Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кайбер мәктәпләрдә булдык

    Бала көннең яртысын диярлек мәктәптә үткәрә, шөгыльләнә, хәрәкәтләнә, борчыла - боларның барысы да тулы кыйммәтле туклану таләп итә. -Сезнең балагыз укыган мәктәп ашханәсендә бар да тәртиптәме? Уку көне дәвамында ул тулы кыйммәтле, файдалы һәм тәмле азык белән тәэмин ителгәнлегенә инанасызмы? Шундый сорауларны без укучыларның әти-әниләренә бирдек. Ольга Храмышева: - Минем...

    Бала көннең яртысын диярлек мәктәптә үткәрә, шөгыльләнә, хәрәкәтләнә, борчыла - боларның барысы да тулы кыйммәтле туклану таләп итә.
    -Сезнең балагыз укыган мәктәп ашханәсендә бар да тәртиптәме? Уку көне дәвамында ул тулы кыйммәтле, файдалы һәм тәмле азык белән тәэмин ителгәнлегенә инанасызмы? Шундый сорауларны без укучыларның әти-әниләренә бирдек.
    Ольга Храмышева:
    - Минем кызым гимназиядә укый. Мәктәп ашханәсендә аларны икенче тәнәфестә генә ашаталар, тик аны иртән ашарга мәҗбүр итеп булмый. "Мин мәктәптә ашыйм", - ди ул. Димәк, анда тәмле һәм туклыклы ашаталардыр.
    Бу фикер белән шул ук гимназиядә 4 сыйныфта укучы малайның әнисе Светлана Банцырева да килешә, "Мәктәп ашханәсендә улым ике тапкыр ашый, чөнки озайтылган көн төркеменә йөри, ә өйгә кайткач, кичке ашка чаклы чәй генә эчә".
    Без Красный Октябрь һәм Екатерина Бистәсе мәктәпләрендә булдык. Анда: "Сезгә мәктәп ашханәләрендә иртәнге ашлар ошыймы?" - дигән сорауга, балалар: "Әйе, бик ошый," - дип җавап бирделәр. Әлеге мәктәпләрдә озайтылган көн төркеменә йөрүче балалардан кала имтиханнарга әзерләнүче сыйныф укучылары да ике тапкыр тукланалар. Укучыларның күпчелеге өйләренә кайтып китмиләр, ә консультацияләргә калалар. Шуңа күрә бу көннәргә пешекчеләргә төшке ашка заказлар бирәләр. Укучылар тук булса, белемне яхшырак үзләштерәләр.
    -Мәктәптә туклануга ташламалар бармы соң? - дип сорадык без мәктәптә туклану буенча белгечтән.Ирина Вәлиева хәбәр иткәнчә, мәктәптә укучы һәр балага, гаилә хәле торышына бәйсез рәвештә, көн саен 5 сум 80 тиен күләмендә субсидия бүлеп бирелә. Аз тәэмин ителгән гаилә балаларына һәм инвалид балаларга исә ташламалар халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге тарафыннан бирелә. Әти-әниләргә анда гариза язып мөрәҗәгать итәргә була.
    Өч бала әнисе С. (исемен әйтмәскә кушты) шундый ташламадан файдалана. "Балаларымның берсе өчен генә тулы күләмдә түлим,икенчесе өчен бөтенләй түләмим, өченче балам өйдә генә укый, ә ул башлангыч сыйныф укучысы булганга, 5 сум 80 тиен акчаны коры паек сыйфатында, ягъни ярмалар, печенье һ.б. белән кире кайтаралар", - ди.
    Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе ашханәсе пешекчесе Эльвира Хассарова социаль ташламага ия булган укучылар, башка укучылар кебек үк, тулы кыйммәтле туклану алалар, дип әйтте безгә.
    Балалар туклануын оештырудагы төп принциплар турында без Яңа Чишмә урта мәктәбе ашханәсендә өлкән (баш) пешекче булып эшләүче Светлана Шерстобитовадан сөйләвен үтендек.
    -Ике атнага меню һәм әзер ризыкларның технологик картасын төзегәндә без азыкны аралаштырып бирүне күздә тотабыз (ягъни ярмалы ризыкларны яшелчә, балык һәм ит белән чиратлаштырып). Әлбәттә, катлаулы гарнирлар да кулланабыз һәм хәтта продуктлар сайлаганда ел сезонын да исәпкә алабыз. Көн саен ике тапкыр ашатуда итле һәм балык ризыклары була, сөтле ризыклар, үсемлек мае, ак май, ипи, ипи-күмәч, яшелчә, җиләк-җимеш тә бирәбез. Рационда берүк төрле ризыклар яки кулинария ризыклары һич кенә дә кулланмыйбыз. Иртәнге ашка балалар фритюрда хәзерләнгән ит белән коймак яки бәрәңге булса яратып ашарлар иде дә, тик балалар өчен андый ризыклар тыела. Һәр мәктәп ашханәсендә меню төзү методикасы үтәлергә тиеш дип уйлыйм, бездә бу яктан бик катгый, - дип ышандыра ул.
    Чынлыкта моның шулай булуын ачыклау өчен без район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк, РМБ мөдире Александр Еронтьев һәм мәктәптә туклану буенча белгеч Ирина Вәлиева белән кайбер мәктәпләрдә булдык.
    Бер ашханәдә без суганлы, үсемлек мае белән бирелгән яшел помидор салатына кагылып караучы да булмавын абайладык. Ә классларда укучыларның остазлары бу төр ризыкның файдалы булуы турында әйтергә дә онытканнар, күрәмсең. Гимназия укытучылары исә балаларның туклануын ныклы контрольдә тоталар. Моның өстенә балаларның туклануы турында ата-аналар өчен дә көн саен мәгълүмат бирелгән. Беренче карашка мәктәп укучыларының тулы кыйммәтле ризыклар белән туклануын тәэмин итү таләпләре бөтен җирдә дә үтәлә кебек. Кайдадыр үзгә икән, безгә языгыз, яки газетабыз сайтында (novoshishminsk.ru) белдерү калдырыгыз. Беррәттән рейд барышында төшерелгән башка фоторәсемнәрне дә карый аласыз.
    Лариса ФЕДОРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: