Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Күңеле киң аның

    Яңа Чиш­мә­дә яшәү­че Ан­на Анд­ре­ев­на Ни­ко­но­ва ин­де бай­так ел­лар­дан бир­ле үз яшен яшер­ми: 14 июль­дә аңа 90 яшь ту­ла­. Үзе­нең озын тор­мыш юлын Ан­на Анд­ре­ев­на Яңа Чиш­мә авы­лы һәм шун­да яшәү­че ха­лык бе­лән бәй­ли. "Мон­да ха­лык бик ях­шы, җи­ре уң­ды­рыш­лы, көч би­рә. Мин үз авы­лым­ны яра­там, мон­да мин үз ирем­не...

    Ан­на Анд­ре­ев­на Ни­ко­но­ва­ны ра­йон үзә­ген­дә бел­мә­гән ке­ше юк­тыр, мө­га­ен.

    Яңа Чиш­мә мәк­тә­бен­дә си­гез сый­ныф тә­мам­ла­гач, Ан­на дус кы­зы бе­лән Уфа­га бух­гал­тер­лык­ка укыр­га ки­тә. Ил өчен сә­я­си һәм икъ­ти­са­ди як­тан җи­ңел бул­ма­ган 1938 нче ел­лар бу­ла бу. Кыз­лар­га сти­пен­дия тү­ләү­дән баш тар­та­лар, ди­мәк яшәү һәм укыр өчен мөм­кин­лек тә юк ди­гән сүз. Алар яңа­дан өй­лә­ре­нә әй­лә­неп кай­та­лар, әм­ма уку мөм­кин­ле­ге бул­ма­ган бел­геч­лек бу­ен­ча Ан­на­га үз авы­лын­да эш тәкъ­дим итә­ләр. Ул хә­зер­ләү­ләр ми­нистр­лы­гын­нан са­лым хез­мәт­кә­ре бу­лып эш­ли баш­лый. Еш кы­на һәр йорт са­ен йө­реп, азык-тө­лек­ тап­шы­ру бу­ен­ча (сөт, бөр­тек, бә­рәң­ге, йон һ.б. бик күп нәр­сә­ләр­не - авыл хал­кы­ның йор­тын­да нәр­сә­се бар, зар­лан­са­лар да, шу­ны дәү­ләт­кә соң­гы­сы­на ка­дәр бир­гән­нәр) ха­лык­ка не­до­им­ка­лар турында хәбәр итәргә ту­ры кил­гән. Ан­на һәр­кай­сы бе­лән ита­гать­ле һәм йом­шак итеп сөй­лә­шер­гә ты­рыш­кан, шу­ның өчен дә аны хөр­мәт ит­кән­нәр. Ан­нан соң бу оеш­ма­ны кыс­кар­та­лар һәм Ан­на Анд­ре­ев­на - рай­со­бес (пен­сия фон­ды) хез­мә­те­нә, ан­нан соң ра­йон сә­ла­мәт­лек сак­лау бү­ле­ге­нә кү­чә. Хез­мәт ста­жы­ның соң­гы 26 елын Ан­на Анд­ре­ев­на Яңа Чиш­мә РҮХ ре­гист­ра­ту­ра­сын­да эш­лә­гән. Бу аның хез­мәт юлы, ул мо­ңа бик ка­нә­гать.

    Ан­на Анд­ре­ев­на чын мә­хәб­бәт бе­лән кия­ү­гә чы­га. Аның ире Иван Ми­хай­ло­вич Ни­ко­нов кай­гыр­ту­чан һәм га­и­лә­се­нә ка­ра­та игъ­ти­бар­лы ке­ше бу­ла. 1945 ел­ның ап­ре­лен­дә Иванны Уд­мур­ти­я­гә хез­мәт­кә ча­кы­ра­лар, ан­да аның аяк­ла­ры авыр­та баш­лый, шун­нан аны Ка­зан­га кү­че­рә­ләр. Озак­ка ае­ры­лы­шып то­ру ир бе­лән ха­тын­ның мә­хәб­бә­тен сү­рел­дерә ал­мый, чөн­ки Җи­ңү елын­да июль аен­да ту­ган ул­ла­ры Ле­ня үсеп ки­лә. Мөм­кин­лек та­бып Иван бе­лән Ан­на оч­ра­шып то­ра­лар, 6 ел­дан соң га­и­лә бер­гә туп­ла­на, әки­ят­тә­ге­чә бик бә­хет­ле яши­ләр. Ни­ко­нов­лар­ның 1951 ел­ны кыз­ла­ры На­талья туа, өч ел­дан соң Во­ло­дя, та­гын дүрт ел­дан Ва­ле­ра дөнь­я­га ки­лә. Тик әки­ят озак­ка су­зыл­мый. Төп­чек­лә­ре ту­ып ике ел­лап ва­кыт үт­кәч, Иван Ми­хай­ло­вич­ның авы­руы баш кал­кы­та һәм аның бер ая­гын ки­сә­ләр, про­тез­лы ая­гы бе­лән ул та­гын 8 ел эш­ли, ан­нан икен­че ая­гын да ки­сә­ләр. Хас­та­ха­нә­дә опе­ра­ци­я­дән соң яны­на бар­ган көн­нә­рен ис­кә алып, Ан­на Анд­ре­ев­на: "И­рем­нең күз­лә­рен­дә шун­дый авыр­ту­ны бер­кай­чан күр­гә­нем юк иде", - ди. Алар бер-бер­се­нә ка­рап, элек­ке­ге тор­мыш­ла­ры­ның ин­де бер­кай­чан бул­ма­сын аң­лап елый­лар. Ан­на ире­нең ха­лә­тен яхшы аңлый: нервлары кыл ке­бек ки­е­рел­гән, ул үзе­нең көч­сез­ле­ге бе­лән ри­за­лашыр­га те­лә­ми. Шу­ңа да үзен ты­ныч­рак то­тар­га, ире­нең ка­нә­гать­сез­лек бе­лән әй­тел­гән сүз­лә­ре­нә ар­тык игъ­ти­бар ит­мәс­кә ты­ры­ша. Авы­ру ир­нең бө­тен ак­тив тор­мы­шы­на нок­та куя, яшь ча­гын­да ул ра­йон­ның ком­со­мол оеш­ма­сы сек­ре­та­ре, ан­нан озак ел­лар пар­ти­я­нең ра­йон ко­ми­те­тын­да инст­рук­тор бу­лып эш­ли. Эше күп көч та­ләп итә һәм ул аны жәл­лә­ми, га­и­лә­сен, йор­тын да оныт­мый. Үзе­нең тү­зем­ле­ле­ге, кай­гыр­туы, чик­сез иге­ле­ге бе­лән Ан­на Анд­ре­ев­на ирен ты­ныч­лан­ды­ру­га ире­шә. Алар Яр буе ура­мын­да­гы ир­кен йорт­та го­мер ки­че­рә­ләр, ире ба­лык то­ту бе­лән шө­гыль­лә­нә, те­лә­гән җи­ре­нә, ха­ты­ны бе­лән ба­ла­ла­ры үтен­гән җир­гә ма­ши­на бе­лән ба­ра. Яңа Чиш­мә­дә яңа мәк­тәп тө­зи баш­ла­гач, Ни­ко­нов­лар­га җир учас­то­гы өчен ике кат­лы йорт­та фа­тир тәкъ­дим итә­ләр. Алар ри­за­ла­ша­лар: олы­гай­гач мал-ту­ар ас­рау, бак­ча то­ту авыр­ла­ша ба­ра. Яңа фа­тир­да Иван Ми­хай­ло­вич ни­ба­ры бер ел яшәп ка­ла.

    Ан­на Анд­ре­ев­на фа­тир­да ял­гы­зы то­рып ка­ла (ба­ла­ла­ры үсеп, та­ра­лы­шып бе­тә­ләр), шу­лай да авыл­да ту­ган­на­ры, әй­бәт һәм туг­ры дус­ла­ры, элек­ке­ге хез­мәт­тәш­лә­ре, бик әй­бәт шәф­кать ту­та­шы Ми­ләү­шә, кай­гыр­ту­чан со­ци­аль хез­мәт­кәр Ве­ра бар, ба­ла­ла­ры да еш кай­тып йө­ри­ләр. Үзе­нең юби­лей кө­нен­дә ул һәм­мә­сен бәй­рәм өс­тә­ле яны­на җы­я­чак, ба­ла­ла­ры­на, 6 оны­гы­на ка­рап сө­е­нә­чәк. Үзе­нең акыл­лы ки­ңәш­лә­рен би­реп, уңыш­ла­ры­на сө­е­неп, ту­гыз онык­чы­гын сө­еп, ка­енсе­ңел­лә­ре, дус ха­тын­на­ры бе­лән үт­кән тор­мы­шын ис­кә тө­ше­рер, ту­ган­на­ры бе­лән яңа­лык­лар ту­рын­да ур­так­ла­шыр. Ә алар бар да аңа әле та­гын күп ел­лар кө­ләч йө­зе бе­лән сө­ен­де­реп яшә­вен те­ли­ләр.

    Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: