Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Инвалидлар ункөнлегендәге чаралар

Декабрь башында ел саен инвалидлар ункөнлеге үткәрелә. Бу вакытта җәмәгатьчелек тарафыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр проблемаларына зур игътибар бирелә.

Ункөнлек кысаларында районның барлык торак пунктларында да сый-нигъмәт тулы өстәлләр янында, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары катнашында, инвалидлар белән очрашулар үтәчәк. Бүләкләр тапшыру өчен инвалид балалары булган гаиләләр һәм аз хәрәкәтләнүче инвалидларның өйләренә бару планлаштырыла.
Яңа Чишмә Картлар йортында "Җаныгызны җылы сүз белән җылытыйк" шәфкатьлелек рейды, шунда яшәүчеләр арасында шашка турниры, бию һәм такмаклар кичәсе, иҗади эшләр күргәзмәсе оештыру планлаштырыла.
Яңа Чишмә РҮХ белгечләре тарафыннан ялгыз яшәүче, мөмкинлекләре чикле күчереп йөртеп булмый торган кешеләрнең өйләренә бару һәм табиб каравы оештырылачак, шул исәптә күчмә бригада катнашында, "Ачык ишекләр көне" булачак, инвалидлар ункөнлеге кысаларында үткәрелә торган тантаналы һәм мәдәни-массакүләм чараларда медицина хезмәткәре дә катнашачак.
"Олимп" УСЗ да һәм "Жемчужина" бассейнында яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан инвалидлар арасында Спартакиада үткәреләчәк, бу - аларны спортка тарту, сәламәт тормыш рәвеше алып бару, шулай ук инвалидлар арасында иң яхшы спортчыларны ачыклау максатыннан.
"Кайгырту" ХСХКҮнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Игелек өчен йөрәкләрегезне ачыгыз" дип исемләнгән төркем белән үткәрелә торган дәресләргә мөмкинлекләре чикле балаларны җыялар. Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләр үз карамакларындагылар өчен акция үткәрәләр, ул "Изге гамәлләр эзеннән" дип атала, акция барышында өйгә килеп бушлай социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтеләчәк, шулай ук "Витаминлы салат" буклетлары таратачаклар, "Салкын тиюдән булган авырулар профилактикасы" темасына әңгәмә дә корачаклар.
Мәдәният бүлеге үзәк китапханә, авыл китапханәләре, БСМ катнашында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен (барлык авыл пунктларын да тартып) "Бер-беребезгә яхшы сүзне кызганмыйк" дип аталган концерт программасы, мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Балаларга шатлык бүләк ит" хәйрия акциясе, китап күргәзмәләре, балалар иҗаты эшләреннән торган күргәзмә, Мөмкинлекләре чикле кешеләр көненә багышлап крайны өйрәнү музеена тематик экскурсия планлаштырган.
Район мәктәпләрендә инвалид балалар арасында "Чиксез мөмкинлекләр дөньясы" дип исемләнгән район иҗат фестивале, "Борылып кара" дип аталган флеш-моб үтәчәк.
Үткәрелгән чаралар безнең газетабыз битләрендә яктыртылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев