Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кайдадыр -үсештә, ә кайдадыр...

    Үткән атна ахырында Советның утырышлар залында 2013 елда халыктан сөт сатып алу мәсьәләләре буенча авыл җирлекләре башлыклары һәм сөт җыючылар белән киңәшмә уздырылды. Киңәшмәне район башлыгы урынбасары Наилә Закирова үткәрде.

    Үзенең чыгышында ул халыктан сөт сатып алу буенча эшләргә җентекле анализ ясады, слайдларда һәм диаграммаларда авыл җирлекләре биләгән урыннар күрсәтелде.
    Бүгенгесе көндә районның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 2179 баш сыер исәпләнә, үткән елда 4300 тоннадан артык сөт сатып алынган, бу 2013 елда тулаем сатылган сөтнең 20 процентын тәшкил итә. Бер баш сыердан якынча 2000 килограмм продукция сатылган, бу да шулай ук 2013 ел дәрәҗәсеннән югары. Шунысы сөендерә, продукцияне сатып алу бәяләре сизелерлек арткан һәм 1 кг өчен 18 сум тәшкил итә. Тулаем алганда үткән елда сөт сатудан халык 62,5 млн. сум акча алган, бу 2012 ел дәрәҗәсеннән 18,8 млн. сумга күбрәк (2013 елда 1 кг сөтнең уртача бәясе - 14,2 сум).
    100 йортка сыерларның баш саны турында сөйләгәндә, халыкның эштә активлыгын арттыру белән ныклап шөгыльләнгән җирдә нәтиҗәләр дә яхшы булуы билгеләп үтелде. Акъяр һәм Шахмай авыл җирлекләре елдан-ел үз күрсәткечләрен яхшырталар, Тубылгы Тау һәм Чуаш Чабаксарында уңай динамика күзәтелә. Әлеге җирлекләрдә МЭТ саны болай да югары. Әдәмсә, Екатерина, Черемухово, Петропавел Бистәләрендә һәм Красный Октябрьдә алга китеш бар, ә калганнарында терлек саны ел саен кими бара, бигрәк тә Акбүредә.
    ШЯХ кредитлары алу мәсьәләләренә анализ ясаганда, Наилә Закирова безнең районның 100 йортка кредитлар саны буенча уртача республика күрсәткече дәрәҗәсенә әле җитмәвен билгеләп үтте (бездә 32, республика буенча -39). Шул ук Акъяр, Тубылгы Тау, Шахмай һәм Чуаш Чабаксарында күрсәткечләр уртача район күрсәткеченнән югары, Черемухово, Волчья Бистәләрендә, Красный Октябрьдә әлеге мәсьәләдә бик тә начар эшлиләр, 100 йортка нибары 13-20 кредит кына.
    - Дәүләтнең акча бүлеп бирүе хакында инде бер генә мәртәбә әйтелмәде, безнең бурыч - үзвакытында һәм максималь күләмдә аларны үзләштерү, - дип искәрде чыгыш ясаучы. - Ә моның өчен халык белән һәр көнне аңлату эшләре алып барырга һәм үзең үрнәк күрсәтү кирәк.
    КМС заводы директоры Федор Бурчин 2013 елда сөт сатып алу нәтиҗәләре турындагы информация белән чыгыш ясады. Ул бәяләрнең саллы булуын һәм исәп-хисап үзвакытында башкарылуын җиткерде (хәтта сөт җыючыларга алдан ук аванс бирәләр).
    Шәхси хуҗалыклардагы терлекләргә хезмәт күрсәтү буенча ветстанция эше турында районның баш ветеринария табибы Рәфис Хәбибуллин хәбәр итте. Ветеринария табиблары авылларга беркетелгән, тик кайчакларда соңга калу яки фикерләр төрлелеге булгалый, боларны хәл итәргә кирәк.
    Киңәшмәдә ясалма орлыкландыру пунктларының бик тә начар (сүлпән) эшләве билгеләп үтелде (бу эш өчен белгеч Хәлим Гыйззәтуллин җавап бирә). "Бюджет акчаларына сатып алынган кыйммәтле җиһазлар еш кына тик тора, орлыкландыручылар тиешенчә эшләми", - диде Наилә Закирова. - Халык әлегә ясалма орлыкландыруның файдасын аңламый һәм хуҗалыклар үзләре асраган үгезләр белән сыерларны каплатуны дәвам итәләр, нәтиҗәдә продуктлылыгы аз булган бозаулар туа.
    Киңәшмә ахырында иң яхшы сөт тапшыручылар һәм сөт җыючыларны истәлекле бүләкләр белән билгеләп үттеләр. Чуаш Чабаксарыннан Петр Петров бер ел эчендә 27 тоннадан артык сөт саткан һәм гаилә бюджетын тулыландырган - 340 мең сум акча эшләгән, Акъярдан Рөстәм Галимов - 25 тонна (330 мең сумлык), Чаллы Башыннан Гаяз Мөхлисов 311 мең сум табыш алган.
    Наилә Закирова күп сөт тапшыручыларга, ә Федор Бурчин иң әйбәт сөт җыючыларга, авыл җирлегендә сөт җыю эшендә актив ярдәм күрсәткән өчен Акъяр АҖ башлыгы Данияр Гайнуллинга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
    Азат МУСИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: