Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Истә, һаман да истә

    9 декабрьдә Петропавел Бистәсе урта мәктәбендә Ватаныбыз Геройлары көненә багышланган тантаналы чара булып үтте. Бу петропавеллылар өчен аеруча әһәмиятле көн, чөнки нәкъ менә алар авылында Советлар Союзы Герое Савельев Федор Петрович туган һәм яшәгән.

    Әлеге чара тантаналы төстә һәм патриотик рухта узды: укучылар һәм өлкәннәр мемориаль тактага чәчәкләр куйдылар, ә аннан соң якташларының сугышчан батырлыгы, тыныч вакытлардагы тормышы, авылдашларының йөрәкләрендә сакланган хәтер-хатирәләр турында сөйләделәр, геройны шәхсән үзләре белгән кешеләрнең аның турында сөйләгәннәрен тыңладылар. Геройның улы Василий Савельев әлеге хәтер бәйрәменә кайта алмаган, ә менә Федор Петровичның бертуганының кызы - Соколова Мария Ивановна Бистәдә яши һәм ул үзенең герой абыйсы һәм үзенең башка туганнарының батырлыклары турында күп нәрсәләр сөйли ала.
    - Мин 1948 елда тудым, әтием Иван һәм абыем Федорның ничек фронтка китүләрен әнием һәм әбием сөйләгән сүзләр буенча гына хәтерлим. Сугыш барган елларда без энем Слава белән алар тәрбиясендә калдык...
    Мария Ивановна сугыш китергән кайгылар турында сөйләвен дәвам итте:
    - Федор Петрович бөтен сугышны геройларча узып, Җиңү көне алдыннан беренче мәртәбә яраланган. Ә әтине исә яралануның катысы да, җиңеле дә читләтеп үтми. Соңгы яралануы аны аяксыз калдыра һәм 1945 елның ахырында ул өенә әйләнеп кайта. Әмма үпкәсенә эләккән элеккеге яралары үзен сиздерә башлый һәм 1947 елның октябрендә ул вафат була. Шушы ике ел эчендә безнең гаиләдә сеңелебез Раиса туа. Һәм без кабат, бу юлысы инде өчәү, әтисез калдык, әмма Федя абый, булдыра алганча, булышып торды, безгә дә укуда ярдәм итте. Үзенең әтисенә охшаган Славикны барыбыздан да күбрәк ярата иде.
    -Сезнең һәм туганнарыгызның алдагы язмышы ничегрәк булды?
    - 7 сыйныфтан соң мин укуымны дәвам итәргә теләдем, тик әни: "Кызым, син зур үсәрсең, кияүгә чыгарсың, гаиләңне ирең тәэмин итеп торыр, ә менә энеңә укырга кирәк, чөнки гаилә - ир-ат җилкәсендә", - диде. Һәм мин колхозга эшкә киттем, ә Вячеслав укыды, эшләде һәм армиядә хезмәт итте. Мәскәүдә яши - ул КГБ-ның элеккеге хезмәткәре. Рая хәрби кешегә кияүгә чыкты һәм аның белән төрле шәһәрләрдә яшәде, хәзер Питерда яши. Ә мин яхшы кешегә, Петрга кияүгә чыктым, ул безнең авылныкы, аның әтисе Иван Соколов та Бөек Ватан сугышында катнашкан, ул да сугыштан гарип булып- бер күзен калдырып кайткан. Иван Николаевич киң күңелле кеше иде, без 27 ел бер гаилә булып яшәдек. Каенатам һәм каенанам безнең өч балабызны тәрбияләп үстерергә ярдәм иттеләр. Туган илебезне фашист илбасарларыннан саклаучылар һәм тыныч шартларда нинди генә хәлләрдә дә кеше булып кала белүчеләр турында Мария Ивановна, барысын да бертигез күреп, сокланып сөйләде (аның өчен барысы да - герой). Аның өстәлендә иконалар тора, якын кешеләренең иске фоторәсемнәре ята.
    - Һәр көнне алар өчен өйдә догалар укыйм, чиркәүгә дә еш барам. Шәм кабызып куеп, Ходайдан бар кешеләргә дә - исәнлек, ил-көннәребезгә - тынычлык, үлгәннәргә оҗмах түрләре насыйп ит, дип сорыйм, - ди Мария Ивановна. Шул сүзләренә бәйләп, ул тормыш иптәше турында сөйләргә тотынды.
    - Минем ирем бик гади, эшчән кеше иде. Гаиләсе өчен җан атып яшәде. Бик нык авырды - ике инфаркт, ике инсульт кичерсә дә, эшләвен дәвам итте. Авыруы тагы да көйчәйгәч, хастаханәгә илттек. Табиблар бик озак дәвалады, "Яшәвенә өмет юк, өегезгә алып кайтыгыз, аның бары 14 көн гомере калган", - диделәр. Табиблар шулай дисә дә, тормыш иптәшем әле тагын 14 ел яшәде. "Өйдә диварлар да булыша шул", дигән иде ул. Ике ел элек вафат булды. Язмыштан узмыш юк диләр, ул бар авырлыкларны да үткәрә белде. Минем өчен ирем герой. Герой булып тумыйлар, бу дөньяда һәркем герой була ала.
    - Мария Ивановна, Сезнең өчен бу - Ватаныбыз Геройлары көне нәрсә аңлата?
    - Бу Герой дип танылган барлык кешеләр алдында ил белән баш ию өчен тагын бер мөмкинлек дип уйлыйм.
    Россиянең истәлекле көне - Ватаныбыз Геройлары көне сезнең өчен нинди әһәмияткә ия?
    Әлеге сорауга җавапларыгызны газетабызның novoshishminsk.ru сайтында калдыра аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: