Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кешеләрнең ышанычын аклый

    Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы Вячеслав Михайлович Козловка 7 февральдә 60 яшь тула. Аның хезмәт эшчәнлегенә дә 38 ел, шушы дәвердә ул байтак кына җаваплы постларда эшләде, 18 ел буена Чистай һәм Яңа Чишмә районнары башлыгы вазыйфасын башкарды.

    Ул һәрвакыт үзенә һәм кул астында эшләүчеләргә таләпчәнлеге, эшкә сәләтлелеге, җитешсезлекләр белән килешмәүчәнлеге белән аерылып торды. Ул үзе кешеләрнең намуслы, әдәпле булуларын югары бәяли.
    В.М. Козлов 1956 елның 7 февралендә Яңа Чишмәдә гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә, гаиләдә өлкәннәрне ихтирам итәргә, хезмәт сөяргә өйрәнеп үсә.
    Урта мәктәпне тәмамлагач, 1973 елны документларын Подольскида очучылар хәзерли торган училищега тапшыра, шунда керергә хыяллана. Тик хыялы тормышка ашмый кала: авылга сәләтле белгечләр кирәк була һәм Вячеслав Козлов ХХ партсъезд исемендәге колхоз җитәкчеләре тәкъдиме белән Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә.
    Балачактан эшләп үскән, физик яктан чыныккан, сау -сәламәт егет укыган чакта ук классик көрәш белән шөгыльләнә башлый, Чистайда чемпион исеме яулап, Рәсәйдә авыл хуҗалыгы техникумнарында укучылар арасында узган чемпионатта көмеш призер була. Ул әле дә үзенең тренерларын, җыелма командадагы иптәшләрен сагынып искә ала.
    Техникумның өченче курсында укыган атлет гәүдәле спортчы егетне хезмәт итәргә алалар, ул хезмәтен Мурманск өлкәсендә диңгез пехотасында уза, аннан 1978 елның язында техникумда укуын тәмамлаган егет туган авылында ХХ партсъезд исемендәге колхозда техника буенча бригадир ярдәмчесе булып эшли башлый. 1982 елны ул шул ук колхозда колхоз рәисенең азык хәзерләү - җитештерү буенча урынбасары итеп сайлана.
    Вячеслав Михайловичның оештыру сәләтен, көч-куәтен район җитәкчеләре дә күреп ала һәм КПССның Яңа Чишмә район комитеты I секретаре Г.Х. Хафизов тәкъдиме белән ул 1985 елны районда иң ерак "Закамский" совхозына директор итеп билгеләнә. Хуҗалыкта коллектив һәм район җитәкчелеге булышлыгы белән ул артта калган шушы совхозны алдынгылар сафына чыгара. Эштән аерылмый гына В.М. Козлов читтән торып белем эсти, 1990 елны Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономнар хәзерләү факультетын тәмамлый.
    Район җитәкчеләре "Закамский" совхозындагы эшен югары бәяләп, 1990 елны аны Яңа Чишмә районы хакимият башлыгының беренче урынбасары итеп билгеләделәр. Аның турыдан-туры катнашында һәм җитәкчелегендә торак пунктларны газлаштыру буенча зур эш башкарылды (район республикада беренчеләрдән булып шушы эшне башкарып чыкты), социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары, юллар, торак төзелде. Табигый ки, 1998 елны район башлыгы постына кандидатура сайлаганда республика җитәкчеләре алдында бер нинди проблема булмады.
    2000 елның гыйнварына чаклы В.М. Козлов Яңа Чишмә районы хакимият башлыгы һәм халык депутатларының район Советы рәисе булып эшләде, ә ике елдан соң Татарстан Президенты Указы белән ул Чистай шәһәре һәм Чистай районы хакимият башлыгы итеп билгеләнде.
    Күрше район башлыгы булып 10 ел эшләү дәверендә Чистайда мөһим позитив үзгәрешләр була.
    2010 елның язында район башлыгы А.С. Губкин вакытсыз вафат булганнан соң безнең районны яңадан бай тормыш һәм һөнәри тәҗрибә туплаган В.М. Козлов җитәкли башлады. Алты ел эчендә Яңа Чишмә районында социаль өлкәне ныгыту, юллар, торак һәм башка объектлар төзү, авыл хуҗалыгы җитештерүендә нәтиҗәлелекне арттыру буенча байтак эшләр эшләнде. Райондагы барлык хезмәтләр, бигрәк тә халыкка хезмәт күрсәтүче хезмәтләр, тагы да җаваплырак һәм сыйфатлырак эшли башлады.
    Шушы еллар эчендә район үзәгендә "Олимп" УСЗ, "Жемчужина" бассейны, Акбүредә, Чертушта, Яңа Иванаевода яңа клублар, Черемухово Бистәсендә мәктәп, район үзәгендә балалар бакчасы, берничә ФАП, ветеринария пунктлары, район үзәгендә бик матур яңа ял паркы төзелде, ел саен социаль объектларны, торак йортларны, юлларны капиталь ремонтлауга дистә миллион сум акча сарыф ителә. Район авыл хуҗалыгы производствосындагы нәтиҗәләр дә яхшы.
    Яңа Чишмә районының соңгы 5 елда республика рейтингында 6-7 урыннарда булуында Вячеслав Козловның да өлеше бик зур.
    Вячеслав Козлов матур күрсәткечләр артыннан кумый, ә районда яшәүче һәр кешенең проблемасын хәл итәргә тырыша. Ул һәр кешене тыңлый һәм аннан уртак фикергә (нәтиҗәгә) килә белә. Районда эшсезләр саны сизелерлек кимеде, аларның күпчелеге үз эшләрен ачып җибәрде. Шәхси хуҗалыклар, крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары үсеш ала.
    Яңа Чишмәгә билгеләнгән беренче айларында ук Вячеслав Козлов туган авылына күчеп кайтып, йорт төзеде, хәзер шунда яраткан хатыны Галина Петровна белән яши. Алар инде 40 елга якын бергә, ике ул - Олег һәм Николайны тәрбияләп үстерделәр, алары исә өч онык бүләк иттеләр. Вячеслав Михайлович буш вакытларында (хәер ул бик аз) алар белән мәш килергә, уйнарга ярата.
    Вячеслав Козловның дәүләт алдындагы казанышлары югары бәяләнгән - ул ТР авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре, өч тапкыр Татарстан Дәүләт Советы депутаты булып сайланды, "Фидакарь хезмәт өчен", "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медальләре һәм башка бүләкләр белән бүләкләнгән.
    Вячеслав Михайлович вәгъдә иткәннәрне һәм әйтелгәннәрне конкрет эшләр белән ныгытырга, үз эшең, үз үрнәгеңдә кешеләрнең ышанычын акларга кирәк, дип әйтә. Ул нинди генә урында эшләмәсен, эшен әйбәт башкара.
    -Юбилеем алдыннан мин Яңа Чишмә һәм Чистай районнары халкына, җитәкчеләргә һәм белгечләргә аңлап эш итүләре һәм таяныч булганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә, -диде Вячеслав Козлов.-Мин шулай ук Яңа Чишмә районының элекке башлыклары А.Н. Казаковка, Г.Х. Хафизовка, В.П. Макаровка, Н.М. Владимировка, А.С. Губкинга да бик рәхмәтлемен. Мин алар белән эшләү бәхетен татый һәм зур тәҗрибә туплый алдым.
    В.М. Козловны юбилее белән котлыйбыз, ныклы исәнлек, гаилә иминлеге һәм район хакына эшләрендә уңышлар телибез.
    Азат МУСИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: