Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Капитан Ерашовның туганнарын эзлиләр

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музеена һәлак булган яисә хәбәрсез югалган берәр конкрет солдатны эзләү, аңлатуны үтенеп, күп санлы мөрәҗәгатьләр килә, дип язган редакциягә музей директоры Мидхәт Газыймов. -Әгәр дә без бу эшләрне үзебез генә башкарып чыга алмасак, ярдәм сорап Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы...

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музеена һәлак булган яисә хәбәрсез югалган берәр конкрет солдатны эзләү, аңлатуны үтенеп, күп санлы мөрәҗәгатьләр килә, дип язган редакциягә музей директоры Мидхәт Газыймов.

    -Әгәр дә без бу эшләрне үзебез генә башкарып чыга алмасак, ярдәм сорап Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепановка мөрәҗәгать итәбез. Ул һәрчак ярдәм итәргә әзер һәм булыша да,- дип яза ул.
    Мисал өчен, 2015 елның мартында музей Ижевск шәһәреннән Андреевка авылында туып үскән Александр Петров җибәргән Андреевка, Аверьяновка, Лебедка һәм Сахарный торак пунктларыннан сугышка киткән, һәлак булган һәм исән-сау әйләнеп кайтучыларның (188) исемлеге белән эш алып барды. Ул, йөрәк кушуы буенча, үзлегеннән үзенең якташларын эзләү белән шөгыльләнә. Шушы көннәрдә аннан яңа, 231 кешедән торган өстәмә исемлек алдык. Аның максаты - исемнәрен, фамилияләрен язып, һәйкәл (обелиск) такталарына булса да кертү.
    2013 елдан башлап без Тубылгы Тау авылыннан 1907 елда туган Фатыйх Вәлиев язмышын ачыклау белән шөгыльләндек (улы Габдрәшит үтенече буенча).
    Шушы көннәрдә эзләнү эшләре алып баручы Яшел Үзәннән Рахимулла Гарифуллин тагын бер тапкыр музейга "Мемориал" ОБД сайтыннан алынган капитан Василий Иванович Ерашовка бәһасез документлар җибәргән. Капитан В.И. Ерашов 1923 елда туган, РККАга 1942 елның 25 августыннан Аксубай РХК тарафыннан чакырылган, мәгълүматлар базасында язылган номеры 1268432836. Туган урыны итеп Яңа Чишмә районының Чабаксар авылы күрсәтелгән.
    Кызганычка каршы, ул безнең районның бер генә китабына да һәм Аксубай районының "Хәтер" китабына да кертелмәгән. Һәм әлегә капитанның сугыштан соңгы язмышы турында безгә берни дә билгеле түгел.
    Аның бүләкләү кәгазьләре буенча без түбәндәгеләрне белдек: капитан 1943 елда коммунист булган, 1942 елның августыннан Сталинград, Көньяк, 4 нче һәм 3 нче Украина, 1 нче Белоруссия фронтларында 248 нче Одесса Кызыл Байраклы укчылар дивизиясенең 902 нче укчылар полкының укчылар ротасы командиры булган.
    Геройларча, кыю көрәшкән, бу хакта аның югары офицер бүләкләре дә дәлилли. Мисал өчен, 1944 елның 18 августында Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән; 1945 елның 5 мартында 5 нче Удар армия белән җитәкчелек итүче (командующий) генерал-лейтенант Берзарин әмере белән Сугышчан Кызыл Байрак орденына лаек булган; 1945 елның 30 маенда 1 нче Белоруссия фронты командующие әмере буенча III дәрәҗә Суворов ордены белән бүләкләнгән; 1945 елның 19 маенда 902 нче укчылар полкы командиры Советлар Союзы Герое подполковник Ленев тарафыннан Ленин орденына тәкъдим ителгән булган, әмма 1945 елның 16 июнендә икенче мәртәбә III дәрәҗә Суворов ордены белән бүләкләнгән.
    Менә аның соңгы хөкүмәт бүләгенә лаек булган шәхси батырлыгы турындагы язма.
    "Берлин өчен барган көрәшләрдә капитан Ерашов, батырлык һәм кыюлык күрсәтеп, искиткеч кыю һәм тәвәккәл эш итә. 27 апрельдә Риттер-штрасс урамы өчен барган сугышларда аның ротасы дошман пулеметы һәм фауст утлары астында беренчеләрдән булып урамны үтеп чыга һәм, сугыш башлап, 23 немец солдатын һәм офицерын юк итә. Ул шәхсән үз коралыннан ут ачып һәм гранаталары белән дошман пулеметын һәм 8 немец солдатын юк итә. 29 апрельдә Вильгельм-штрасс урамы өчен барган сугышларда дошман автоматчылары һәм снайперлар көчле ут ачып, хәрәкәт итү юлына аркылы төшәләр. Капитан Ерашов оста эш итеп, дошманга тылдан кинәт көчле һөҗүм ясый. Дошман аптырашта кала, як-якка бәргәләнеп, капитан ротасы утыннан югалтуларга дучар була. Үзенең оста, кыю эш итә белүе белән капитан Ерашов бөтен батальонга урамны үтеп чыгу мөмкинлеге тудыра. Бу сугышта рота 42 немец солдатын һәм дошманның 5 пулеметын юк итә. Соңрак шул ук көнне Вильгельм-штрасс урамы өчен көрәштә капитан Ерашов дошман тылына үтеп керү һәм аннан һөҗүм итү бурычы ала. Төнге караңгылыкта, җимерелгән йортлар буйлап һәм дошман уты астында ул ротаны югалтуларсыз алып чыга һәм таң атканда, "Ура" кычкырып, атакага күтәрә. Фашистлар паникага бирелеп, урамнарда мәетләр калдырып, качалар.
    Капитан Ерашов тарафыннан куелган бурыч менә дигән итеп үтәлә. Әлеге көрәштә рота 32 немец солдатын юк итә. Ул шәхсән үзе дошманның ике пулеметын һәм 12 немец солдатын юк итә".
    Рус һәм Чуаш Чабаксары авылларында һәлак булучылар һәм сугыштан әйләнеп кайтучылар арасында Ерашов фамилияле кешеләр байтак.
    Бәлки, мәкаләне укыганнан соң, сугышчан орденнар кавалеры, Ватанны куркусыз саклаган капитан Ерашовның туганнары һәм якыннары табылыр. Ул да безнең якташларыбыз - яңачишмәлеләр арасында үзенең лаеклы урынын алсын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: