезмәткәрләр эш белән тәэмин итү хезмәте күрсәтүче хезмәтләр турында сөйләячәкләр, хезмәт законы нормаларын аңлатачаклар. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр белән аларны даими һәм вакытлыча эшкә урнаштыру мөмкинлеге буенча мониторинг үткәреләчәк, алда эшчәнлек алып бару өлкәсен сайлау өчен аларга һөнәри яктан исәп тотуда хезмәтләр күрсәтеләчәк. Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре эшкә урнашу, инвалидлар өчен билгеләнгән квота кысаларында эш урыннары бүлеп бирү яки булдыру өчен эш бирүчеләр белән үзара ярдәм итешү буенча эшне активлаштыралар. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен "вакан- сияләр буенча кайнар линия" телефоны - 2-23-43 - эшләячәк.
Халыкара инвалидлар көне мөмкинлекләре чикле бар халыкны берләштерә! Әлеге ункөнлектә алар үзләренең көчле якларын һәм иҗади сәләтләрен күрсәтә алсын өчен без барысын да эшләргә тырышырбыз.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев