Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Киләчәккә – өмет белән

    30 ел элек, нәкъ шул көн­не - 1983 ел­ның 26 ап­ре­лен­дә РСФСР Юга­ры Со­ве­ты Пре­зи­диу­мы­ның Яңа Чиш­мә ра­йо­нын оеш­ты­ру ту­рын­да­гы Ука­зы чык­ты. Бү­ген без ра­йон­ның юби­лее кө­нен­дә Яңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы, ра­йон Со­ве­ты рә­и­се, ТР-ның ат­ка­зан­ган авыл ху­җа­лы­гы хез­мәт­кә­ре Вя­чес­лав Ми­хай­ло­вич Коз­лов бе­лән әң­гә­мә ко­ра­быз.

    В.М. Коз­лов Яңа Чиш­мә­дә ту­ып үс­кән - шу­шы авыл ке­ше­се, хез­мәт эш­чән­ле­ген ул ХХ партсъ­езд исе­мен­дә­ге кол­хоз­да бри­га­дир яр­дәм­че­се бу­лып баш­лый, ан­нан "За­камс­кий" сов­хо­зы ди­рек­то­ры, ра­йон баш­лы­гы урын­ба­са­ры бу­лып эш­ли. 1998 ел­дан 2000 ел­га чак­лы ра­йон­ны, соң­рак 10 ел дә­ва­мын­да Чис­тай ра­йо­нын һәм шә­һә­рен, 2010 ел­ның ап­ре­лен­нән бир­ле ка­бат үзе­нең ту­ган ра­йо­нын - Яңа Чиш­мә­не җи­тәк­ли.

    - Вя­чес­лав Ми­хай­ло­вич, 30 ел элек бул­ган хәл­ләр­гә - 1983 ел­га ки­ре кай­тыйк әле. Сез ул ча­гын­да рес­пуб­ли­ка­да эре ху­җа­лык са­нал­ган ХХ партсъ­езд исе­мен­дә­ге кол­хоз рә­и­се­нең урын­ба­са­ры бу­лып эш­ли иде­гез. - Яңа Чиш­мә ра­йо­нын оеш­ты­ру ту­рын­да­гы ка­рар­ны ни­чек ка­бул ит­те­гез?

    - Яңа Чиш­мә ра­йо­нын оеш­ты­ру ту­рын­да­гы хә­бәр­не без уңай ка­бул ит­тек, бу бик акыл­лы һәм дө­рес ка­рар иде. Бер ми­сал гы­на ки­те­рәм. 1959 ел­да ра­йон­да 28 мең­нән ар­тыг­рак ке­ше яшә­гән бул­са, 1983 ел­га ни­ба­ры 16 мең ке­ше то­рып кал­ды, ха­лык­ның яр­ты­сын ди­яр­лек югалт­тык, күп ке­нә то­рак пункт­лар юк­ка чык­ты. 1962 ел­да Хру­щев­ның ра­йон­нар­ны эре­лән­де­рү (бер­ләш­те­рү) сә­я­сә­те дө­рес бул­ма­ды, ул ча­гын­да без­не Чис­тай ра­йо­ны­на куш­ты­лар, ра­йон үзә­ген­дә­ге бар­лык уч­реж­де­ни­е­ләр һәм оеш­ма­лар ябыл­ды, күп­ләр Яңа Чиш­мә­не бө­тен­ләй­гә кал­ды­рып кит­те. Шу­шы ел­лар эчен­дә (1962-1983) Яңа Чиш­мә ра­йо­ны Чис­тай ра­йо­ны­ның ерак­та ур­наш­кан оны­тыл­ган бер тө­бә­ге­нә әве­рел­де, би­ре­дә бер нәр­сә - ни юл­лар, ни объ­ект­лар тө­зел­мә­де. Шу­лай итеп, бик дө­рес ка­рар ка­бул ител­де, без аны бөл­ген­лек­кә тө­шү­дән, рес­пуб­ли­ка кар­та­сын­нан юк­ка чы­гу­дан кот­ка­ру (сак­лап ка­лу) дип ка­бул ит­тек.

    - Шу­шы ел­лар эчен­дә Сез­гә ра­йон­да бе­рен­че 4 ке­ше (А.Н. Ка­за­ков, Г.Х. Ха­фи­зов, В.П. Ма­ка­ров, Н.М. Вла­ди­ми­ров) җи­тәк­лә­гән чор­да эш­ләр­гә ту­ры кил­де. Кай­сы бе­лән аң­ла­шып, җи­ңел­рәк эш­лә­де­гез, яки ки­ре­сен­чә?

    - Бе­рен­че­дән, шу­ны әй­тер идем, ра­йон­ны тор­гы­зыр­га алын­ган, эш­не баш­лап җи­бә­рү­че­ләр­гә: Ка­за­ков бе­лән Ха­фи­зов­ка эш­нең авы­ры төш­те. Буш җир­дә предп­ри­я­ти­е­ләр тө­зеп, оеш­ты­рыр­га, бар­лык ст­рук­ту­ра­лар­ны бул­ды­рыр­га ту­ры кил­де. Шу­лай да бер ягы уңай бул­ды, рес­пуб­ли­ка җи­тәк­че­ле­ге ра­йон­да һәр­да­им пла­нер­ка­лар үт­кә­реп тор­ды, ку­әт­ле тө­зе­леш һәм нефть чы­га­ру бер­ләш­мә­лә­ре эш­кә җә­леп ител­де, һәм­мә­сен КПСС-ның өл­кә ко­ми­те­ты кат­гый конт­роль­дә тот­ты.

    90 нчы ел­лар­да ра­йон­ны җи­тәк­ләү­че­ләр­гә җи­ңел­рәк бул­ды, ул ин­де оеш­кан, мак­сат­ка юнә­леш­ле эш алып ба­ры­ла иде, тик ак­ча бул­мау, үз­гәр­теп ко­ру ел­ла­ры үз кы­ен­лык­ла­рын ту­дыр­ды. Рес­пуб­ли­ка­да мак­сат­чан прог­рам­ма­лар (юл­лар, туз­ган то­рак һ.б.) эш­ли баш­ла­гач кы­на хәл­ләр бе­раз җи­ңе­ләй­де.

    Икен­че­дән, сез­нең со­рау­га җа­вап би­реп шу­ны әй­тер­гә те­лим, ра­йон­ның һәр җи­тәк­че­се проб­ле­ма­лар­ны үзен­чә күр­де, үзен­чә аң­ла­ды һәм хәл ит­те. Ка­за­ков бе­лән мин күп эш­лә­мә­дем, ә ме­нә Ха­фи­зов ва­кы­тын­да аның хә­ер-фа­ти­ха­сы бе­лән "За­камс­кий" сов­хо­зын җи­тәк­лә­дем. Ул үзе­нең ком­пе­тент­лы, кы­рыс бул­са да га­дел һәм та­ләп­чән бу­луы бе­лән хә­тер­дә кал­ды. Ул һәр эш­нең неч­кә­лек­лә­ре­нә тө­ше­нер­гә ты­рыш­ты, ра­йон­да һәр җир­гә үзе йөр­де. Та­гын шу­ны­сы ис­тә, бе­рәр җир­дә те­ге яки бу проб­ле­ма туа кал­са, бө­тен төр хез­мәт­ләр шун­да туп­ла­нып, ин­де ул проб­ле­ма­лар ра­йон масш­та­бын­да ук хәл ите­леп, ту­лы­сын­ча бе­те­ре­лә иде.

    В.П. Ма­ка­ров зур хә­реф­ләр бе­лән язар­лык тө­зү­че бу­ла­рак ис­тә кал­ды. Ул на­мус­лы, эш­лек­ле җи­тәк­че. Һәр объ­ект­ны йө­рә­ге, җа­ны-тә­не аша уз­дыр­ды. Мин ин­де ул ча­гын­да аның урын­ба­са­ры идем, тө­зе­леш ин­дуст­ри­я­сен­дә көй­лән­гән элем­тә­лә­ре ар­ка­сын­да ра­йон өчен күп эш эш­лән­де, шул исәп­тән то­рак пункт­лар­га газ үт­кә­рел­де.

    Н.М. Вла­ди­ми­ров тер­лек­че­лек­кә, шу­лай ук авыл­ла­ры­быз­ны тө­зек­лән­де­рү­гә һәм ямь­лән­де­рү­гә нык игъ­ти­бар ит­те.

    Ра­йон җи­тәк­че­лә­ре ту­рын­да сөй­лә­шә­без икән, 10 ел ра­йон­ны җи­тәк­лә­гән А.С. Губ­кин ту­рын­да да әйт­ми мөм­кин тү­гел. Шәх­сән үзем күр­ше ра­йон­ны җи­тәк­лә­сәм дә, Яңа Чиш­мә­дә­ге уңай үз­гә­реш­ләр­гә сө­е­неп яшә­дем. 10 ел эчен­дә со­ци­аль-мә­дә­ни-көн­кү­реш объ­ект­ла­рын тө­зү һәм үз­гәр­теп ко­ру, юл­лар­га ас­фальт тү­шәү, кыр­лар­ның һәм фер­ма­лар­ның про­дукт­лы­лы­гын арт­ты­ру бу­ен­ча бай­так эш эш­лән­де.

    - Вя­чес­лав Ми­хай­ло­вич, ме­нә өч ел ин­де Сез ка­бат үзе­без­нең ра­йон­ны җи­тәк­ли­сез, шу­шы ел­лар эчен­дә ни­ләр эш­лән­де һәм та­гын ни­ләр эш­ли­се кал­ды?

    - Күп нәр­сә эш­лән­де. То­рак тө­зе­ле­ше, күп­фа­тир­лы йорт­лар­га, мә­дә­ни­ят уч­реж­де­ни­е­лә­ре­нә, ба­ла­лар бак­ча­ла­ры­на, мәк­тәп­ләр­гә ка­пи­таль ре­монт үт­кә­рү бу­ен­ча зур кү­ләм­ле эш баш­ка­рыл­ды.

    Фе­де­раль һәм рес­пуб­ли­ка прог­рам­ма­ла­ры яр­дә­мен­дә су­гыш ве­те­ран­на­ры һәм алар­ның тол кал­ган ха­тын­на­ры өчен то­рак тө­зү, суүт­кәр­геч чел­тә­рен ре­монт­лау һәм тө­зү, юл­лар­га ас­фальт тү­шәү бу­ен­ча эш­ләр дә­вам ит­те­ре­лә. Ра­йон үзә­ген­дә га­җә­еп объ­ект­лар: "О­лимп" УСЗ һәм "Жем­чу­жи­на" йө­зү бас­сей­ны кал­кып чык­ты, бу эш­тә без­гә рес­пуб­ли­ка җи­тәк­че­лә­ре һәм нефть ком­па­ни­я­лә­ре нык бу­лыш­ты.

    Ми­не шу­ны­сы да сө­ен­де­рә, ха­лык­ның тор­мыш хә­ле ях­шы­ру бе­лән бер­рәт­тән дин дә тор­гы­зы­ла - бар­лык та­тар авыл­ла­рын­да мә­чет­ләр эш­ләп то­ра, ра­йон үзә­ген­дә, Ар­хан­гел Бис­тә­сен­дә чир­кәү тор­гы­зыл­ды, Пет­ро­па­вел Бис­тә­сен­дә яңа­сы тө­зел­де, баш­ка то­рак пункт­лар­да да гый­ба­дәт йорт­ла­ры бу­ла­чак.

    Ире­шел­гән­нәр бе­лән ге­нә тук­та­лып кал­мый­ча, без­гә бар­лык тар­мак­лар­да да җи­теш­те­рү­не арт­ты­рыр­га, биз­нес­ны үс­те­рер­гә, яңа эш урын­на­ры бул­ды­рыр­га, икъ­ти­сад­ның бар­лык тар­мак­ла­рын­да әй­бәт хез­мәт ха­кы алу­га ире­шер­гә һәм шу­ның бе­лән ра­йо­ны­быз ке­ше­лә­ре­нең тор­мыш хә­лен ях­шыр­тыр­га ки­рәк.

    Әң­гә­мә­без­не йом­гак­лап, Вя­чес­лав Ми­хай­ло­вич 30 ел дә­ва­мын­да ра­йон­ны тор­гы­зу­га кө­чен һәм энер­ги­я­сен кыз­ган­ма­ган һәр ке­ше­гә, ра­йон­га бә­я­ләп бе­тер­мәс­лек яр­дәм күр­сәт­кән рес­пуб­ли­ка­быз җи­тәк­че­лә­ре­нә, нефть ком­па­ни­я­лә­ре­нә рәх­мәт бел­дер­де һәм бар­лык яңа­чиш­мә­ле­ләр­гә нык­лы сә­ла­мәт­лек, имин, мул тор­мыш те­лә­де, бул­ган­ның ка­де­рен бе­леп, ки­лә­чәк­кә өмет бе­лән ка­рар­га ча­кыр­ды.

    Әң­гә­мә­не Азат

    МУ­СИН алып бар­ды

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: