Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Керү юллары тоткарлыксыз булырга тиеш

    Яңа Чишмә районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге (ОНД) янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә янгын сүндерү техникасының җәмәгать, административ биналарына һәм торак йортлар янына тоткарлыксыз керүләрен тәэмин итү максатларында Яңа Чишмә районы һәм авыллары буенча рейдлар үткәрә.

    Рейдларның максаты - үзләренең автомашиналарын тукталышка дөрес куймаган автомобиль ияләрен ачыклау, чөнки алар янгын сүндерү техникасының җәмәгать, административ биналар һәм күп фатирлы торак йортлар янына керү юлларын каплыйлар. Тәртип бозу очраклары ачыкланганда1 мең сумнан башлап 150 мең сумга чаклы административ штраф салу сыйфатында административ җаваплылык тоту каралган һәм административ тәртип бозу турында (РФ КоАП-ның 20.4 маддәсе, 8 өлеше) беркетмә төзеләчәк.
    Андрей ШИШЛОВ,
    Яңа Чишмә районы буенча күзәтчелек
    эшчәнлеге бүлегендә сорау алучы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: